16+

Кукмара дәвачысы Шамил: "Яман шеш авыруы күбәйде дибез, аның туксан проценты – бозымнан"

Кукмара районының Күкшел авылында яшәүче Шамил абыйда дәвалау сәләте күптән түгел генә ачылган.

Кукмара дәвачысы Шамил: "Яман шеш авыруы күбәйде дибез, аның туксан проценты – бозымнан"

Кукмара районының Күкшел авылында яшәүче Шамил абыйда дәвалау сәләте күптән түгел генә ачылган.

Шаман
- Моннан өч ел элек кенә дәвалый башласам да, кешеләргә ярдәм итә алуым турында ничектер сизенә идем. Бала вакытта үзем дә белештермәстән әйткәннәрем дөрес туры килеп барды. Төшемдә күргәннәрем дә чынга аша иде. Урамдагы малайлар шуннан соң миңа Шаман дигән кушамат та такты. Яшь вакытта бер кешегә улы белән нәрсә буласын алдан күреп әйткән идем, ул чынга туры килгәч, бәхетсезлекләрендә мине гаепләде. Шуннан бирле, күрсәм дә әйтмим, - дип сөйли ул.

Күрү дигәннән, Шамил абыйның күзләре начар күрә. Әлеге авыруы нәселләрендә бар икән. Дәвалау сәләте исә әбисеннән килә. Ул кешеләрне өшкереп дәвалаган, төш юраган. Шамил абый тугач та, күзләренә озак кына карап торгач, «бу - безнеке» дигән.

- Әби, туганда ук сөннәтле булып тудың, ди иде. Мине ул үзе карап үстергән. Дәвалау сәләтемнең ачылачагын әниемә әйткән булган, аның турында минем үземә 42 яшь тулгач кына әйтергә кушкан. 43 яшемдә сәламәтлегем начарланды, өч атна буе кан басымым югары торды, бернинди дә дару булышмады. Акрынлап хәл кереп китте, бармак башларында ниндидер энергия барлыкка килде. Шуннан дәвалый башладым. Мамадышта яшәгән вакытта, кан басымым күтәрелде, даруыгыз юкмы дип, күрше әби керде. Аны утырттым да массаж ясадым. Әби хәлем аруланды дип чыгып китте. Шуннан соң ярдәм сорап кешеләр килә башлады.

- Сез массаж ясарга махсус укымагансыз да, аны ничек ясыйсын кайдан беләсез соң? - дигән соравыма, ул:

- Үзем дә аңлата алмыйм, куллар массаж ясарга кирәкле нокталарны үзләре тоя. Кулың тиюгә, рәхәт булып китә, диләр. Дәвалаган вакытта мин әле көйләп тә җибәрәм. Анысын да аңлата алмыйм, үзеннән-үзе көйләтә, - дип җавап бирде.

«Бозым-сихер күп»
Шамил абый бөтен авырулардан да диярлек булыша. Астмадан җәфаланучылар, ашказаны авыртканнар, кан басымы югары булганнар, аяклары йөрмәүчеләр дә килә аңарга.
- Күтәреп алып керәләр, үз аяклары белән чыгып китәләр. Актаныштан ике таяк белән генә йөри алган бер апа килде. Сызлавын гына булса да бас әле дигән иде, массаждан соң таяксыз чыгып та китте.

- Бозымнардан, сихерләрдән дәвалыйм, дисез. Андыйлар да күпме, Шамил абый?
- Бик күп. Яман шеш авыруы күбәйде дибез, аның туксан проценты - бозымнан. Өй, мирас өчен тарткалашалар, ир бүлешә алмыйлар, туганнар үзара бозылышып бетә, сихергә кадәр барып җитәләр. Кеше авырый, сәбәбен белмиләр, ул тора-бара шешкә әйләнә. Бозым куелган кешеләрне тиз күрәм мин. Алар белән сөйләшергә тотынгач та, коса, елый, йөткерә, әллә нинди тавышлар чыгарып шыңшый башлыйлар. Бер авылга чакыр­дылар. Авылга җитәргә ун чакрым калгач, бозык китерми башлады. Машинаны каршы як полосага чыгара, чак кына күпердән очып төшмәдек, машина йөртүче, башым әйләнә, бара алмыйм, ди. Авылга шалтыратып, икенче машина китерттек. Бер хатын эченә үлгән иренең өрәге кереп утырган булып чыкты, шул китертмәгән безне.

Яңарак кына бер кызны алып килделәр. Яшисем килми, асылынам, дип әйтә ди. Моны күршедәге бер егет яратып йөргән булган. Җавапсыз мәхәббәттән егет асылынып үлгән. Әнисе малаен юган үлек суын кызга эчерткән. Шуннан соң кыз эчендә өрәк яши башлаган. Өрәкне сөйләштерә башладым. Ире, әти-­әнисе белән килгән иде кыз. Алар да тыңлап утырды. Өрәк булып кыз үзе сөйли. Аның үз тавышы нечкә, өрәк сөйләгәндә, тавышы калыная. Мин аны асып үтерәм, ди. Гаиләсе, ире, баласы, бар бит дим. Калын тавыш белән көлеп, мин баласын да үтерәм, берсен үтердем инде, ди. Кызның авыры төшкән булган икән. Мин кызны яратам, үзем белән алып китәм, ди. Өрәкне кызның эченнән чыгаргач та янында бөтерелеп йөрде. Әле берәр ел аптыратып йөрия­чәк ул аны. Кыз хәзер уңайланды инде.

Бер кызны апасы алып килгән иде. Бездән киткәч, сеңлесе косасым килә дип, машинаны туктатырга кушкан. Посадкага туктаганнар. Косып та җибәргән, тып-тын посадкада кабан көтүе йөгереп үткән, самолет очып киткән тавышлар ишетелгән. Җеннәре чыккан икән. Боларның бөтенесен язып барсаң, блокбастерың читтә торсын, - ди Шамил абый.

«Кашпировский диләр мине»
Шамил абый тумышы белән Лаеш районыннан, хатыны Валя белән кавышканнан соң, Мамадышта яшәп алганнар. Моннан ике ай элек кенә Кукмарага күченгәннәр. Яшәрлеге калмаган бер ирне аякка бастырган ул. Шуннан дуслашып киткәннәр. Авылга кайтып яшисем килә дигәч, әлеге ир аларны үз якларына - Кукмарага чакыра. Монда йорт сатып алып яши башлыйлар.
Дәвачы турында бер газетага язып чыккан булганнар.

- Шуннан бирле телефонның тынганы юк. Газетаны укыган кешеләр шалтырата да, берсе, язмагызны укыгач та баш авыр­туым бетте, ди, икенчесе, укый башлагач та коса башладым, ди. Сез Кашпировскиймы әллә, диләр. Газетада чыккан фотода минем баш өстендә кәләпүшкә охшаган ак әйбер тора. Ул вакытта башыма бернәрсә дә кимәгән идем. Бер әби, синең фәрештәңдер ул, ди. Алай идеаллаштырыр­га кирәкми мине, булыша алган кадәр булышам. Ярдәмгә мохтаҗ сырхау кешеләр арабызда бик күп, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading