16+

“Шигъриятнең сихри көче”, яки Апас яшьләре китап укыймы?

Алар кайсы язучыларга, әдәбиятның кайсы жанрларына өстенлек бирә? Бүгенге көн татар әдәбиятына нәрсә җитми дип уйлыйлар?

Алар кайсы язучыларга, әдәбиятның кайсы жанрларына өстенлек бирә? Бүгенге көн татар әдәбиятына нәрсә җитми дип уйлыйлар?

Шушы һәм башка сорауларга җавапны Апас Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре районыбызның Табар елгасы яры буенда узган “Шигъриятнең сихри көче” дип исемләнгән шигъри марафонда эзләде.

Марафон барышында яшьләр яраткан шигырьләрен укыды, әдәби сорауларга җавап бирде. Кичәгә кунак буларак чакырылган җирле шагыйрәбез Руцилә Садриева шигырь язу нечкәлекләре белән таныштырды, яшь каләм тибрәтүчеләргә үтемле киңәшләрен бирде. Очрашу ахырында барлык катнашучылар Рәхмәт хатлары белән белән бүләкләнде.

Чулпан Хөснетдинова, Апас Үзәк китапханәсе методисты

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading