16+

Минтимер Шәймиев: «Без әле аны ахыргача ачып бетермәдек»

Быел әдәбият галиме, дәүләт эшлеклесе, Фәннәр Академиясенә нигез салучы, аның беренче Президенты Мансур Хасанов тууына 85 ел.

Минтимер Шәймиев:  «Без әле аны ахыргача ачып бетермәдек»

Быел әдәбият галиме, дәүләт эшлеклесе, Фәннәр Академиясенә нигез салучы, аның беренче Президенты Мансур Хасанов тууына 85 ел.

Галимне искә алып 6-8 октябрь көннәрендә республиканың Фәннәр академиясендә "Татарстанда XX - XXI гасыр чигендә гуманитар фәннәр" дип аталган конференция үткәрелде.

Татарстанның Тукай районы Бигеш авылында туган егетне без әле "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире, КФУ тарих-филология факультетының декан урынбасары, Татарстан Министрлар Советы Рәисе беренче урынбасары буларак та беләбез. Ә 1991 елда Мансур Хәсәнов Татарстан Фәннәр академиясенең беренче Президенты итеп сайлана. Президентлык вазифаларыннан тыш, ул Татар энциклопедиясе институтының директоры булып та эшли.

Конференциянең ачылу өлешендә ТР Фәннәр Академиясенең Президенты Мәгъзүм Сәләхов рәислек итте.

- Мансур Хәсәнов бәхетле кеше, чөнки ул исән чагында ук үз-үзенә һәйкәл куйган шәхес. Ул үзе турында бары якты хатирәләр генә калдырды. Фәннәр академиясе исә аңа үзенә бер һәйкәл булып тора. Академияне ачу гына түгел, аның белән яхшы һәм нәтиҗәле идарә итә белүче кеше табу да мөхим бит әле. Мансур Хәсәнович нәкъ менә шундый кешеләрдән булды, - дип сөйләде ул.

Мансур әфәнде Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән дә озак еллар бергә эшләгән. Дәүләт киңәшчесе аның турында берничә сүз әйтмичә булдыра алмады.

- Мансур Хәсәнович зур шәхес иде. Минемчә, ул безнең арадан ахыргача ачылып бетмәгән килеш китеп барды. Ул бөтен көчен туган республикасына, татар халкына хезмәт итәргә сарыф итте. Гуманитар фәннәрне үстерүдә дә аның өлеше зур, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт киңәшчесе Мансур Хәсәновның нинди эшкә тотынса да тирән эз калдыруын искәртте, аның истәлегенә Казанның Арча кыры зиратында бюст ачылуны да зур эш дип атады.

Конференциядән соң рус телендә басылган 6 томлык "Татар энциклопедиясе»н тәкъдим иттеләр. Пленар утырылышта исә "ТР Фәннәр Академисе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты" һәм "Башкорт энциклопедиясе» фәнни-нәшрият комплексы" арасында эшлекле килешү төзелде.

Алиса Сабирова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading