16+

Иң зур кабакны кем үстергән?

Бакча патшасы кабакны халык елдан-ел якынырак итә бугай. Кабак дигән сүз чыккач, битараф калган бер кешене дә күргәнем юк әле.

Иң зур кабакны кем үстергән?

Бакча патшасы кабакны халык елдан-ел якынырак итә бугай. Кабак дигән сүз чыккач, битараф калган бер кешене дә күргәнем юк әле.

Һәркайсы канатланып китеп нәрсәдер сөйләргә, исбатларга тотына.

Х алыкның кызыксынуын күреп булса кирәк, быел «Казан ярминкәсе» дә иң зур кабакны билгеләде. Кем ишеткән, кем белгән - бар да кабакларын күтәреп бәйгегә килгән.

Беренче урынны Теләче районының Үзәк авылында Илмир Зәйнетдинов үстергән кабак алды. Авырлыгы 47 кг 800 грамм! Теләчелеләр бәйгегә бик җитди караганнар. Авыл хуҗалыгы идарәсе районда иң зур кабак үстерүчене эзләп тапкан, аннан соң Казанга күргәзмәгә җибәргән. Илмир үзе килә алмаган, идарәдән Ләйсән Хәкимуллинаны кабакны «озата» җибәргәннәр.

- Безнең районда кабак үстерүчеләр күп. Халык аны терлекләргә ашата. Ул итне сусыл, тәмле итә, савым сыерларда сөтне арттыра ди, - Ләйсән.

Икенче урынны 41кг авырлыктагы кабагы белән Казаннан Владимир Фетюхин алды. Казан тирәсендә җир исәпле булу сәбәпле, ул кабакны су тәпәнендә үстергән.

- Тәпән төбенә иң элек чыбык-чабык саласың, аннан соң черемә, өстенә өч еллык черемә. Бер төптән биш кабак булды, иң җиңел дигәненең авырлыгы 20 килограммнан артык. Иң мөһиме: кабак үсеп киткәндә, аңа дөрес юнәлеш бирү, күтәртмәләр ясау, - ди Владимир, кабак үстерү серләре белән уртаклашып.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading