16+

Швеция «666» саныннан баш тартты

Швеция дәүләтенең Транспорт идарәсе 2012 елның 11 июненнән «666» санын реестрдан гамәлдән чыгарды. Бу сан кешеләрнең күңеленә төрлечә тәэсир итәргә мөмкин, дип шикләнә алар.

Швеция «666» саныннан баш тартты

Швеция дәүләтенең Транспорт идарәсе 2012 елның 11 июненнән «666» санын реестрдан гамәлдән чыгарды. Бу сан кешеләрнең күңеленә төрлечә тәэсир итәргә мөмкин, дип шикләнә алар.

Моның сәбәпләре ерак тарихтан килә. Яһүд малае Ван (изге Иоанн Богослав) безнең эраның 95 нче елы тирәләрендә коточкыч төш күргән. Әлеге төштә: бөтен әйбер җимерелә, куркыныч зур бөҗәкләр оча, һавада хәтәр очкыч пәйда була, аның тышындагы «666» саны күренеп кала. Иоанн Богослав үз заманында боларны «Откровение» китабында бәян иткән. «666» - Ерткыч саны, кешелекне тулаем коллыкка төшерү символы, Антихрист тамгасы буларак, гасырлардан гасырларга күчеп килә. Хәер, кайбер чыганакларда әйтелгәнчә, баштагы кулъязмаларда Ерткыч саны «616» булган. Күчереп язучыларның ялгышлыгында ул «666»га үзгәргән. Сатана (иблис, шайтан) символы да нәкъ шушы сан белән чагылыш таба. Шик-шөбһәле кешеләрдә «666» саны үзе генә дә психик авыру кузгатырга мөмкин икән.
Швециядә 2007 елдан башлап транспорт чараларына бирелгән «666» санлы дәүләт теркәү билгеләрен кире җыялар. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Мәсгут Мифтахов: «Бездә «666» санлы дәүләт теркәү билгеләре гамәлдә һәм аңа ниндидер шикләнү белән карау юк. Бу кайберәүләрнең шәхси гөманлавы гына. «777» санлы теркәү билгеле автомобильләр катнашында да һәлакәтләр җитәрлек. Мәскәүдә Е 001 КХ теркәү билгесен бер миллион сумга саталар икән. Шаяртып, әлеге хәрефләрне «еду куда хочу» дип укыйлар. Барып карасын, кая кадәр барып җитәр икән?!» - дип, фикерләре белән уртаклашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading