16+

Маньяк Яшел Үзәндә?

Бөтен кешене куркуга салган маньяк Яшел Үзәндә булырга мөмкин. Евгений Шутов көчләүдә һәм башка бик күп җинаятьләрдә гаепләнә. 2003 елдан 2012 елга кадәр ул Казанда 10 яшьтән алып 28 яшькә кадәрге 65 хатын-кызга һөҗүм иткән. Яшел Үзәндә 39 яшьлек ир-атның фотографиясе белән листовкалар тараталар. Листовкаларда язылганча, маньяк үзен «Кирби» тузансуырткычларын...

Бөтен кешене куркуга салган маньяк Яшел Үзәндә булырга мөмкин. Евгений Шутов көчләүдә һәм башка бик күп җинаятьләрдә гаепләнә. 2003 елдан 2012 елга кадәр ул Казанда 10 яшьтән алып 28 яшькә кадәрге 65 хатын-кызга һөҗүм иткән. Яшел Үзәндә 39 яшьлек ир-атның фотографиясе белән листовкалар тараталар. Листовкаларда язылганча, маньяк үзен «Кирби» тузансуырткычларын сатучы дип таныштырырга мөмкин икән. Тышкы кыяфәтенә килгәндә 40-45 яшьләрдә, ябык, башка үзенчәлекле билгеләре юк. Полиция хезмәткәрләре барлык кешегә дә сак булырга кушалар. Аеруча өлкән яшьтәге, бөтен кешегә дә ышанучан апалар уяу булсын иде. Маньякның кайдалыгы турындагы мәгълүмат өчен МВД зур бүләкләү вәгъдә итә. Бу кеше турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрнең 291-40-39, 8-917-284-50-99 телефон номерларына шалтыратуларын сорый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading