Быел җәйгә поезд белән Кырымга барырга исәпләп торабыз. Анда барып кайткан танышлар бердәм билет алырга киңәш итте. Әлеге билет турында аңлатып язсагыз иде.
Эльмира Гыйсмәтуллина, Казан.
Горький тимер юлларының Казан бүлеге матбугат хезмәте:
- 2017 елгы җәйге сезонга Кырымга бердәм билетлар 30 апрельдән 30 сентябрьгә чаклы сатыла. Бердәм билет буенча...
Быел җәйгә поезд белән Кырымга барырга исәпләп торабыз. Анда барып кайткан танышлар бердәм билет алырга киңәш итте. Әлеге билет турында аңлатып язсагыз иде.
Эльмира Гыйсмәтуллина, Казан.
Горький тимер юлларының Казан бүлеге матбугат хезмәте:
- 2017 елгы җәйге сезонга Кырымга бердәм билетлар 30 апрельдән 30 сентябрьгә чаклы сатыла. Бердәм билет буенча Кырымның җиде шәһәренә: Керчь, Симферополь, Севастополь, Феодосия, Судак, Евпатория һәм Ялтага барып була. Бәяләре узган елгы кебек калды. Ул үз эченә автотранспортны һәм диңгез транспортын ала. Шуны истә тотыгыз: бердәм билетка поезд билетының бәясе кермәгән. Поезд белән сез Анапа яки Краснодарга кадәр бара аласыз. Аннан инде бердәм билет белән, башта автобуска, аннары диңгез транспортына, аннан инде тагын автобуска утырып, башка шәһәрләргә барып җитәсез (автобус - паром - автобус).
Анападан Керчька - 380 сум, Симферопольгә - 590 сум, Севастопольгә - 690 сум, Феодосиягә - 460 сум, Судакка - 540 сум, Евпаториягә - 690 сум, Ялтага - 700 сум;
Краснодардан Керчька - 560 сум, Симферопольгә - 710 сум, Севастопольгә - 810 сум, Феодосиягә - 590 сум, Евпаториягә - 810 сум, Ялтага - 820 сум, Судакка - 660 сум.
Биш яшькә кадәрге балалар бердәм билет буенча бушка йөри ала, аларга аерым урын бирелә.
Кырымга бару һәм кире кайту өчен бердәм билетны билет кассаларыннан яки «РЖД» сайтыннан поезд билеты белән бергә алырга була. Анапа яки Краснодарга барып җиткәч тә ала аласыз.
Тәкъдим, фикерләрегезне редакциябезгә 8 (843) 562-50-12, 562-50-03 номерлары аша юллый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар