16+

Үлемсезлек чорына керәбез

Үлемне җиңү - кешелекнең иң зур теләге. Моның бер ысулы булып тере баш миен ясалма тәнгә урнаштыру тора. Бу эш өстендә бик күп галимнәр, шул исәптән Россиянекеләр дә баш вата. Ерак булмаган киләчәктән бер күренеш: «Мәңгелек тормыш» корпорациясе офисына бер клиент килеп керә. Яман чир белән авыручы бу кешегә табиблар...

Үлемсезлек чорына керәбез

Үлемне җиңү - кешелекнең иң зур теләге. Моның бер ысулы булып тере баш миен ясалма тәнгә урнаштыру тора. Бу эш өстендә бик күп галимнәр, шул исәптән Россиянекеләр дә баш вата. Ерак булмаган киләчәктән бер күренеш: «Мәңгелек тормыш» корпорациясе офисына бер клиент килеп керә. Яман чир белән авыручы бу кешегә табиблар...

Үлемне җиңү - кешелекнең иң зур теләге. Моның бер ысулы булып тере баш миен ясалма тәнгә урнаштыру тора. Бу эш өстендә бик күп галимнәр, шул исәптән Россиянекеләр дә баш вата.
Ерак булмаган киләчәктән бер күренеш: «Мәңгелек тормыш» корпорациясе офисына бер клиент килеп керә. Яман чир белән авыручы бу кешегә табиблар бары бер ел гына гомер вәгъдә итәләр. Үлгәннән соң, аның баш мие ул сайлап куйган тәнгә күчереп утыртылырга тиеш. «Иң гадие - металл һәм композитлардан ясалганы. Икенче вариант пластиктан эшләнгән. Ул сыгылмалырак, хәрәкәтчәнрәк. Иң кызыклысы - өченчесе. Ул нәкъ кеше тәненә охшатып ясалган, сизү органнары тапшыргычларына кадәр куелган. Дөрес, тәм сизәргә сәләтле түгел. Алар кирәкми дә, чөнки ашауның хаҗәте булмаячак. Туклану аккумуляторлардан бара. Әмма без дистанцияле рәвештә тукландыру - электр көчәнешен һава аша җибәрә башлау өстендә эшлибез», - диләр аңа. Канәгать клиент берничә сәгатьтән офистан чыга. Ул әле генә үзенә авыруларга, картлыкка һәм үлемгә бирешми торган тән сатып алды.
Могҗиза бит, бер уйлап карасаң. Әмма күп кенә галимнәр өчен инде бу чынбарлыкка әйләнеп бара диярлек. Күптән түгел алар Мәскәүдә узган халыкара конгресста үлемсезлеккә ирешү турында фикер алыштылар. «Кешелек ясалма рәвештә идарә ителә торган эволюциянең актив фазасына керә. Ул аңны ясалма тәнгә күчерүгә бәйле булып, гомерне радикаль рәвештә озайтачак», - ди конгрессны оештыручы Дмитрий Ицков. Бер ел элек «Россия-2045» стратегик иҗтимагый агым барлыкка килгән иде. Нәкъ менә шул елга галимнәр көче белән киборг тудырылырга тиеш булды. Әмма хәзер бу «кеше» якындагы 10 ел эчендә туарга тиеш дигән сүзләр йөри. Проект хәтта кешене галәмгә җибәрү һәм атом-төш программасы белән тәңгәлләштерелә. Бу тема дәүләтнең беренче затларын да кызыксындыра, имеш.
Россиядә роботлар төзү өлкәсендә билгеле бер эшләнмәләр бар инде. Берничә институтта компьютер белән «уй көче» ярдәмендә идарә итү буенча тәҗрибәләр алып барыла. Ә медиклар кеше тәнен «тудыру», аның өчен кирәкле органнар үстерү өстендә көч куя. «Инде ясалма сидек куыгы, күкрәк, кан тамырлары, трахея үстерүгә ирештеләр. Теләсә кайсы, хәтта иң катлаулы органны да үстерергә мөмкин, - ди 1 нче Мәскәү дәүләт медуниверситетының күзәнәк һәм биомедицина технологияләре үзәге директоры Дмитрий Шаменков. - Күзәнәк принтерлары бар. 3D-модельгә күзәнәкләр чәчелә һәм шул рәвешле орган үсеп чыга». Шулай булгач, скелет, мускуллар җыелмасы һәм тапшыргычлар ярдәмендә кеше оештырып кую замана фәне өчен әллә ни катлаулы мәсьәлә түгел. Әмма роботка кеше аңын ничек кертергә? Шәхесне, безнең «мин»ебезне саклап калу хәтерне саклауга бәйле. «Ясалма хәтерне барлыкка китерү авыр, әмма мөмкин булмаган эш түгел», - ди РФА Югары нерв эшчәнлеге һәм нейрофизиология институтының лаборатория мөдире Александр Фролов.
Әлбәттә, кеше шәхесе ул нейроннар арасындагы бәйләнеш кенә түгел. Ул - образлар, истәлекләр, фантазияләр белән тулы бер дөнья. Җансыз машинага боларның барысын да кертеп бетереп булырмы соң? Моннан тыш, мәсьәләнең этик ягы да бар. Үлемсезлек байларга гына тәтерме? Киборглар нәрсә белән шөгыльләнерләр, нинди кыйммәтләргә өстенлек бирерләр? Планетада вакыты җиткәч дөньядан китәргә теләүчеләргә дә, үлемсезлекне сайлаучыларга да урын җитәрме? «Неокеше яңа идеология барлыкка китерәчәк, - ди Дмитрий Ицков. - Кеше, картайганчы, гадәти тормышта яши. Соңыннан, теләсә, аңын кибертәнгә күчерә. Мондый тәннәр һәр кеше дә алырлык булачак. Дөньядан гадәти генә китеп баруны сайлыймы, үлемсезлекнеме - кешенең үз эше. Планетаның тулып ташу куркынычы юк: яңа технологияләр яңа планеталарны үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading