16+

Каенанаң тудырган малайны ялгыз тәрбияләүдән дә авыры юк

Ходай кешеләрне генә түгел, ә аларның иң кирәкле әгъзаларын да парлы итеп яралткан. Ике кул, ике аяк, ике күз, ике ияк... * * * Ниндидер эшкә кулыгыз җитми икән, монда кулыгыз гаепле түгел. Эш гаепле. * * * Мәхәббәт исбатлауга лаек түгел, чөнки ул мантыйкның ни икәнен белми. * *...

Ходай кешеләрне генә түгел, ә аларның иң кирәкле әгъзаларын да парлы итеп яралткан. Ике кул, ике аяк, ике күз, ике ияк...
* * *
Ниндидер эшкә кулыгыз җитми икән, монда кулыгыз гаепле түгел. Эш гаепле.
* * *
Мәхәббәт исбатлауга лаек түгел, чөнки ул мантыйкның ни икәнен белми.
* * *
Таң кояшының ал нурларында кичтән корган ал хыялларны табып булмады.
* * *
Комсыз черки форточканы ябып керә.
* * *
Начар кешеләр булмый. Кирәгеннән артык якын җибәрелгән кешеләр генә була.
* * *
Галимнәр ачыклавынча, витаминнарга иң бай нәрсә булып аптека исәп­ләнә.
* * *
Депутатлар килә дә китә, ә вәгъдәләр - кала.
* * *
Ирләрнең барысы да бер тырма. Сап­лары гына төрлечә.
* * *
Каенанаң тудырган малайны ялгыз тәрбияләүдән дә авыры юк.
* * *
Ул нибары димче генә бит, шуңа очын- очка ялгап кына көн күрә.
* * *
Әй, ходаем, ил башлыкларына акыл бир. Һәм аны куллану белешмәсен дә онытма.

* * *
Бер эш тә үзеннән үзе эшләнми. Әмма аш та үзен үзе ашый алмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading