16+

Машиналарны төрле язулар белән бизәүче Булат Хәсәншин: «20 яшемдә үземне таптым» (ФОТОЛАР)

Булат Хәсәншин - хоббиен үз бизнесына әйләндергән яшьләрнең берсе. «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина-Хәсәншина белән китап нәшриятының баш рәссамы Ринат Хәсәншиннең улы гүя аларның икесенең дә сәләтен үзенә сеңдергән. Булат матур язу сәнгате - каллиграфия белән шөгыльләнә. Аның әлеге ысул белән бизәгән машиналары хәзер Казан урамнары буйлап җилдерә.

Машиналарны төрле язулар белән бизәүче Булат Хәсәншин: «20 яшемдә үземне таптым» (ФОТОЛАР)

Булат Хәсәншин - хоббиен үз бизнесына әйләндергән яшьләрнең берсе. «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина-Хәсәншина белән китап нәшриятының баш рәссамы Ринат Хәсәншиннең улы гүя аларның икесенең дә сәләтен үзенә сеңдергән. Булат матур язу сәнгате - каллиграфия белән шөгыльләнә. Аның әлеге ысул белән бизәгән машиналары хәзер Казан урамнары буйлап җилдерә.

- Гадәттә, егетләрнең дәф­тәрен ачып карарлык булмый торган иде, ә син кечкенәдән шулай матур язасыңмы?
- Юк, мәктәптә укыганда, мин дә матур язмадым, сулагай бит мин. Каллиграфия белән ике елга якын кызыксынам. Интернетта күрдем дә ясап карадым, ошап китте. Барысын да үзлегемнән өйрәндем. Заманча готика алымы белән эшләргә яратам.

- Каллиграфия белән леттеринг бер-берсеннән ничек аерыла?
- Каллиграфиядә киң каләм белән язасың. Аның тайпылырга ярамый торган үз кагыйдәләре бар. Ә леттеринг - яңа юнәлеш. Бу очракта син кылкаләм белән язасың. Кайвакыт «браш-пен» белән дә эш итәм. Леттерингта иҗат мөмкинлекләре киңрәк, бөтен әйбер язучының фантазиясеннән тора. Машиналарны заманча готика стилендә бизим.

- Машина дигәннән, ни өчен егетләр машиналарын шулкадәр бизи?
- Төрле язулар белән бизәлгән машина башкалардан аерыла, игътибарны җәлеп итә. Аны бертөрлелектән качасы килгәннәр ясата. Машиналарын күбрәк яшьләр бизәргә куша, олылар аны аңлап бетерми.

- Бу язуларның машинага зыяны юкмы соң?
- Ул вакытлыча ясалган татуировка кебек. Бер тапкыр машинаны әйбәтләп юсаң, эзе дә калмый. Ләкин бер айдан да артык тотарга ярамый. Кояш астында аның төсе машинага сеңәргә мөмкин.

- Иртәләрен машиналардагы кар өстенә дә язып йөрисең икән...
- Бу инде кул кычытканнан. Машинада ап-ак, яңа яуган йомшак кар ятканын күрсәм, тыныч кына узып китә алмыйм. Аның өстенә бармак белән нәрсә дә булса язып китәргә кирәк миңа. Шулай бер тапкыр тоттылар да инде. Машина хуҗасы мине, әшәке сүз яза дип уйлап, шелтәләп тә алды. Ә мин, киресенчә, үземнең һәм машина хуҗасы күңелен күтәрерлек әйберләр язарга тырышам.

- Җәй көне Казан федераль университеты каршында торган пианиноны да син бизәгәнсең, диләр?
- «Музыка вокруг нас» дигән фестиваль кысаларында, училищеда пианиноларны бизәргә тәкъдим иттеләр. Аның кайда торачагын белмәдем дә. Соңыннан, синең пианинаң университет каршында тора, дип, фотосурәтләр җибәрә башладылар. Аны хәтта КФУ ректоры Илшат Гафуров та үз инстаграмына куйган иде.

- Тормышыңда каллиграфиянең тоткан урыны нинди?
- Мин инде егерме яшемдә үземне таптым дип саныйм. Каллиграфия миңа тынычлык, рухи ләззәт, үз-үземнән канәгатьлек хисе бирә. Күңел өчен генә башлаган эшем миңа әкренләп керем дә алып килә башлады. Инде кибетләргә, кафеларга логотип ясавымны сорап килә башладылар. Иннополистагы бер диварны да мин бизәдем. Гомумән, киләчәгемне каллиграфия белән бәйләргә исәп. Ләкин ул бик үзенчәлекле сәнгать. Көненә, ким дигәндә, бер‑ике сәгатемне үзенә багышлавын сорый. Озакка сузылган тәнәфесне яратмый ул, кул китә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading