Минем бу кадәр үз-үзен карамый торган хатынны күргәнем булмады. Эштән кайтсам, төймәләре коелып беткән халат, тузган баш, кырыс караш белән очрашам.
Һаман нидәндер канәгать булмаган чырай, балага җикеренү, миңа кычкыру. Кунакка җыена башласак – үзен рәткә китереп бетерә алмый интегә.
Әйе, яңа күлмәкләр, туфлиләр генә алып торырга акча да җитми. Ләкин булганын да рәтле итеп, матур итеп кия белми бит ул (өйләнешкәнче матур гына киенеп йөри сыман тоела иде ул миңа).
Күршедәге аның кебек үк яшь хатыннарны да күрәм. Гаиләләре белән дә таныш, безнең кебек үк тормышта яшиләр. Ләкин чәч җыелган, нәни бала белән өйдә утырсалар да, тырнаклар ясалган, курчак кебек киенеп йөриләр. Күзләрендә бәхетле елмаю, нурлар уйный.
Мин эчкече дә, азгын да ир түгел, йөзгә-биткә чибәр. Авыру түгелмен. Эшләгәнем, бар булганым – гаилә өчен. Ләкин көндәлек кычкырыш, әшәке күлмәкләр, хатынның тузган чәчләреннән туйдым. Җенси тормышта да – ул боздай салкын, мине иркәләү-назлауны әйтмим инде. Мин аны уятырга теләп нәрсә генә эшләмәдем – юк. Бу хакта сүз кузгатсам – үпкәләү, кимсетү, әллә ниләр ишетәм.
Горурлыгы булган, сәламәт ир нишләргә тиеш соң, сезнеңчә?
Нәкъ үзем теләгән, үзем хыялланган хатынга юлыктым. Хатын-кыз үзен яратса, горурлыгы, дәрәҗәсе булса, үзен гел күзәтеп, карап торырга тиештер дип беләм. Мин йокыдан торганда инде ул чәчләрен ясап, бизәнеп, юынып, матур халатка төренеп чәй ясап йөри. «Хәерле иртә!» дип бүлмәгә балкып кергәндә, ничек кәефең күтәрелмәсен, яшисең килмәсен, яратасың килмәсен икән! Ә эштән тәмле аш кына түгел, хушбуй исләре аңкыган кечкенә бүлмәгә очып кайтам. Мине анда Кояшым көтә. Аңарда да кыйммәтле туннар, фәлән йөз мең сумлык күлмәкләр юк. Ләкин киенә белә бит. Мине дә карап, төзәтеп кенә тора. Йокларга ятканда мин аннан күземне ала алмыйм. Челтәрле, нәфис, юка эчке киемнән генә күрәм мин аны. Аның йомшак кулларының җылысын тоям һәм бер вакытта да хатынымнан ишетмәгән «кадерлем» дигән иркәләү сүзләре ишетәм. Үз хатынымның кул җылысын да тоймадым. Әйе, гел җыела торган бала керләре, аш пешерү, идән юу – кулны шулай итә. Ярдәм итәр идең, диярсең? Ә беләсегез килсә, беренче вакытта, хатыныма авырлык китермим дип, үз керләремне үзем юа идем. Ә Кояшымның да нәкъ шул мәшәкать, аның да баласы бар – ләкин куллар йомшак. Ул үзен саклый, ял көннәрендә ниләр генә эшләтми ул үз-үзен! Ә мин хуплыйм, үзе өчен генә түгел, минем өчен дә тырыша бит ул.
Бәхетем гел түгәрәк дияр идем, улымны-бәләкәчемне сагындым. Күрешкәндә кысып-кысып кочаклыйм да күз яшьләремне тыя алмыйм... Ләкин улымны да, мине дә ярата белмәүче хатын янына кире кайта алмыйм.
Шуңа күрә, гүзәл хатын-кызлар, ирегез алдында итәкләрегезне җыебрак йөрсәгез, ягымлы һәм чибәр булсагыз, без сезне кулда гына күтәреп йөртер идек. Үзегездән, берүк, биздермәгез!
Х. Ренат.
Казан. 19 июнь, 1991 ел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Бу хатынга биргэн акчанны бирсэн,бэлки уз хатыннында узен карап йорер иде.может гаеп синдэ дэ бардыр...торып кара эле,икенчесе акча сорый башласа ясанырга киенергэ,беренчесен сагынып куярсын...
0
0