Көзге салкыннар җитү белән, тычкан, күселәр аеруча активлаша. Моңа кадәр урман, болын-кырларда үлән арасында качып яткан урыннарын калдырып, акрынлап хуҗалыкка - ашлык саклана торган келәтләр, абзарлар, базлар тирәсенә елыша, аннан да яманрагы, каралты-кура тирәсеннән йортка ук үтеп керергә тырыша башлыйлар.
Ә кырда исә салам эскертләре - кимерүчеләргә көз-кыш чыгар өчен менә дигән урын.
Кечкенә җанварларның зур зыяннары
Кечкенә дә төш кенә булсалар да, гаҗәп дәрәҗәдә зыян салырга сәләтле әлеге кимерүчеләр. Кар катламы калын булган елларда уҗым чәчүлегендәге кыр тычканнары кар астында хәрәкәт итеп, яфракларны, сусыл сабакларны, тамырларны кимерә. Кыр тычканы тәүлегенә үз авырлыгының 100-350 проценты күләмендә сусыл үлән ашый, ә бер гектарда 100 кимерүче уңышның 50 процентын юкка чыгарырга мөмкин. Моның нәтиҗәсен язын күзәтергә мөмкин. Зыян килгән үсемлекләр, сәламәтләреннән аермалы буларак, начар үсә һәм уңышны да аз бирә.
Хуҗалыкка килеп ияләшкән киекләрдән дә кеше бик зур зыян күрә. Алар ризыкларны кимерә, терлек азыгы саклана торган келәт-амбарларга кереп, капчыкларны тишкәләп, ашлыкка зыян сала, яшелчә, җиләк-җимешләрне кимереп, аларның тиз бозылуына китерә. Әле тагын шунысы да бар, тычкан-күселәр оялаган фуражны маллар да начар ашый.
Кимерүчеләрнең зыяны моның белән генә бетми. Алар әле һәртөрле авыруларны таратучылар буларак та билгеле. Мәсәлән, тычкан бизгәге, чума, себер язвасы, корсак тифы, паратиф, энцефалит, котыру чире, туберкулез һәм башка авырулар - әнә шундыйлардан. Авыруны «уятучы» кеше организмына азык-төлек, тәндәге җәрәхәт, тырналган урын, ашлык яки онны тартканнан, печәннән күтәрелгән тузан аша эләгергә сәләтле.
Тычкан-күселәрнең шулай күпләп артуының сәбәпләренә килсәк, бу күпьеллык үсемлекләрнең, авыл хуҗалыгы өлкәсендә орлыкларның тиешле дәрәҗәдә эшкәртелмәве нәтиҗәсе, ди белгечләр. Шулай ук ташландык хәлдә булган бакчалар да кимерүчеләр үрчер өчен менә дигән урын.
Кимерүчеләргә каршы ничек көрәшергә?
Шушы сорау белән без Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан буенча филиалының технолог аналитика лабораториясе җитәкчесе урынбасары Айгөл Габдрахмановага мөрәҗәгать иттек.
- Хәзер кимерүчеләргә каршы агу табу кыен түгел, - ди ул. - Көрәш чаралары арасында төрле химик препаратлар кулланыла. Әмма алар көтелгән нәтиҗәләр бирми. Алай гына да түгел, алар әле кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә, кошларга да зыян салырга мөмкин.
Республикада 50 елдан артык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тычканнарга каршы биологик химик чара «Бактороденцид» җитештерелә. Хәзерге вакытта тагын бер препарат - «Денисюк»ны шәхси хуҗалыкларда да файдаланырга мөмкин. Аның нигезендә Salmonella enteritidis var.Issatchenko бактериясе бар. Препарат әлеге бактерия белән агуланган орлыкны ашаганнан соң биш-җиде көн узгач тәэсир итә башлый һәм тычкан тугызынчы-ундүртенче көнгә үлә. Шунысы да мөһим: «Бактороденцид» һәм «Денисюк» кешеләр, җылы канлы хайваннар, балыклар өчен агулы түгел. Шулай ук аның үсемлекләргә, аларның тамырларына, һавага һәм җыелган суларга да зыяны юк. Шунлыктан бу препаратларны терлек абзарларында, көтүлекләрдә, складларда һәм парникларда да файдаланырга була.
- Айгөл ханым, ә бу препаратны кайсы вакытта куллану аеруча нәтиҗәле булачак соң?
- Шәхси хуҗалыкларда әлеге тычкан агуын кимерүчеләр зыян сала башлаган вакытта ук бирергә кирәк. Ә менә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә җанварлар белән көрәшү өчен иң кулай вакыт - көзге-кышкы һәм иртә язгы чор. Димәк, хәзерге вакытта кимерүчеләрне агулау буенча эшләр алып барылырга тиеш инде. Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан буенча филиалында чыгарылган биологик родентицидлар (кимерүчеләргә каршы көрәшә торган химик чара) республика районнарында бик яхшы файдаланыла. Менделеевск, Кама Тамагы, Югары Ослан, Чүпрәле районнарында яшәүче халык каралты-кураларында Денисюк препаратын күптән куллана инде.
Кимерүчеләрдән саклануның халык ысулы
Иске итек яки йон оекбаш кисәген тасмаларга турарга, бензин сибеп, ут төртергә. Бераз янгач, сүндерергә. Корымланган йон кисәген кимерүчеләр йөрергә мөмкин булган урыннарга куярга. Көек исен яратмаганга, алар бу урыннан качарга тырышачак.
Көйгән тасманы агач ботагына элеп, кәүсәсенә бәйләп куя аласыз. Ул кышын агачны кимерүчеләр һөҗүменнән саклый.
Суыклар башланганчы, җиргә 45 градус авышлык белән пыяла шешә күмегез. Аның авызына көнбагыш мае сөртегез. Тычканнар шешәгә керәчәк һәм кире чыга алмаячак. 2-3 көн саен шешәне тикшереп торырга кирәк булачак.
Җиләк-җимеш агачлары тирәсенә сарык тизәгенең яңарагын сипсәгез, бу тирәдән тычкан качар.
Тигәнәк ташлаган урыннарда тычканнар йөрми.
Тычкан-күселәр турында кызыклы фактлар
Бер тычкан елына 2-12 кило бөртек ашый.
Күселәр белән тычканнар якындагы әйберләрне генә әйбәт күрә. Шуңа күрә алар ояларыннан ерак китмәскә тырышалар.
Тычканнар бик үрчемле. Ана тычкан елга 3-6 тапкыр бәбиләп, өч-ун бала китерә ала.
Ана тычкан җенси яктан инде 1,5-3 айда ук җитлегә.
Тычканнар белән бик күп кыргый хайваннар тукланганга күрә, кыргый табигатьтә аларның гомер озынлыгы 6-9 ай гына. Ә иректә алар 4-5 елга кадәр яши ала.
Филләр тычканнардан курка, дигән фикер бар. Әмма тикшеренүләр филләрнең тычканнарга берничек тә игътибар итмәүләрен күрсәткән.
Химиядагы, биологиядәге һәм медицинадагы тәҗрибәләрнең 80 проценттан артыграгы тычканнарда һәм күселәрдә үткәрелгән. Лабораториядәге тычканнарга, фән алдындагы казанышлары өчен, Новосибирскта һәйкәл дә куелган.
Җир йөзендәге иң кечкенә тычканның гәүдә озынлыгы (койрыктан башка) - 5-7 см ны, ә авырлыгы 7-10 граммны тәшкил итә. Шунысы кызыклы, әлеге токымдагы яңа туган тычкан бер граммнан да җиңелрәк була.
Тычканнар сыр ярата, дибез. Әмма тикшеренүләрдән күренгәнчә, алар баллы ризыкны ныграк үз итә.
Гадәти йорт тычканының ишетү сәләте кешенекеннән биш тапкырга яхшырак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар