16+

«Куяннар – иң яхшы тәрбияче»

Баланы сүз белән дә, мөмкин кадәр, хезмәт белән дә тәрбияләп үстерергә кирәк. «Татар төбәкара ветеринария лабораториясе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Айдар Садриев әнә шул фикердә тора.

«Куяннар – иң яхшы тәрбияче»

Баланы сүз белән дә, мөмкин кадәр, хезмәт белән дә тәрбияләп үстерергә кирәк. «Татар төбәкара ветеринария лабораториясе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Айдар Садриев әнә шул фикердә тора.

- Хезмәт тәрбиясе - борынгыдан килгән төшенчә, мин аны кулланышта дәвам иттерүче генә, - ди Айрат әфәнде, - кечкенәдән йорт терлекләрен, җәнлекләрне яратып үстем. Казанның Мәскәү районындагы 94нче мәктәпне тәмамлагач, һич икеләнмичә, ветеринария академиясенә укырга кердем. Инде ничә ел эшләп, мал табибы белгечлеге үзләштергәнемә үкенгәнем юк.
Казан зоопаркындагы җәнлекләрнең көнкүреше өчен дә күңеленнән борчылып йөргән әңгәмәдәшем.

- Халыкара дәрәҗәдәге спорт корылмалары төзелде. Казан зоопаркында үзгәртеп төзү эшләре башлануына сөенәм. Ул Европадагыдан да яхшырак булсын иде, - ди Айдар Садриев, - кечкенә балалар һәммәсе дә җәнлекләрне ярата. Авыл баласына бу яктан җиңелрәк, чөнки ишегалды тулы терлек.

Шәһәрдә дә зоопаркка бару белән генә чикләнмәскә кирәк икән.
- Күп кешеләрнең шәһәр читендә бакча йортлары бар. Җәйге айларда яшелчә һәм җиләк-җимеш белән генә канәгатьләнмичә, тавык-чебеш тә үстерергә була анда. Мин әле куяннар да асрыйм, моның бер кыенлыгы да юк. Белешмә-мәгълүмат интернетта җитәрлек. Куяннарны балалар да бик теләп тәрбия­ли. Бу аларга түтәлдән чүп утауга караганда кызыграк. Күрерсез мәгәр, бала үзеннән-үзе эшкә тартыла башлый, анда җаваплылык хисе туа. Ул: «Без бит әле куяннарның ашарына бирмәдек, су салмадык», - ди. Ничек ашатырга кирәклеген күрсәтсәң, бала боларны гомере буена хәтердә калдыра. Көзгә менә дигән экологик продукт», - дип киңәш итә Айдар Садриев.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading