16+

«Парклар төзекләндерелә: «мәхәббәт йозакларын» вакытлыча алып торсагыз иде»

Башкалада узган ел 28 парк һәм сквер төзекләндерелде. Быел аларның саны тагын алтыга артачак. Төзекләндерү эшләре өчен республика бюджетыннан 300 миллион сум билгеләнгән, бюджеттан тыш чыганаклардан-иганәчеләрдән тагын 150 миллион сум җәлеп итү ниятләнелә.

«Парклар  төзекләндерелә: «мәхәббәт йозакларын» вакытлыча алып торсагыз иде»

Башкалада узган ел 28 парк һәм сквер төзекләндерелде. Быел аларның саны тагын алтыга артачак. Төзекләндерү эшләре өчен республика бюджетыннан 300 миллион сум билгеләнгән, бюджеттан тыш чыганаклардан-иганәчеләрдән тагын 150 миллион сум җәлеп итү ниятләнелә.

Парин урамындагы, Универсиада авылыннан "Җиңү проспекты" метро станциясенә кадәр сузылган, яшел зона тәртипкә китереләчәк. Биш-алты елдан соң студентлар кичләрен Парин бульварына чыгып, бушка алма ашап керә алачаклар.

- Бирегә җимеш бирүче агачлар утыртылачак,-диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә. Парин бульварында спорт, балалар өчен галәми эчтәлектәге уен мәйданчыклары, этләр йөртү урыны булдырылачак.

Горки-Әмәт урманлыгында велосипед һәм чаңгы юллары сузылачак, ерганаклар ныгытылып, күперләр салыначак. Урманлык үзәгенә спорт һәм балалар уен мәйданчыклары урнашачак. Игорь Куляжев ышындырганча, урманлыктагы агачларга, яшеллеккә артык зур зыян китерелмәячәк.

- Урицкий исемендәге парк яңартылачак. Андагы күперләр төзекләндереләчәк, шунлыктан әлеге күперләрдәге "мәхәббәт йозакларын" кешеләр вакытлыча алып китеп торсыннар иде. Йозаклар күперләрдән алынып, йә тимердән ясалган агачка, йә башка төрле сыннарга күчереләчәк,-дип искәртте Игорь Куляжев.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан узган ел игълан ителгән республика күләмендәге Парклар һәм скверлар елы быел да дәвам итә,- диде мэр Илсур Метшин, фикерләре белән уртаклашып,-яшел зоналарны, елга-күл буйларын төзекләндергәндә казанлыларның фикер-тәкъдимнәре бик мөһим. "Крылья Советов", Черек күл паркларында, Лядской бакчасында төзекләндерү эшләренең икенче этабы бара. Эшләрне 30 августка кадәр төгәлләү бурычы тора.


Сүз уңаеннан: Казанда 132 парк һәм сквер бар, аларның гомуми мәйданы - 300 гектарга якын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading