16+

Кырымда Европа дәрәҗәсендәге курорт булдырган, Казанны эчәрле сулы иткән

150 ел элек Казан халкы, сыйфатсыз су куллану аркасында, эч авыртудан интеккән. Шәһәрдә чиста су бөтенләй булмаган. Һәм бу проблеманы иң беренче булып тимер юл һәм нефть магнаты Петр Губонин хәл итәргә алына.

Кырымда Европа дәрәҗәсендәге курорт булдырган, Казанны эчәрле сулы иткән

150 ел элек Казан халкы, сыйфатсыз су куллану аркасында, эч авыртудан интеккән. Шәһәрдә чиста су бөтенләй булмаган. Һәм бу проблеманы иң беренче булып тимер юл һәм нефть магнаты Петр Губонин хәл итәргә алына.

1874 елда аның проекты нигезендә Казанда беренче суүткәргеч төзелә. Әлеге вакыйгага 150 ел булу уңаеннан Татарстан Милли музеенда узган “Казан суы юллары” күргәзмәсендә төбәкне өйрәнүче Леонид Абрамов шәһәребез тарихына кагылышлы фактлар белән бүлеште. 

Белгәнегезчә, Казан Иделнең сул як ярында урнашкан. Ә грунт сулары җир өслегенә якын булган. Шәһәр сулары исә, чистартылмыйча, туп-туры шуларга килеп кушылган. 

Леонид Абрамов сүзләренчә, Идел шәһәрдән ерак булганга, аннан бистәләр генә файдалана алган, ә Казансу суы каты булган, аны бик кулланмаганнар.
 – Суны Болактан алып, аны шәһәр эчендәге колонкалы махсус будкаларга тутырганнар. Халык суны өйләренә шуннан алып кергән. Әмма шәһәр үсә, һәм аны су белән тәэмин итү проблемасы тагын да кискенләшә. 1825 елда суүткәргеч төзү идеясе барлыкка килә. Болактан канал казып, суны Зур Проломная урамына, аннан Казан Кремленә күтәртеп, калган йортларга  таратырга уйлыйлар. Әмма бу идеядән бик тиз баш тарталар. Болакның суы бик нык бозылган, сасыган була. Тагын берничә проект тәкъдим итеп карыйлар, тик алар берсе дә тормышка ашмый кала. 1872 елда шәһәр думасы башлыгы, Казан университеты профессоры Эраст Янишевский бу проблеманы сәүдәгәр Петр Губонинны җәлеп итеп хәл итәргә була. Сүз уңаеннан: ул дума башлыгы булган унбер елда Казанда шактый зур эшләр башкарыла. Петр Губонинга әйләнеп кайтсак, шул вакытка Россия тимер юлларының биштән бер өлешен төзегән тимер юл магнаты була ул, – дип сөйләде тарихчы. 

Ни өчен нәкъ менә Губонинны сайлаганнар, моны әйтүе кыен. Леонид Абрамов фикеренчә, бәлки, компаньоны Василий Кокаревның канаты астында булгангадыр да. 1840 елларда Кокаревның Казанда да эшләре булган. Биредә ул Идел-Кама банкын оештыра. Губонин белән икесен исә нефть бизнесы бәйләгән. Баку янындагы Сураханыда алар беренче нефть куу заводын төзегәннәр. 1872 елда Губонин белән 50 елга контракт төзелә. Ул янгыннар вакытында һәм эпидемия булганда суны бушлай җибәрергә тиеш була.
– Беренче суүткәргеч 1874 елның октябрендә җибәрелә. Проектны тормышка ашыру өчен Киндерле елгасы башыннан Пановка авылына кадәрге биш чакрымлы җир җентекләп тикшерелә. Анда бик күп чишмәләр булу ачыклана. Суташлагыч коелар ясап куеп, алардан су Шотландия заводыннан кайтарылган керамик торбалар аша Әки авылына килгән. Анда пар станциясе төзелә. Әки резервуарындагы су Царицыно авылы, Губкин урамыннан үтеп, Арча кырына кадәр барып җиткән. Арча кырында да резервуар барлыкка килә. Ә аннан су шәһәр буйлап таралган. Килешү буенча Губонин 19 чакрым суүткәргеч сузарга тиеш була. Шул рәвешле суүткәргеч Адмиралтия һәм Ягодная бистәләренә дә килеп җитә алган. Халык тәүлегенә 365 мең литр су кулланган. Ә шәһәр суүткәргеч челтәре 50 чакрымга сузылган, – дип, суүткәргеч тарихы белән таныштырды Леонид Абрамов. 

Петр Губонинның оныгының оныгы – җәмәгать эшлеклесе Сергей Наджаров бабасы турында 2001 елда гына белгән. Үзенең шундый билгеле шәхеснең оныгы булуы турында әтием дә белмәгән, ди ул. Бу фактны ул    революциядән соңгы дворяннар өчен авыр вакытлар белән бәйләп карый. 
– Мәскәү һәм Санкт-Петербург архивларында Петр Губонин турында шактый мәгълүмат саклана. Әмма бер генә документта да аның туган елы күрсәтелмәгән һәм моны белүче дә юк. Чиркәү китаплары да сакланмаган. Өйләнгән елы билгеле – 1846 ел. Ул вакытта аңа 19 яшь булган. Әби белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Бабай 68 яшендә вафат булган. Шул фактны исәпкә алганда, Петр Губонин 1826 елда туган булып чыга, – дип сөйләде Сергей Наджаров. 

Тагын бер кызыклы фактны атады – Губонинның Кырымдагы Гурзуф исемле татар авылында утары булган. Анда ул Европа дәрәҗәсендәге курорт булдырган. Бик күп кунакханәләр, ләм белән дәвалану урыннарын төзеткән, суүткәргеч урнаштырган. 

Күргәзмәдә шәһәрне су белән тәэмин итү тарихына бәйле документлар, фотосурәтләр һәм предметлар тәкъдим ителде. Экспонатлар арасында картограф Линдквистның 1853 елгы Казанда суүткәргеч төзү планы, трамвай һәм суүткәргеч идарәсенең 1925 елгы байрагын һәм беренче Пановка-Казан суүткәргеченең бер өлеше – шамот балчыктан ясалган Шотландия заводының фирма тамгалы борынгы суүткәргеч торба фрагментын күрергә була.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading