16+

Мәче менсә тәхеткә...

Америка Сенатына сайлаулар кампаниясендә гадәттән тыш хәлләр күзәтелә. Вирджиния штатыннан «тәхет»кә мейн-кун нәселле мәче дәгъва кыла...

Мәче менсә тәхеткә...

Америка Сенатына сайлаулар кампаниясендә гадәттән тыш хәлләр күзәтелә. Вирджиния штатыннан «тәхет»кә мейн-кун нәселле мәче дәгъва кыла...

Хэнк кушаматлы кандидатның шәхси сайты эшләп тора, Facebook һәм Twitterда битләре ачык. Сайлау алды ролигы да әзер. Моннан тыш, мәченең менеджеры да аны бәйсез һәм энергияле политик дип күкләргә «чөя» икән. Дөрес, менеджер сенатор кәнәфиенә үрмәләргә маташучы кандидатның начар якларын да яшерми. Кандидат, беренчедән, бик ялкау. Тагын шул ягы да бар: азык-төлек тутырылган сумка яки өстәлдә тәмле ризык күргәндә, теләсә нинди юллар белән аны алырга омтылучан икән.
Сайлаучыларына Хэнк барыннан да элек яңа эш урыннары вәгъдә итә. Закон буенча кандидатның 30 яшьтән өлкәнрәк булырга тиешлеге билгеле. Ә Хэнкка бары 9 гына яшь. Хәер, «мәче яше»нә әйләндергәндә, ул 52 яшьлек булып чыга.
Мәченең хуҗасы сүзләренә караганда, бу башта дуслар өчен бер күңел ачу чарасы гына булган. Әмма Энтони Робертсның гаҗәпләнүенә каршы, аның яраткан мәчесе гадәттән тыш популярлашып киткән. Хэнкның сайлау кампаниясенә багышланган сайтына берничә көн эчендә меңнәрчә кеше кереп чыккан.
АКШта элегрәк тә кандидат-хайваннар күренгәләгән иде. 2 ел элек Техас губернаторы постына Вудроу атлы эт тәкъдим ителгән булган. Ә Калифорниядә Боско кушаматлы эт мэр постында 1981 елдан алып 1994 елга кадәр, ягъни 13 ел утырган. 2011 елның сентябрендә Болгариянең Варна шәһәре халкы «Яңа Болгария яклы җәмгыять» партиясеннән кандидат итеп ишәкне тәкъдим иткән иде. Сәясәтчеләр фикеренчә, хайваннар, башка кандидатлардан аермалы буларак, ялганламыйлар һәм урламыйлар. Үзенең сайлау алды кампаниясендә ишәк тә күп эшләргә, ришвәт алмаска һәм куелган максатларга туры барырга «вәгъдә иткән» булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading