16+

Портмоне эшсез калдырды

Редакция биреме бе­лән йөргәндә, фотохәбәрчебез Колхоз базарында урамдагы сәүдә рәтләреннән тиз генә акча янчыгы сатып алып чыккан.

Портмоне эшсез калдырды

Редакция биреме бе­лән йөргәндә, фотохәбәрчебез Колхоз базарында урамдагы сәүдә рәтләреннән тиз генә акча янчыгы сатып алып чыккан.

Портмонеда акча гына түгел, документлар да йөртергә исәпләгән хезмәттәшебез. Шуңа да, товар паспорт саклау өчен яраклымы дип, сатучыдан кат-кат сорашкан. Сатучы, документ таман гына кереп утырачак, дип ышандыргач, 1000 сумга сатып алган. Гадәттәгечә, урамдагы базарда аңа бернинди дә чек бирмәгәннәр. Өйгә кайткач, караса - паспорт янчык­ка сыймый икән. Кыскасы, хезмәттәшебез товарны кире илткән. Әмма сатучылар алмашкан булып чыккан, бу көнне чыкканы акчаны кире кайтарырга теләми икән. Хокукларын яклап, фотографыбызга базар администрациясенә мөрәҗәгать итәргә туры килгән, нәтиҗәдә, бу ноктада сатучыларның бер ай буе аренда түләмәүләре ачык­ланган, аларның базардагы нокталарын япканнар. Сатучыларга товарларын җыеп китәргә кушканнар. Юк кына портмоне югыйсә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading