16+

Нәкъ кинодагыча!

«Аргументы и факты» газетасы 2012 елда Татарстанда кылынган иң мәгънәсез җинаятьләрнең рейтингын булдырган.

Нәкъ кинодагыча!

«Аргументы и факты» газетасы 2012 елда Татарстанда кылынган иң мәгънәсез җинаятьләрнең рейтингын булдырган.

Чын боевик
Яшел Үзән районында яшәүче 54 яшьлек бер ир-ат бурычларын түләр өчен кредит рәсмиләштерергә булган. Кирәкле сумманы алырга булышыр өчен ул банкта танышлары булган туганына мөрәҗәгать иткән. Тиздән танышлык аркылы аңа 300 мең сум акчаны биргәннәр. Сөйләшенгән буенча ир-ат коммерция учреждениесендә эшләүчегә һәм туганының танышына 50шәр мең сум акча бирергә тиеш булган. Тик акчаны бирәсе килмәгәнгә, ул хәйләгә барган. Имештер, банктан чыгуга алдан сөйләшенеп куйган кеше аның акчасын «урлый». Тиздән алар бер урында очрашып, машинага утыралар. Машина 15 метрлап үтүгә, капотына арадашчы егет сикереп менә дә акча таләп итә башлый. Шул рәвешле алар берничә километр үтә. Тиздән машинаны инспекторлар туктата. Капоттагы егет аларга шул рәвешле каракларны тотарга тырыштым, ди. Чынлыкта исә ул аферада катнашучыларның берсе булып чыга.
Банкоматка ау оештырганнар
Казанның Фрунзе урамында урнашкан даруханәдән банкомат урлаучылар тоткарланган. Алар тәрәзәне ватып, банкоматны аркан белән уратып, өстерәп алып чыгарга уйлаган. Тик күршедәге кибет сакчысы полицияне чакырган.
Яңаны гына алган булсаң
Чаллыда яшәүче бер егет, прокатка алынган велосипедын вакытында кайтармаганы өчен, дәүләткә ун мең сум акча кайтарырга тиеш. Велосипедны прокатка алганда ул залог итеп чит кешенең хәрби билетын калдырган. Ә хәрби билетка үзенең фоторәсемен ябыштырып куйган булган. Тик велосипедны егет көнендә түгел, өч айдан соң гына кайтарган. Дөресрәге, полициягә үзе барып хәбәр иткән. Хәзер аңа яңа велосипед алырлык сумманы штраф сыйфатында түлисе була.
Арендатор-оештыручы
Чаллыда яшәүче 60 яшьлек пенсионер карт бушка сыйланырга була. Бер шешә «кайнар» эчемлек өчен ул фахишәләргә бүлмәләрен биреп тора. Тик аның бизнесы озакка бармый, күршеләренең шикаяте белән ул ябыла. Алай гына да түгел, пенсионерга РФ Җинаять кодексының «Проституция белән шөгыльләнүне оештыру» дигән маддәсе дә яный.
Әйләнеп кайттым сиңа
Әле яңа гына төрмәдән чыккан берәү кабат шунда кайтырга ашыккан. Чистайда яшәүче берәү зур гына бер сәүдә үзәгеннән кыйммәтле кызыл шәраб урлап чыгарга уйлый. Тик аңа кулындагы шәрабны эчәргә насыйп булмый. Кибеттән чыкканда ул тотыла. Шәраб аның курткасына яшерелгән була.
Йөгерергә чыктык
Ноябрь башында Әлмәттә «копейка» машинасын урлыйлар. Күпмедер вакыттан соң шәһәр мәйданы янында машинага ут каба. Полиция хезмәткәрләре автомобильдән ерак түгел качып баручы яшүсмерләрне күреп ала. Сораштыру барышында тоткарланган егетләр, беркемне дә күрмәдек, без спорт белән шөгыльләнергә чыктык, диләр. Әмма полицейскиларның эте ис буенча аларның берсен сизеп ала. Бактың исә егетләр машинаны шәһәр урамы буйлап җилдерер өчен урлаган була. Ә аннары инде аңа ут төртәләр. Машина хуҗасына килгән зыянны исә аларның әти-әниләренә түләргә туры килә...
Башын кайнар газ миченә тыккан
Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хезмәтенә, Сидоровка бистәсендә башын кайнар газ миченә тыккан кешегә ярдәм кирәк, дип шалтыраталар. Әйтелгән адрес буенча барган табибларга уттан күзләре зыян күргән 33 яшьлек иргә ярдәм күрсәтергә туры килә. Ир газ мичен кабызган була һәм янамы икән дип, башын мичкә тыга. Шунда аның күзенә зыян килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading