16+

Машинада акча эшләүнең ысулларын беләсезме?

Машина хуҗасы үзенең тимер аты ярдәмендә акча эшләү ысулларын эзләгәндә башка килгән беренче уй – таксист булу.

Машинада акча эшләүнең ысулларын беләсезме?

Машина хуҗасы үзенең тимер аты ярдәмендә акча эшләү ысулларын эзләгәндә башка килгән беренче уй – таксист булу.

Көндәшлек зур анда. Аннан чит абзый яки агрегаторга тир түгеп эшлисең, яисә аэропорт-вокзалларда «бомбить» итәсең. Әмма таксидан кала, машинада акча эшләүнең башка ысуллары да бар. 

Йөк ташу
Әгәр сез йөк машинасының бәхетле хуҗасы булсагыз, әлбәттә, иң гади ысул – зур габаритлы әйберләрне ташу. Мондый хезмәтләр күченгәндә генә таләп ителми. Кешеләргә кибеттән мебель яки техниканы кайтарганда, игълан буенча сатып алынган ниндидер зур әйбер китергәндә, декорация һәм аппаратураны чара урынына илтеп, аннары кире кайтарырга кирәккәндә... Йөк ташучылар командасы да (шулай ук пөхтә, әдәпле һәм эчми торганнар) бар икән, сезгә бу өлкәдә  ихтыяҗ зур булачак.

Күченү
Еш кына фатирдан фатирга арендаторлар күченәләр: җиһазсыз, әмма күп җыела торган көндәлек вак-төяк белән. Тартма һәм пакетларны урыннан урынга күчерү – акчалата бик отышлы түгел. Шуңа күрә өстәмә хезмәтләр тәкъдим итәргә мөмкин (өстәмә түләү өчен). Иң табышлылары «под ключ»  булачак. Сезнең өстегезгә барысы да ятачак – клиентның милкен иске урыннан алып яңа урынга бушатканга кадәр. Гадәттә мондый хезмәттән офислар рәхәтләнеп файдалана.

Курьер
Курьер булып теләсә кайсы машинада эшләргә мөмкин, гадәттә аның тышкы кыяфәтенә карата бернинди өстәмә таләпләр куелмый. Аның каравы, курьерының үзенә таләпләр күп: аңа пунктуаль, әдәпле булырга, эш вакытында һәрвакыт элемтәдә торырга, пөхтәлек кирәк. Әгәр дә сез кешеләр белән аралашырга яратмыйсыз икән, башка өстәмә эшне сайлагыз. Курьерга кешеләр белән еш аралашырга туры килә, ә клиентлар төрле була. 

Реклама
Пассив керем яратучылар өчен дә яраклы вариант бар: сезнең авто кузовында яки арткы пыялада реклама. Моның өчен аена 1000нән 150 000 сумга кадәр түлиләр, шул ук вакытта машина йөртүчедән берни дә таләп ителми. Дөрес, бу автомобильнең ничек еш һәм нинди урыннарда йөрүенә бәйле: әгәр дә машинаны гаражда гына тотсаң, күп акча эшләп булмый.

Юлда ярдәм
Әгәр дә сез автомобильләр ремонтлый беләсез һәм теләсә кайсы вакытта шәһәрнең теләсә кайсы өлешенә барырга әзер икән, «юл фәрештәсе» булып акча эшләргә мөмкин. Юл ярдәмчесе өчен иң мөһиме – беренче таләп буенча чыгу. Сез вак ремонт белән ярдәм итә, җитмәгән детальне (мәсәлән, тәгәрмәчне) китерә, ватылган машинаны якындагы техник хезмәт күрсәтү пунктына итә аласыз һ.б.

Зоотакси
Хайван йөртергә риза булган таксины табу бик авыр. Тартмадагы песине йөртергә риза булсалар да, эткә күбесе каршы килә. Ләкин сез моңа әзер булырга тиеш. Аларны күчерү өчен махсус читлек соралырга мөмкин. Шулай ук хайваннар сезнең машинаны эчке яктан “боза” ала (тешләргә, тырнарга, йоннарын коярга һ.б.). 

Гид 
Тарихны һәм үз шәһәрен яратучылар өчен руль артында акча эшләүнең тагын бер ысулы: машинаңда шәхси экскурсияләр уздыру. Истәлекле һәм фото өчен иң матур урыннарны колачлау өчен берничә маршрут эшләгез. Әгәр сезнең экскурсияләр беренче клиентларга ошаса, җирле турагентлыкка үзегезне тәкъдим итегез. Гадәттә алар 10 процент комиссиягә шәхси экскурсоводлар белән хезмәттәшлек итә. Әгәр сез тарихта көчле булмасагыз, танышыгыз белән берләшергә мөмкин. Сез йөртерсез, ә гид – сөйли, күрсәтә һәм туристларның күңелен ача.

...Эшегезне законлаштыру турында онытмагыз: бу төр эш хакы үзмәшгульләр өчен бик туры килә.

Лилия Яфизова

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading