Картлык кемгә шатлык, дигән сүз белән килешми мөмкин түгел дә кебек анысы.
Әмма йөзләре бәхетле балкыган әби-бабайларны да бик еш очратырга була. Һәм бәйрәмдә генә түгел, һәр көнне. Шәһәр урамында оныгын җитәкләп килүче дәү әни яки дәү әтиләргә генә карагыз - алардан да бәхетлерәк кеше юктыр бу дөньяда!
Үзләренең кечкенәләрен балалар бакчасына яисә мәктәпкә озатып һәм шуннан каршы алучы өлкәннәрне һәр йортта, һәр баскычта туры китерергә була. Менә безнең баскычта яшәүче Раилә ханымны гына алыйк. Ул көн дә оныкларын: беренче сыйныфта укучы Алинәне - мәктәптән, өч яшьлек Самирны балалар бакчасыннан алып кайта. Исемнәрен каян беләбезме? Белми, әбиләре сөйләп кенә тора ич сөйгән нарасыйлары турында. Ишек төбендәге эскәмияләрдә вакыт уздырырга яраткан карчык-корчыклар бигрәк тә еш ишетә яңалыкларны. Раилә ханым кайткан чагында аеруча ишле җыелалар алар. Ә күршебез шатланып уртаклаша оныклары китереп чыгарган кызыклы хәлләр белән. Аны тыңлап торсаң, үзе бер тамаша...
...Алинә рәсем ясарга бик һәвәс. Әбисе, өйрәнә торсын дип, төсле каләмнәр һәм ак кәгазьләр әзерләп куя аңа. Бүген кайтканда шәһәр бакчасы аша узганнар иде, «әби, бүген мин сиңа урман рәсеме ясармын», - дип әйтте. Әмма ашап-эчкәч, энесе белән уенга бирелеп киттеләр. Әтисе килер вакыт җиткәндә генә утыра алды. Гади карандаш белән генә әллә нинди чытырманлыклар ясады да: «булды, әби», - дип урыныннан торды. Әбисе аптырап: «Урманда яшел яфраклы агачлар үсә, ә монда, кызым, бер яфрак та юк ич!» - дигән иде дә, Алинә: «И әби, бу бит кышкы урман, ә кышын агачта яфраклар үсми инде!» - дип җавап бирде...
...Самир кыю егет. Менә ул дачадагы ком өемендә уйный. Юл төзи ул. Комны үзбушаткыч машинасына төяп яңа юлга ташый. Машинасы артыннан шуыша-шуыша, үзе дә комга буялып бетә, әлбәттә. Малай техниканы бик ярата, мавыгып уйный уенчыклары белән. Әмма вакыт уза һәм аны әнисе мунчага юынырга чакыра. Их, аерыласы килми Самирның төзелештән. Мунча кергәч, комлыкта уйнарга ярамаячагын да белә ул. Шуңа күрә машиналарын җыеп куярга ашыкмый. Инде әтисе дә: «Мин сиңа, улым, кечкенә себерке ясадым, менә кара, үзең чабынырсың!» - дип кызыктырып карый. Барыбер кузгалырга уйламый малай. Шунда аңа әбисе: «Ә син улым, чабынудан куркасыңмы әллә?» - ди. «Юу-ук. Курыкмыйм мин!» - дип, шундук урыныннан тора кыю Самир.
...Алинә быел беренче сыйныфта укый башлады. Кайткач, өй эшләрен эшләп ала. Бүген менә матур язудан хәрефләр язарга утырды. Язасы шактый, һәр хәрефне берәр бит тутырып тезәсе икән. Мин дә язам, дип, Самир да аңа иярде. Кече оныгына ручка һәм аерым кәгазь бирде әбисе. Малай тырышып-тырышып сызгаларга да кереште, тик күршесенекенә бер дә ошамый шул язуы. Ә беренче сыйныф шәкерте башын кыек салган да тезә хәрефләрне... Самир карап-карап тора да, түземсезләнеп, «Миңа да бир!» - дип ябышты апасының ручка тоткан кулына. «Минем кулга тимә, бозасың бит! Әнә үзеңнең ручкаң бар, яз шуның белән!» - дип кисәтте апасы һәм эшен дәвам итте.
Самир тагын ручка алып сызгалап карады, әмма чыкмый инде хәрефләр. Күрәсең, апасы ниндидер тылсымлы ручка белән яза. Тик, ничек кенә сораса да, бирми ул аны энесенә. Шунда көтелмәгән хәл булды. Самир «тылсымлы» ручканы башыннан тешләп алды да апасының кулыннан суырып та чыгарды. Алинә дә, әбисе дә бу хәлгә шаккатып калдылар һәм көлеп җибәрделәр. Ничек шелтәлисең инде тапкыр егетне!
Фотода: Самир әбисенә һәр эштә ярдәм итәргә тырыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар