16+

Казанда яңа төр хезмәт: пешерү өчен кирәкле әйберләрне сатып алып, үлчәп, әзерләү буенча күрсәтмәсен язып, өеңә китереп бирәләр

Шул мин уйлаган көндәлек ризыклармы икән инде ул, дигән идем, бөтенләй башка нәрсә булып чыкты. Әлеге сервис белән идарә итүче Екатерина Пепеляева 2014 елдан бирле эшләүләрен әйтә. Ашарга нәрсә пешерим, кибеттән нәрсә алыйм икән дип йөрергә кирәкми, сиңа продуктлар тутырылган кәрҗин китерәләр.

Казанда яңа төр хезмәт: пешерү өчен кирәкле әйберләрне сатып алып, үлчәп, әзерләү буенча күрсәтмәсен язып, өеңә китереп бирәләр

Шул мин уйлаган көндәлек ризыклармы икән инде ул, дигән идем, бөтенләй башка нәрсә булып чыкты. Әлеге сервис белән идарә итүче Екатерина Пепеляева 2014 елдан бирле эшләүләрен әйтә. Ашарга нәрсә пешерим, кибеттән нәрсә алыйм икән дип йөрергә кирәкми, сиңа продуктлар тутырылган кәрҗин китерәләр.

- Шеф-повар бер атналык меню төзеп куя. Аны социаль челтәрләргә, сайтыбызга эләбез. Ризыкны пешерү өчен нәрсәләр кирәк - барысы да граммлап киселә, ничек пешерергә кирәклеге язылган кәгазь куела. Рецептны фото белән куябыз, аны пешерүнең һәр этабы адымлап язылган. Сезгә фәкать аларны юып пешерергә генә куясы. Ризык ярты сәгатьтә әзерләнә, пешерү өчен катлаулы да түгел, - ди ул. - Шуның белән без гипермаркетларны, кафе-рестораннарны алыштырабыз.

Екатеринаның сүзлә­ренчә, казанлылар әллә нинди экзотик ризыклар яратмый.
- Гади продуктлардан, үзенчәлекле соуслар, тәмләткечләр кулланып, тәмле ризык килеп чыга. Бер генә көнлек кичке ашка да, атна буена бишкә дә заказ биреп була. Классик меню буенча ике кешегә биш көнлек кичке аш - 2900 сум. Өч кичке аш - 2100 сум. Гап-гади ашка гына да продуктлар сорап алып була. Дүрт кешелек аш, әйтик, миндаль чикләвеге белән тавык итеннән аш - 400 сум, - ди әңгәмәдәшем.

«Заказларыгыз бармы соң?» дигән сорауга, клиент базасында ике мең кешебез бар, дип җавап кайтарды. Продукт кәрҗинен яшь әниләр сората икән. Клиентларның 5-7 проценты гына ирләр, алары да бәйрәм көннәрендә генә заказ бирә, ди.
Екатерина әйтүенчә, соңгы вакытта халык өйдә туклануга өстенлек бирә башлаган. Бәяләрнең артуы нәтиҗәсендә кафе, рестораннарга йөрүчеләрнең саны кимеде, ди ул.

Шушы ук сүзләрне «Рәйхан» кафесы идарәчесе Регина да кабатлый.
- Узган ел белән чагыштырганда, клиентларның саны утыз процентка кимеде, бу бер бездә генә түгел, - ди.

Хәзер күп кенә кафелар өйгә ризык илтү сервисы белән махсус шөгыльләнә, әйтүләренчә, ул 40 процентка кадәр керем китерә ала. Шуның өстенә, әллә ни күп чыгым да сорамый. Регина әйтүенчә, халык күбесенчә суши, роллы, пиццага заказ бирә. Өйгә заказ бирү, кафеда туклануга караганда, күпкә арзангарак чыга, ди ул.

Сүз уңаеннан, узган елны Synovate Comcon үткәргән тикшеренүләрдән күренгәнчә, 2014 ел белән чагыштырганда, рестораннарның популярлыгы 2 процентка кимегән. Шул ук вакытта фастфудларга сорау, киресенчә, 2-3 процентка арткан. Бер миллион халкы булган шәһәрләрнең 27 процент халкы фастфуд белән туклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading