Узган атнада Казан федераль университетының Тataristica үзәге «ХХI гасыр һәм Тукай» темасына дискуссия уздырды. Анда берничә мәсьәлә күтәрелеп, галимнәр арасында кызу бәхәсләр барды һәм төрле фикерләр яңгырады.
Шагыйрьнең бөеклеге нидә?
Күтәрелгән сорауларның беренчесе Тукайның бөеклеге турында иде. Татар яшьләре активисты Рәдиф Кашапов «Тукайны идеаллаштыру, символ дәрәҗәсенә күтәрү аны халыктан ерагайта» дигән фикерен белдерде.
- Минем өчен Тукай, беренчедән, сәламәтлеген бик иртә туздырган кеше, икенчедән, коллега - иҗат кешесе, өченчедән, халык символы. Ә игл булгач, ул халыктан ерагая. Урамга чыгып сорап карагыз, күпләр Тукайның ике-өч шигырен генә әйтә ала, - диде.
Аңа җавап итеп Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Тукайның халыктан ерагаюы турындагы фикер белән килешмәвен әйтте.
- Аның тууына 130 еллыгына багышлап 13 басма чыкты. Шул китапларны кибетләрдән сорап карагыз әле, таба алырсызмы? «Тукай турында ядькарләр»нең ике томлыгын чыгардык. Эзләп карагыз, таба алырсызмы? Аларны халык шунда ук алып бетерде. Чит илләрдә дә аны яхшы беләләр. Тукай әле ул шагыйрь генә түгел, безнең милләтне үз тирәсенә җыючы кеше дә. Бөек шагыйребез булмаса, безнең милләт тагын да таркаурак булыр иде, - диде.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев фикеренчә, олы шагыйрьләрне һәр чор, һәр буын үзенчә кабул итә. Тукайны замандашлары бер төрле - бөек итеп кабул иткәннәр, 20нче елларда башка төрлерәк булган. Анда вак буржуаз дип әйтүләр бар. 50нче елларда Тукай - халык шагыйре, совет режимы вакытында аны шул вакыттагы идеологиягә туры китереп кабул итәргә тырышу булган. Зөфәр Рәмиев әйтүенчә, бүген андый басым юк, хәзер инде ничек бар, шулай кабул итәргә тиешбез.
Татар язучысы Рабит Батулла исә шагыйрьнең бөеклеген үзенчә дәлилләде. Аның фикеренчә, Габдулла Тукай белән Александр Пушкинны, Гаяз Исхакый белән Лев Толстойны чагыштыру дөрес түгел.
- Бу ике якны да кимсетә, чөнки Тукай белән Пушкин - икесе ике бөеклектә, аларны чагыштырырга ярамый. Пушкин ул - аристократ, хәерче түгел. Ә Тукай бит башка. Толстой белән Пушкин: «Телеңне бетерәләр. Динеңне сыталар. Милләтебез бетә», - дип борчылмаган. Алар үз илләрендә рәхәтләнеп яшәгән. Тукай белән Исхакый телне, динне саклап калыр өчен берсе чирләшкәгә әйләнгән, икенчесе төрмәдән төрмәгә йөргән. Аларның бөеклеге шунда. Хәтта мин әйтер идем, Тукай Пушкинга караганда да бөегрәк түгел микән әле? Тукай - асфальтны бәреп чыккан үлән кебек. Сәнгатьнең бөтен күзәнәге - Тукайда. Моны бөек дими, ни дисең? Ул упкынга бара торган халыкны, үзенең чәрдәкләнүен белә торып, күкрәге белән каплаган, упкынга төшеп барган халыкны саклап, үзе сытылган кеше. Тукай ул - шәм, шәмнең яктылыгы еракка киткәч кенә төшә, Тукай бездән ерагайган саен, күбрәк яктыртачак. Аны ничек бөек димисең?! - дип белдерде.
Тукайның кайсы күзенә ак төшкән?
Дискуссия барышында галимнәр, белгечләр Тукайның барлык кимчелекләрен, җитешсез якларын күрсәтергә кирәкме-юкмы дигән сорауга да җавап эзләде.
- Тукайның уңмы, сулмы күзенә ак төшкән. Моны бүгенгә кадәр ачыкламаганбыз әле. Фән бар икән, без үзебезнең даһиебызның кайсы күзенә ак төшкәнлеген дә белергә тиеш, - диде Рабит Батулла.
Язучы фикеренчә, Тукайны изге итеп кенә күрсәтү дөрес түгел.
- Тукайны без идеал итеп күрсәтергә тырышабыз, аның кечкенә генә кимчелекләрен дә матбугатка чыгарырга риза түгелбез. Ләкин гайбәтләр дә, дөресе дә бар бит. Башка даһилар турында бөтен ярамаган якларын да ачалар, безнең менталитет шундыймы ул, гел изге итеп күрсәтәбез. Вафа Бәхтияров истәлекләрендә Тукайның кызык якларын да яза. Фән булгач, бөтен ягын да тикшерергә кирәктер дип уйлыйм мин, - ди язучы.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев тә бу мәсьәләгә карата үз фикерен җиткерде.
- Мин, тарихчы буларак, кайбер тарихчыларның хаталарын күрәм: без кайвакыт тарихта бары тик теләгәнне генә күрәбез. Галим Михайлов үз хезмәтендә, Тукайның үлеменнән соң 100 еллыгына кадәр булган күпчелек язмаларны барлап чыккан һәм кызыклы нәтиҗәгә килгән: күп очракта Тукайны бары тик инструмент итеп файдаланганнар. Аннан интернационалист та, патриот та, милләтче дә, атеист та ясаганнар. Һәм Тукайның иҗаты - икенче планга, шәхесе өченче планга калган. Тарихта бөтен якларны бергә аңларга, бөтен нечкәлекләрне аек акыл белән күрсәтергә кирәк. Кызганычка, күп вакыт без Тукай - бөек, чөнки ул бөек дип кенә бәялибез. Тукай да кимчелексез кеше түгел. Тукайның бөтен мохитен аңларга тиешбез. Аның яшәгән шартларын, чордашларын да белергә кирәк. Шул вакытта гына чын Тукайны күрә алабыз дип уйлыйм. Аның бөтен ягын да күрсәтергә кирәк, тик кемгә һәм ничек икәнен уйлау зарур, күпертергә, сенсация артыннан куарга ярамый, - дип әйтте Искәндәр Гыйләҗев.
Язучы Илфак Ибраһимов аның белән килешеп, ниндидер кимчелекләрне язганда, акыл белән килергә, фактларга таянырга кирәклеген әйтте. Разил Вәлиев тә, Тукайның кимчелеген күрсәтмәү аны тулыканлы шәхес итми, дигән фикердә. Әмма мәктәп укучыларына аларны күрсәтергә кирәкми, дип саный.
Казанның 20нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Фәхретдинова да шушы ук фикердә тора.
- Автобиографик повестен сөйләгәндә дә, бала аны йөрәге аша үткәрә, сөйләгәндә күзләренә яшь тула. Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән мультфильмны рус балалары дә йотлыгып карый, - диде.
Бу мәсьәләгә карата Рүзәл Мөхәммәтшин да үз фикерен җиткерде.
- Аның әсәрләре, иҗаты бар, нинди генә мәгълүматлар булса да, шәхсән минем өчен Тукайның дәрәҗәсе төшмәячәк. Без капчыкта ятмый, кимчелекләрен дә күрсәтергә кирәк. Есенинны бит бөтен барлыгы белән сериалларда да күрсәтәләр. Аңа карап, «Ак каен» шигырен укудан туктамыйлар, - диде.
Яңа фактлар
Быел татар җәмәгатьчелеге Тукай көннәрен зур канәгатьлек хисләре белән каршы ала. Чөнки, ниһаять, күптән көтелгән «Тукай энциклопедиясе» дөнья күрде. Зөфәр Рәмиев «Тукай энциклопедиясе»нең Тукайны өйрәнү фәненең дәрәҗәсен шактый тулы чагылдыруын билгеләп узды.
- Бу эш 20 еллап алып барылды. Былтыр Тукайның 130 еллыгына эшләнеп бетте һәм хәзерге вакытта басылып чыкты. Энциклопедиягә шагыйрьнең 780ләп әсәре кертелде, аларга анализ бирелде. Аларны галимнәр фәннең үсеш дәрәҗәсеннән, бүгенге карашлардан чыгып характерлады, - диде ул.
Зөфәр Рәмиев энциклопедиягә 2360 мәкалә кертелгәнен хәбәр итте.
- Һәр мәкаләне язар алдыннан, авторлар Тукайның иҗатын, истәлекләрен өйрәнделәр, архивларда булдылар, яңа фактлар да ачыкланды. Мәсәлән, Шәрифә карчыкны Тукай үзенчә сурәтли. Архивта тикшерү нәтиҗәсендә, Шәрифә карчыкның исеме Мөхәммәди кызы Шәрифәҗамал булуы, аның 1895 елда үлүе кебек фактлар ачыкланды. Аннары гомер буе «Исемдә калганнар»да Зиннәтуллага ияреп килгән алты балалы тол хатын дип яздылар. Тикшерү нәтиҗәсендә бу Зиннәтулланың үз балалары булуы ачылды. «Алты бала күгәрчен» дип Тукайның чит күрүе дөрес түгел. Менә шундыйрак яңалыклар күп булды. Әсәрләрнең кайда, кайчан язылуы турында да яңа нечкәлекләр очрады. Тукайны музыкада, рәсем сәнгатендә, театрда чагылдыруда да бик күп яңалыклар булды, - дип сөйләде Зөфәр Рәмиев.
Тукайның иҗатына, тормышына кагылышлы яңа ачылган фактлар турында «Тукай - ядкярләрдә» фәнни басмасы авторларының берсе Рәмил Исламов та сөйләп китте.
- Тукай Троицкига кымыз белән дәваланырга барганда, аны Уфадан Габделбарый Баттал озата, ул Чиләбедәге бер байга каршы алырга дип телеграмма суга. Без ул Заһир Галиевнең бүгенге Биектау районы Наласа авылыннан чыкканын, туган-үлгән елларын ачыкладык, - диде.
Рәмил Исламов әйтүенчә, фактлар каршылыгы да бар.
- Истәлекләрне өч төргә бүлергә мөмкин. 1917 елга кадәргеләрендә объективлык ярылып ята, 60нчы елларда бераз төреп бирүләр башлана, аннан соңгы дәвер дә бар. Әлбәттә, без аларның берсен дә иләк аша үткәреп, төшереп калдырмадык. Укучы үзе күрсен, карасын һәм фикерен белдерә алсын, дидек. Истәлекләрне язып алганда, һәркайсы Тукайны яхшырак белүен күрсәтергә тырышкан. Елларны бутаган очраклар да бар. Андый чакларда астөшермәләр ясап, башка чыганакларны да күрсәтеп бардык, - диде.
Әмма «Тукай энциклопедиясе»нең ни сәбәпле укучы кулына килеп ирешмәве генә аңлашылмый. Казан федераль университеты доценты Миләүшә Хәбетдинова әйтүенчә, әлеге хезмәт дәүләт программасы акчасына чыгарылганлыгын, шуңа күрә ул Татарстанның Мәгарифне үстерү институтында сакланганлыгын җиткерде.
- Без укытучылар булсак та, энциклопедиянең бер генә томын да күрмәдек әле. Бу бик зур мәсьәлә, - диде.
Филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов та, Тукай энциклопедиясе һәр мәктәптә, китапханәдә булырга тиеш, дип саный. Әлеге мәсьәләдән кала, зыялылар моңа кадәр заман таләпләренә туры килми дип гаепләгән Тукай сайтының бер ел дәвамында яңартылмавына да борчу белдерде.
Комментарийлар