Картлык шатлык түгел дию белән килешмим мин. Утырып уйлап карасаң, олыгаюның да үз өстенлекләре: биш кешегә бүлеп бирсәң дә, бетмәслек тормыш тәҗрибәң бар, иртән торып хөкүмәт эшенә чабасың юк. Пенсия китергәннәрен көтеп, оныклар белән әвәрә килеп, алар уңышы өчен сөенеп яшәр өчен менә дигән вакыт.
Ул яктан без бик бәхетле. Ирем Таһир белән ике ул гына үстергән идек, киленнәр бездән уңган булып чыкты: малайлар да, кызлар да алып кайтып, тиз генә әби-бабай иттеләр. Инде алар да үсте. Олы оныгыбыз Тимур Мәскәү студенты. Сеңлесе - унынчы сыйныфны тәмамлаган оныгым Алинә уку елының соңгы көннәрендә Әлмәтнең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге татар гимназиясендә үткәрелгән «Сөембикә - 2016» конкурсында катнашып кына калмады, җиңде дә. Моңа гаиләбез белән сөендек. Чөнки Алинәгә абыйсы Тимур һәм әти-әнисе белән өч ел чит илдә, Ливиядә яшәргә, шунда мәктәптә укырга туры килде. Әтисен эшкә җибәргәннәр иде. Кабат Татарстанга кайтканда, татарчалары «кухня дәрәҗәсе»ндә генә иде. Әти-әниләре кызларын Әлмәтнең данлыклы татар гимназиясенә биргәч, бу бала ничек укыр икән дип, бераз куркып та калдык. Ләкин оныгыбыз тырыш булып чыкты, сынатмады. Тугызынчы сыйныфның барлык имтиханнарын да, шул исәптән татар телен дә «5»легә бирде. Менә быел да җиңәргә яраткан оныгыбызга үзен күрсәтергә җай чыккан. Гимназияләрендә ел саен унынчы сыйныф кызлары арасында Сөембикә сылуны сайлыйлар икән. Быел бәйгедә биш кыз катнашкан.
Алинәбез җиңсен өчен барыбыз да тырыштык. Бәйгенең бер этабында кызлар гаилә ядкәре турында сөйләргә тиеш булганнар. Моны белгәч тә, ике дә уйлап тормый, оныгыма түрдә эленеп торган дисбене тоттырдым. Ул әниемнең кул җылысын сакламаса да, ирем аны әни үлгәч тезде, гаиләбез өчен бик кадерле ядкәр , гади дисбе генә түгел. Аны тезгәндә, ирем араларына әниемнең күзе төсендәге алкаларын да куеп калдырган иде. Хәзер ул дисбедән күзләрен тутырып әнием карап торадыр төсле тоела безгә. Менә шул дисбе оныгыма җиңү китерде дә инде. Югыйсә ярышка чыккан кызларның барысы да уңган да, талантлы да булган. Жюри әгъзаларының мәхәббәтен Алинә дисбе турында сөйләп яулаган. Ул орлыклары дисбе итеп тезелә торган хөрмә җимешләренең ничек үсүен күргәнен дә сөйләгән. Төньяк Африкада яшәгәндә шул агач төбендә төшкән фоторәсемнәрен дә күрсәткән.
Кызганыч, без оныгыбызның ярышканын күрә алмадык, башка шәһәрдә яшибез. Ул матур бәйрәмне фотодан гына карасак та, күңелләребез булды. Балаларны шулай кечкенәдән милли җанлы итеп үстерергә, буыннар бәйләнешен ныгытырга ярдәм итүче мондый ярышлар оештыручы бу гимназиягә гаиләбез исеменнән бик зур рәхмәт җиткерәсебез килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар