16+

Ник Вуйчич белән Алексей Романов бер сәхнәдә чыгыш ясый

Яшь егет Алексей Романов кул чуклары булмаган килеш пианинода уйнап, күпләрне шаккатырган иде. «La Primavera» Казан камера оркестры белән чыгыш ясаганнан соң, аның популярлыгы тагын да артты.

Ник Вуйчич белән Алексей Романов бер сәхнәдә чыгыш ясый

Яшь егет Алексей Романов кул чуклары булмаган килеш пианинода уйнап, күпләрне шаккатырган иде. «La Primavera» Казан камера оркестры белән чыгыш ясаганнан соң, аның популярлыгы тагын да артты.

Ник Вуйчич белән Алексей Мәскәүдә Андрей Малаховның «Пусть говорят» тапшыруында таныша. Ул чакта ук танылган оратор «Мин тиздән Казанга киләм - синең белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга телим», - дигән иде. Ниһаять, 19 ноябрь көнне Алексей барлык кешегә дә таныш мөмкинлекләре чикләнгән Ник Вуйчич белән Казанда очрашачак.

Ник Вуйчич бу көнне Казанның «Татнефть-Арена»сында «Чиксез тормыш» дип исемләнгән лекциясе белән чыгыш ясаячак. Аның чыгышын тыңларга казанлылар гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә киләчәкләр: Самара, Уфадан да тамашачылар булыр дип көтелә. Алексей Романов исә Ник Вуйчич белән бер сәхнәдә чыгыш ясавына бик шат. Шул ук вакытта дулкынлануын да яшерми.

Хәзер Алексей Яшел Үзәндә Луиза ханым белән Володя әфәнде Левачковлар гаиләсендә яши. Бу олы йөрәкле кешеләр Алексей белән бергә физик яктан мөмкинлекләре чикле Руслан исемле малайны да тәрбиягә алганнар, Яшел Үзәндә мәктәп тәмамлаган ятимнәр өчен хәйрия фонды да ачканнар. Алексей Казандагы 4 нче мәктәп-интернатта укый, 7 нче музыка мәктәбендә белем ала. Бармаклары булмаган килеш ничек уйный алуын ул үзе дә аңлата алмый.
- Бары уйнап кына күрсәтә алам, Ходай биргән сәләт, күрәсең, куллар авыртмый, канәгатьләнү хисе генә алам, - ди ул.

Музыкадан тыш та Алексейның шөгыльләре җитәрлек. Ул чаңгыда йөри, тимераякта шуа, велосипедта җилдерә. Кыскасы, мөмкин булмаганны да эшләргә була, дип яши Алексей.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading