16+

Карактан калса да, уттан калмый: янгын берьюлы 6 кешенең гомерен өзде

9 гыйнвар көнне Лениногорск районының Иске Куак авылында булган фаҗига күпләрне тетрәндерде. Йортта янгын чыгып, биш бала һәм аларның әнисе якты дөнья белән хушлашты. Әтиләре исә авыр хәлдә хастаханәгә озатылды. 75 процент тәне пешкән ир-ат хәзер республика клиник хастаханәсендә дәвалана.

Күршеләре әйтүенчә, гаиләдә алты бала булган. Иң олысына ун яшь, кечкенәсенә алты ай гына. Әниләре төпчек баласы белән декрет ялында утырган. Әтиләре шофер булып эшләгән. Гаилә башлыклары салырга яратсалар да, дәваланганнан соң, әни кешенең авызына хәмер алганы булмаган. Ә менә әтиләре фаҗига булган көнне дә исерек булган, диләр. Йортка утын яга торган булганнар, бүлмәләрне җылыту өчен үзләре ясаган электр миче дә кулланганнар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин әйтүенчә, янгын чыккан төндә балаларның берсе кунакта булган, шуңа ул исән калган. Хәзер йорт җимерекләрен сүтәләр, янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Әлеге вакыйгага карата Россия Президенты каршындагы балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов та фикерен белдергән. "Кабат алкоголь, гамьсезлек, ваемсызлык... Нигезсез, рәхимсез, куркыныч", - дип язган ул "Инстаграм" челтәрендә. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин исә республиканың һәр шәһәр һәм авылында янгынны кисәтүгә ютәлтелгән эш алып барырга кушкан. Моның белән шөгыльләнүче махсус төркемнәр булдырылачак. Алар 25 гыйнварга кадәр күпбалалы гаиләләргә, үзләре генә яшәүче әби-бабайларга янгын куркынычсызлыгы хакында аңлату эшләре алып барачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading