16+

Спиртлы эчемлек алганда, нинди документ кирәк?

Безнең яндагы кибеттә спиртлы эчемлекләрне паспортсыз сатмыйлар. Паспорт онытылып калган очракта, башка документ күрсәтергә ярамыймы? Дания Сәлахова, Казан. Россиядә спиртлы эчемлекләр 18 яше тулганнарга гына сатыла. Татарстанның Госалкоголь инспекциясе белгечләре аңлатуынча, алкоголь продукциясен сатып алучының яшен билгеләр өчен, паспорт сорыйлар. Бу максатларда, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы карары белән, 2017...

Безнең яндагы кибеттә спиртлы эчемлекләрне паспортсыз сатмыйлар. Паспорт онытылып калган очракта, башка документ күрсәтергә ярамыймы?

Дания Сәлахова, Казан.

Россиядә спиртлы эчемлекләр 18 яше тулганнарга гына сатыла. Татарстанның Госалкоголь инспекциясе белгечләре аңлатуынча, алкоголь продукциясен сатып алучының яшен билгеләр өчен, паспорт сорыйлар. Бу максатларда, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы карары белән, 2017 елның 31 маеннан спиртлы эчемлекләр алганда кассада таләп ителә торган документлар исемлеге киңәйтелгән. Хәзер кешенең яшен машина йөртү таныклыгы яки җанатар паспортына карап та билгеләргә мөмкиннәр. Кассада паспорттан тыш чит ил паспорты, диңгезче паспорты, хәрби билет, Россиядә вакытлыча яшәүгә рөхсәт кәгазе, качак таныклыгы кебек документлар да күрсәтергә рөхсәт ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading