16+

«Татар кызы» бәйгесе финалисты Гөлназ Гатина: «Халкым өчен янып яшәвемне күрсәтәсем килә»

Юкка гына көнчыгыш илләрендә ул тәрбияләп - ир кешене, кыз тәрбияләп халыкны үстерәсең, димәгәннәрдер. Хатын-кыз - иң беренче чиратта ана буласы кеше. Гүзәл затларыбызның ни дәрәҗәдә халкының иң күркәм сыйфатларын сеңдерүе, телне, гореф-гадәтләрне үзләштерүеннән чыгып, аның булачак балалары, димәк милләт киләчәге турында бәяләп була.

«Татар кызы» бәйгесе финалисты Гөлназ Гатина: «Халкым өчен янып яшәвемне күрсәтәсем килә»

Юкка гына көнчыгыш илләрендә ул тәрбияләп - ир кешене, кыз тәрбияләп халыкны үстерәсең, димәгәннәрдер. Хатын-кыз - иң беренче чиратта ана буласы кеше. Гүзәл затларыбызның ни дәрәҗәдә халкының иң күркәм сыйфатларын сеңдерүе, телне, гореф-гадәтләрне үзләштерүеннән чыгып, аның булачак балалары, димәк милләт киләчәге турында бәяләп була.


"Татар кызы" халыкара бәйгесе дә әнә шул максатларны күздә тотып ел саен милләт горурлыгы булырдай акыллы, чибәр, тәрбияле, милли җанлы гүзәлләребезне барлый. Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә узган бәйгенең сайлап алу турында да халыкара бәйгедә Татарстан данын яклар өчен 11 кыз дәгъва кылды. Гүзәлләр Апас, Теләче, Лаеш, Балык Бистәсе, Алабуга, Чистай, Зәй, Азнакай, Чаллы, Сарман, Чирмешән районнарыннан килгәннәр иде.

Кызлар бәйгенең беренче өлешендә үзләренең "визитка"сын тәкъдим итте. Шигъри формада туган яклары, үзләре турында сөйләделәр. Араларында кызыклы видеопрезентация әзерләүчеләре дә булды. Икенче тур иҗади өлештән торды. Кызлар бию, җыр, нәфис сүз өлкәсендә сәләтләрен күрсәтте. Бәйгенең өченче өлеше гүзәлләрнең зирәклеген сынады. Биредә Шаһзадә (Идел Кыямов) үзенә иң акыллы кәләш сайлады. Кызлар татар тарихына кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Төрле яктан үзләрен күрсәткән бер генә кыз да бүләксез калмады бу кичәдә. Һәрберсе үзенә туры килердән "Иң камил кыз", "Иң зирәк кыз", "Иң сөйкемле кыз", "Иң нәзәкатьле кыз", "Иң гүзәл кыз", "Иң илһамлы кыз", "Иң серле кыз", "Иң нурлы йөзле кыз", "Иң сәләтле кыз", "Иң җитез кыз", "Иң тырыш кыз" исем алды. "Татар кызы" зона этабыннан истәлек буларак кызлар көмеш бизәнү әйберләре белән бүләкләнде.



Бәйгенең Уфа шәһәрендә узачак финал өлешендә исә республиканы Казан федераль университетының II курс студенты Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк. Бүген ул танылган дизайнер Луиза Фәсхетдинова калфагы белән бүләкләнде.
Гөлназ тумышы белән Чирмешән районының Кармыш авылыннан. Университетта икътисад һөнәрен сайласа да, кечкенәдән җыр-моңга гашыйк кыз. Югары уку йортлары арасында үткәрелгән "Яз гүзәле" матурлык һәм сәләт бәйгесендә «Вице-мисс» исеменә ия булган иде ул.



- Заман нинди булуга карамастан, татар кызы тыйнак, сабыр, бар яктан да уңган булырга тиеш. Киләсе буынга, балаларына милләтен карата мәхәббәт тәрбияләү өчен халкыбызның гореф-гадәтләрен белергә тиеш дип саныйм. "Татар кызы" миңа халкым өчен янып яшәвемне күрсәтү мөмкинлеге. Бәйгедәге төп бурычым да шушы, - ди Гөлназ.
Иҗади өлештә дә ул шушы сүзләрен дәлилләгәндәй татар халык җыры "Илкәем"не башкарды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading