16+

Ничек тәрбиялим сине? (Тибетлыларның балалар тәрбияләүгә үз карашлары)

Балага 5 яшь тулганчы аңа патшага караган кебек карарга кирәк, диләр алар. Бернәрсәне дә тыярга түгел. Бары тик игътибарын гына икенче нәрсәгә юнәлдерергә була. Бу вакытта балада активлык, тормышка караш формалаша, алар бар нәрсәне дә белергә тели. Ул әле озын итеп фикерләүгә сәләтле түгел. Мисалга, кыйммәтле вазаны төшереп ватты ди....

Балага 5 яшь тулганчы аңа патшага караган кебек карарга кирәк, диләр алар. Бернәрсәне дә тыярга түгел. Бары тик игътибарын гына икенче нәрсәгә юнәлдерергә була. Бу вакытта балада активлык, тормышка караш формалаша, алар бар нәрсәне дә белергә тели. Ул әле озын итеп фикерләүгә сәләтле түгел. Мисалга, кыйммәтле вазаны төшереп ватты ди. Бала әле икенче ваза алыр өчен күп эшләргә, күп акча тупларга кирәклеген аңламый. Бу вакытта баланы кыйнап, сез аны үзеннән көчлеләргә буйсынырга гына өйрәтәсез булып чыга.
5 яшьтән 10 яшкә кадәрге балалар белән коллар белән аралашкан кебек аралашырга кирәк, ди тибетлылар. Аңа даими эшләр кушарга һәм аларның төгәл үтәлешен таләп итәргә кирәк. Үтәмәгән очракта, җәза бирү дә тыелмый (әмма кыйныйсы түгел). Бу чорда аларның интеллектлары актив үсә. Бала үз гамәлләренә кешеләрнең реакцияләрен алдан күзалларга өйрәнергә, үз шәхесенә карата яхшы мөнәсәбәткә ирешә белергә тиеш. Бу вакытта аны күп нәрсәгә өйрәтеп калырга кирәк.
10 яшьтән 15 яшькәчә балаларны ничек тәрбияләргә соң? Хәзер алар белән үз тиңегез белән сөйләшкәндәй аралашырга кирәк. Сезнең тәҗрибә һәм белемнәр күбрәк, билгеле. Тик шулай да аларны тиң күреп сөйләшергә, мөһим эшләрдә киңәшләшергә, мөстәкыйльлекләрен хупларга кирәк. Үз фикерегезне бары тик киңәш бирү юлы белән генә тага аласыз. Нәрсәдер ошамый икән, турыдан-туры тыймыйча, баланың игътибарын бу эшнең тискәре нәтиҗәләренә юнәлдерергә була.
15 яшьтән өлкәнрәк балаларга хөрмәт белән генә карарга кирәк. Бу вакытта бала тәрбиягә буйсынмый, әйткән колагына керми. Сезгә үз хезмәтегезнең җимешләрен генә җыясы кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading