16+

Таулардан шәбрәк – тик таулар

«Ә җәй көне без көньякка ял итәргә барабыз!» Әлеге җөмләне ишетүгә үк, җанга җылы, рәхәт булып китә. Каф таулары артына сәяхәтемнән мин дөньяга карашымны тамырдан үзгәртеп, бөтенләй башка уй-фикерләр, теләк-хыяллар белән кайттым. Тауга карап, тау булып булмый, дигән татар халык мәкале белән бәхәскә керәм: адәм баласы яулый алмаган үр-кыялар юк......

Таулардан шәбрәк – тик таулар

«Ә җәй көне без көньякка ял итәргә барабыз!» Әлеге җөмләне ишетүгә үк, җанга җылы, рәхәт булып китә. Каф таулары артына сәяхәтемнән мин дөньяга карашымны тамырдан үзгәртеп, бөтенләй башка уй-фикерләр, теләк-хыяллар белән кайттым. Тауга карап, тау булып булмый, дигән татар халык мәкале белән бәхәскә керәм: адәм баласы яулый алмаган үр-кыялар юк......


Тормыш драматургиясе

Һәр үлем - гыйбрәт, диләр. Сыйныфташым, университеттагы төркемдәшем, күп еллар бергә эшләгән хезмәттәшемне соңгы юлга озатканнан бирле, моңсу уйлар били әле үземне. Аның язмышы: «Син Мокамай, әллә нишләдең, менә алмадың, калдың, югалдың...» - диярлек булды шул. Күңелемнең бер кылы өзелде. Гомер - бер мизгел. Яшәүнең мәгънәсе, вөҗдан иреге, журналист миссиясе, шәхес, чын кеше булу, үз йөзеңне югалтмау, бәхет төшенчәләре торган саен еш һәм ныграк уйландыра башлады. «Мин кем? Ник яшим? Ник нәкъ шул эшләрне мин башкарырга тиеш?» - дигән сораулар килеп баса алга. Мәңгелек рухи кыйммәтләргә җавап эзләү «минне таптыра. Матди байлыклар артыннан куып шашкан дөнья рухи яктан ярлыланды, кешеләр ялгыз калды. Сораулар күп, җавап юк. «Үзең үзгәрмичә торып, дөньяны үзгәртә алмыйсың, бишектән ләхеткәчә гыйлем ал!» - ди хәдис. Кытайга барып булса да. Үзе өйрәнергә теләгән шәкерткә остаз табыла. Дуслар шәхесне камилләштерү буенча семинарга чакыргач, каршы килеп тормадым, бу юлы аларга ияреп, Сочига юл тоттык. 10 мең кешелек семинарда күп сорауларга җавап таптык, мотивация алдык. Ә чын дуслар белән чит җирләргә сәяхәт үзе тагын да искиткеч, гыйбрәтле, маҗаралы тормыш дәресе булды. Кулымнан блокнотым, фотоаппаратым бер дә төшмәде. Хәзер, җәйге яллар якынлашкан чорда, ул якларга юл тотучылар күп, башкаларга да кызыклы булыр, тәфсилләп сөйлим әле.

Сочи, ах, Сочи!

Сочины Төркиянең Анталия, Франциянең Ницца, Болгариянең Алтын Комы белән чагыштыралар. Искиткеч шәһәр икән шул ул! ­Гватемалада «Кышкы Олимпия уеннары - 2014»нең Сочида узачагын белгәч: «Русларның хыялдан кала бер нәрсәләре юк бит!» - дип лаф оручылар булган. Алар хаклы. ­Җирле халык: «Адлерда сазлык иде!» - ди. Ышанасы килми. Олимпия паркын, Формула-1 трассаларын, Олимпия авылын, кунакханәләрне, спорт сарайларын, аттракционнарны күрүгә: «Фантастика!» - дип сызгырып куйдым. Олимпия атмосферасын хәзер дә тоярга була әле биредә! Көчле Россия спортчылары никадәр алтыннар отты, беренчелекне бирмәде бит монда, паралимпия уеннарында бигрәк тә шаккаткыч үрләр яуланды. Олимпия баталияләренә орыну яхшы кәеф, уңай тәэсирләр уята, җиңүче буласы килү теләген көчәйтә. Һәр нәрсә спорт белән шөгыльләнергә, актив тормыш алып барырга кирәклеген искәртә. Бөтен халык өчен ләззәтле ял синонимына әйләнгән шәһәр, Олимпиададан соң, ел әйләнәсендә курортка әверелгән. Швейцариягә тиң Красная Полянада декабрьдән апрельгәчә чаңгы шуалар, майдан ноябрьгәчә Кара диңгездә коеналар...



Биредә халыкны Мацеста күкертводород ванналары, биш аквапарк, Джегош үзәнендә 33 шарлавык, Лазаревсктан Пицундага кадәр яр буе манзарасын күзәткеч Ахун тавы башнясы, тагын әллә ниләр, әллә ниләр көтеп тора... Төнге Сочи - үзе бер романтика! Күп милләтләр яши торган бу шәһәрдә 124 диаспора теркәлгән. Бөтен сорауларны, аксакаллар җыелышып, тыныч юл белән хәл итә икән. Кыскасы, биредәге матурлыкны, игътибарга лаек объектларны, атмосфераны каләм белән генә тасвирлап бетерерлек түгел, үз күзләрең белән күрергә, бөтен күзәнәкләрең белән тоярга кирәк.

«Халыклар атасы»нда кунакта

ХХ гасырның 30нчы елларыннан башлап, Сочины сарайлар шәһәре дип атыйлар. Байбичәләр өчен түгел, ә эшчеләр өчен сарай. Кем кем диген, халыклар атасы Сталин диңгез ярын шундый итеп күрергә теләгән. «Уңда да, сулда да антик стильдәге ике классик сарай төзегез һәм аны эшче сыйныфка бүләк итегез!» - дигән юлбашчы. Колонналы шифаханәләрдә совет заманасында, нигездә, шахтерлар һәм металлурглар ял иткән. Ул архитектура бүгенгәчә шәһәр бизәге булып тора.

Диктатор һәм шәхес Иосиф Виссарионовичка карата җәмгыятьнең бердәм фикере һаман юк: дәһшәтле сугышны кичкән ветераннарның фашизмны җиңгән генералиссимусны ничек яклавын үземнең ишеткәнем бар. Күз алдымдагы бу сарайлар, һәр адымда ярылып яткан матур эзләре аны яхшы яктан гына шәрехләде бит әле менә. Кызы Светлана Аллилуеваның «Дуска егерме хат» дигән китабыннан аның бик кайгыртучан әти булуы, радикулит белән чирләве, Сочидагы мацетин ванналарын кабул итүе турында укыгач, моңсу да булып китте. Бер караганда, гап-гади кеше язмышы инде. Берия белән дә шушында танышкан икән. Гид Сталинның биредә ял итүе белән бәйле бер кызыклы тарих та сөйләде. Аның ролен берничә фильмда башкарган актер Михаил Гелавани, үзен юлбашчыга якынайдым дип уйлап, «Зеленая роща» дачасында берничә көн ял итәргә теләк белдерә.



- Нәрсәгә ул аңа? - дип ­сорый хат тапшырган ярдәмчесеннән ­Сталин.
- Артистның бөек образга тагын да яхшылабрак керәсе килә.
- Ә сез аңа бу дачадан түгел, ә мин сөргендә утырган Турухан өлкәсеннән башларга киңәш бирегез.
Менә шулай! Гади кешеләр анда үтеп керә алмаган, билгеле. Узган гасырның 80нче елларыннан башлап, бөек диктатор биләмәләрен экскурсантлар басып ала. Бу юлы анда эләгеп булмады, ярар, «Яшел Замок»ка яңадан тагын юл бер төшәр әле...

Ахуннан Төркия күренәме?

Мацеста һәм Хоста елгалары арасындагы Ахун тавының иң биек ноктасына мендек. Сталин указы белән, 1935-1936 елларда архитектор С.И. Воробьев тиз арада урта гасырларның роман стилендәге рыцарьлар замогы төзи. Биредә шул еллар романтикасы: музыка уйнап тора, фотога төшәргә мөмкин. Спираль баскычлар (киңлеге юлбашчының итекләре зурлыгында ясалган) буйлап өскә үрмәлибез. Диңгездән 663 метр югарылыкта басып торабыз. Күк йөзенә бик якын, болытларны менә-менә тотып алырбыздыр кебек. Җәйрәп яткан Кара диңгез Кавказ таулары белән очраша. Нинди хозурлык, манзара! Әйбәтләбрәк карасаң, Төркия дә күренә, диләр. Күрмәдем күрүен.


Розаның «йолдыз сәгате»

Юлдашларыбыз - берсеннән-­берсе хикмәтле кешеләр. Ярты Мамадышны инглиз теленә, хыялларның чынга ашуына ышанырга, җиңү яуларга өйрәтеп бетергән остазыбыз Роза Мәхмүтованың туган көне бүген. Иртәннән котладык, җыйнау­лашып, Сочи тирәли сәяхәткә чыгып киттек. Красная Полянада, тауларда йөрдек, менә автобус безне...

Роза Хутор дигән җиргә алып килде. ­Дөнья күлә­мендә популярлык яулап өлгергән тау чаңгысы курорты бу. Биредәге матурлык, күркәм архитектура, цивилизация каршында Европа ял итә, диләр. Талгын җил исә, таудан тауга йөртә торган канат юллары башка орынып диярлек узып китә, ике индус, йөрәкләрне өздереп, «Ялгыз көтүче» көен уйный. «Роза Хутор» дип язылган төрле төстәге дистәләгән әләмнәр җилферди. Розаның көне бүген, йолдыз сәгате! Хыялларның чынга ашуына барыбыз да исебез китеп, хозурлыкка сокланып, төркемебез белән басып торабыз шулай. Карасак: безнең семинарда чыгыш ясаган иң текә лидерларыбыз - миллионерлар да шушында ук ял итеп йөри икән. Безнең белән фотога төштеләр, уңышлар теләделәр. Джеймс Вади дигәне - «Бриллиантлар Альянсы» укыту системасының җитәкчесе. Аның үзенең тормышы турында язган «Ирекле кеше бул!» («Стань свободным человеком») дигән китабын укыганым бар. Хатыны ташлап киткән, кредитларын түли алмаган гаҗизлектән, ул атылып үләргә уйлый, пистолетын чигәсенә тери. «Йа Ходам, күреп торасың, мин үз иркем белән синең хозурыңа китеп барам, булсаң, миңа берәр билге бир!» - дидем. Шкаф алдында яткан бердәнбер китапка - Библиягә күзем төште. Австрия чигеннән атлап кергән һәркемгә тоттыралар аны.



Уртасыннан ачтым, укыйм: «Уйларыңда сак бул, синең тормышыңны нәкъ менә уйларың формалаштыра» («Будь осторожен в своих мыслях, ибо твою жизнь формируют твои собственные мысли»), дигән җөмлә мине айнытып җибәрде, чыннан да, шулай бит...» - дип яза ул. Джеймс Вади - менә ничә еллар инде бик зур уңышларга ирешкән, үзен җан белән тән тәңгәллегендә яшим дип санаучы ир-ат, меңләгән кешеләрне бәхетле, тәвәккәл булырга өндәп, семинарлар үткәрүче бизнес-тренер. Безне - шәкертләрен, фитри иман белән бәхетле булырга яратылган адәм балаларын, гыйлем алырга, аралашырга, үзгәрергә, үсәргә, яратырга, һәр көннең кадерен белеп яшәргә, рухи һәм матди байлыкка омтылырга, хөр фикерләргә, игелекле гамәлләр кылырга өнди ул. Рәхмәт, остазларым!

Абхазия - җан иле

Шушы кадәр юл үтеп килгәч, Сочига орынып торган Абхазияне дә күрмичә китеп булмый инде. Төркемебезгә махсус автобуска заказ бирдек тә таң белән юлга кузгалдык. Сәгатьтән артык чират торып, чып-чын таможняларны узып, Абхазия җиренә аяк бастык. Гид итеп Марина исемле хатынны билгеләделәр. Кызыклы нәрсәләрне күп сөйләде ул.

Абхазия картасына самолеттан карасаң, бик зур «И» хәрефен, тагын бик үк анык булмаган «Н» һәм «В» хәрефләрен күрергә була, ди. Инициаллар формасындагы кипарис аллеяларын моннан 100 ел чамасы элек рус сәүдәгәре Николай Игумнов утырткан... Бу шәхес язмышы турында әсәр язарсың, билләһи. Беренче гильдия сәүдәгәре үзенең байлыгы белән генә түгел, чиксез фантазиясе белән дә тирә-юньдә дан тоткан. 1901 елда ул үзенең Якиманкадагы әкияти йортына кунак җыя.


Гаҗәпләндерү өчен, идәнгә тәңкәләр сибә. Кунаклар, алтынны чыңлатып, очынып-очынып вальс бииләр... Әләкчеләр кайда да бар: императорга шул ук кичтә хәбәр җиткерелә: «Сезнең сурәтегезне таптый-таптый биеделәр!» Николай икенче сәүдәгәрне ерак җирләргә сөрергә боера. Ә ул җирләр Сухум губернясының малярия таратучы озынборыннар, агулы еланнар мыжгып торган сазлыклы диңгез яры булып чыга. Патша җәберенә дучар булган сәүдәгәр шушы һәлакәтле урында 6 мең дисәтинә җир сатып ала... Доннан 150 балыкчы алып килеп, диңгез буенда консерв заводы ача. Хезмәт хакын яхшы түли. Эшчеләргә ул вакытта күрелмәгән уңайлылыклар белән тулай тораклар, гаиләлеләргә йортлар төзиләр, бераз эшләгәч, ул йорт, җире белән бергә, аларның шәхси милкенә күчә. Аннары сасы сазлыкларны киптерергә керешә: 800 эвкалипт (ул суны насос сыман үзенә суыра икән бит, сазлык киптерү өчен менә дигән агач), йөзләгән кипарис, пальмалар, самшит, магнолия агачларын күпләп утырта. Диңгез буйлап баржа белән уңдырышлы Кубань туфрагын ташыйлар. Киптерелгән урыннарда Ярославльдән китерелгән нәселле сыерлар үрчетелә башлый. Аның иң яраткан шөгыле - искиткеч экзотик бакча. Мандарин, виноград, киви, манго, тәмәке, камфара плантацияләре... «Абхаз бамбугы» предприятиесе эшләп китә. 1917 елгы революция­дән соң Игумнов үзенең биниһая зур хуҗалыгын яңа властька ирекле рәвештә бирә. Гаиләсе белән Франциягә эмиграцияләнү мөмкинлегеннән дә баш тарта. Үзенең җирендә яңадан ачылган Өченче Интернационал исемендәге цитрус җитештерү совхозында гап-гади агроном булып эшли. 1924 елда вафат була. Каберенә үзе яраткан кипарисларны утыртып, тыйнак кына күмеп куялар. Аннан соң күп сулар аккан, заманалар, властьлар күп алышынган Абхазия җирендә. Халык хәтере яши. Аның турында бик матур легендалар йөри. Пицунданың җәннәт бакчасын хәтерләткән урыннарында: «Аны Игумнов утырткан... моны Игумнов төзегән... Аңа чиста алтыннан һәйкәл кую да аз. Ул - безнең рус туганыбыз», - дигән сүзләр белән еш очраштык. Исемен мәңгеләштерүгә лаек шәхес. Гел кешесез урында Гагра курортын төзетүгә гомерен багышлаган принц Александр Ольденбургскийны да хөрмәт белән искә алдылар. «Яңа руслар» кайда да бар. Монда да килгәләгәннәр. Берсе әнә җир сатып алган, алагаем сарай салган, аны кремльнекедәй монолит кызыл кирпеч стена белән әйләндереп алган. Шунда ук пляж кисәген дә эләктергән...

«Чит монастырьга үз уставың белән кермиләр!»

Аллаһы Тәгалә үзе тудырган шундый җәннәт почмагында агрессиягә тамчы да урын булмаска тиеш бит инде. Лев Толстойның «Набег» дигән хикәясеннән юллар искә төшә: «Трудно понять, как, среди этой изумительной красоты, среди цветущей природы и гордых гор, человек может испытывать чувство ненависти, быть таким жестоким и злобным...» Әйе, аңлавы кыен, тик XX гасырның буеннан-буена барган абхаз-грузин конфликты турында яхшы беләбез. 1992 елда биредә сугыш килеп чыга. Аның эзләре һаман бар шул әле, йөрәк яралары да саркый. Яшь илнең хәрабәләрне торгызырлык рәте юк.
- Акчагыз - рубль, кая китәрсез инде?! Россиядән тагын берәр Игумновны сөргенгә җибәргәннәрен көтәсез бугай?! - дип куйганымны сизми дә калдым.
- Һәркем үз өендә тыныч, мөс­тәкыйль яшәргә тиеш, башкалар белән бер-берсенә матур итеп, кунакка гына йөрешеп. Шулаймы?! Чит монастырьга үз уставың белән кермиләр, - диде дә миңа аркасы белән үк борылып басты Марина.
Аның фонында ачык уч төбе сурәтләнгән әләм җилферди иде. Соравым өчен үземә дә уңайсыз булып китте, кунак булсаң, тыйнак бул, Алсу, тылмачлыгың җитеп бетмәде бугай, әйдә, мизгелне тот! Әнә бу биек таулар, колач җәеп йөзәрлек диңгез, искиткеч табигать - миллион ел шушылай яшәгәннәр, дөнья матур, дөнья киң, кешеләр генә үзара уртак тел таба алмыйча, сугышып ямьсезли аны. Җир, байлык бүлешәләр, һаман нидер җитми. Ә бит һәммәбезгә өч аршын җир җитә. Һәр мизгелнең кадерен белеп, дуслар белән яшәп калыйк! Алдыбызда - легендар Пицунда шәһәре. Диңгез суының иң чиста урыны да шунда, диләр. Бухтада урнашканлыктан штормнар да булмый икән. Гүзәллеккә чик-чама юк. Ишетүемчә, данлыклы язучылар курорты да бит әле бу, эх, ничек кенә язучы булырга инде, ә?!

Күчтәнәч

Диңгез яры буенда безне кырыктартмачы әбиләр сырып алды. Кызыл җепкә тезелгән лавр яфраклары веногын берсе муеныма ук кигертеп куйды. Кулыма эвкалипт себеркесе тоттырды. Ничарадан бичара, акчамны түләдем инде. Торам авызымны ерып басып: пьедестал гына җитми. Тик бу халәтем озакка бармады, әбиләрнең икенчесе: «Галядан мең тәңкәлек әйбер алдың, ә мине буш калдырасыңмы?» - дип килеп бәйләнде. Чача, үзе ясаган коньяк тәкъдим итә. Менә аңлатып кара син аңа базар мөнәсәбәтләрен, хәмернең тамчысы да хәрам икәнен... Аджика салынган банкасын: «Кавказда иң популяр тәмләткеч, иң гади блюдога да үзгә тәм кертә», - дия-дия, сумкама шудырды барыбер. Безне, тауга менешли, өй сыры ясый торган йортка алып керделәр.

Шәраб җитештерүчеләрнең подваллы кибетенә тукталдык. Кул белән җыелган чәй, чикләвекләр, умарталыктан тау балы алдык. Чурчхелла - Абхаз сникерсы бигрәк ошады. Җепкә чикләвек тезәләр дә куертылган җимеш согына тыгалар. Глюкоза һәм фруктоза исәбенә бик тәмле, туклыклы әйбер, менә дигән үзгә бүләк килеп чыга. Кулдан ясалган хәнҗәрләргә, сарык тиресеннән тегелгән киемнәргә, чуарлап бәйләнгән йон оекбашларга да озаклап карап тордым... Сумка күтәргесез булды бит инде, бу шешәләрне самолетка да керттермәсләр, мөгаен. Чама белергә кирәк. Акча су урынына ага монда...

Зәңгәр күл

Юл өстендә Зәңгәр күлгә тукталдык. Аның турында ике легенда сөйләде Марина. Легендалар - минем иң яраткан жанр, тиз-тиз блокнотка терким.
Тауларда көне буе йөреп алҗыган аучы юынып алырга уйлый. Күлдәге шәүләсеннән үзенең яшәргәнен күрә. Хатыны башта танымый тора, аннан сорау ала да, күлнең кайда икәнен белгәч, шунда чыгып йөгерә. Карт хатынын озак көтә, тегесе юк та юк. Күл янына баргач, адашкан кечкенә кызчыкны табып алган, ди. Һееем, алай икән. Кая, без дә хикмәтле су белән әйбәтләп юынып алыйк. Кайсы хатын-кызның яшәрәсе килмәсен инде! Әллә ни аерма сизмәдем сизүен. Озаграк торырга, ешрак юынырга кирәктер бәлки?! Безне гид, сәгатенә карап, ашыктырып кына йөртә шул. Икенче легенданы тыңлыйбыз. Борынгы заманнарда бу тирәләрдә мәгарә булган, имеш. Анда зирәк аксакал яшәгән. Күзләре гадәти булмаган зәңгәр төстә икән моның. Яшь чагында ул аучы булган. Яшь аучылар аның янына киңәш-табыш итәргә, серләр белергә килгәннәр.

Аудан кире кайтканда, рәхмәт йөзеннән, затлы киек тиреләре, ит калдыра торган булганнар. (Менә бит белем, тәҗрибә ничек кыйммәт тора!) Тик бервакыт, яңгырлы көндә, монда чит кабилә төн кунарга килеп кергән. Карт аларны кунак иткән, ашаткан-эчерткән, аю, болан, зубр, кыр кәҗәсе тиреләре өстенә урын җәеп биргән. Чакырылмаган кунакларның бу байлыкка күзләре кызган, хуҗаны үтереп, урламакчы булганнар. Планны тормышка ашырып, чыгып китәбез, дигәндә генә, мәгарәгә көчле су агымы ургып килеп кергән. Шушы урында хәзер Зәңгәр күл ди. Яхшылабрак карасаң, су астында калган мәгарә төбендә картның зәңгәр күзләре чагыла, ди.

Хыялдагы Рица

Хыялларның чынга ашуына ышанмас җиреңнән ышанырсың. Безнең кухняда бер картина эленеп тора. Ашап утырганда шуңа карадым да: «Эх, шушы күлләрне бер барып күрсәң иде!» - дип куйдым быелгы кышта. Исемен дә, кайдалыгын да белмәгән килеш. Алдыбызда шул сурәттәге күл пәйда булгач, авызым ачылды да калды! Рица күле! Теге як ярда Сталин дачасы күренеп тора. Тагын Баш командующий төребкәсен тартып уйланып утырган җирләрдә басып торабыз, эзләренә басып йөрибез! Хәерлегә булсын! «Аллам үзең алып чык!» юлының өземтәсен күргәч тә, серпантин юллардан аска күз төшерсәң дә, кот ботка төшә; икегә ярылган кыя арасыннан үткәндә, өскә карасаң да, аска карасаң да - баш әйләнгеч хозурлык, очсыз-кырыйсыз киңлек, иркенлек. Һә-һә-һә-һәәәәәәй, дип кычкырсаң, яңгырап кайтаваз ишетелә.

Саф һавадан, тау буйлап йөгергән Бзыбь елгасының тизлегеннән, хөрлектән, барысыннан, барысыннан да әйләнә ул баш. Бөркетләр генә менеп җитә алган бу урыннарны ничек каләм белән тасвирлап бетерәсең, сүзләр генә җитми, шалт та шолт фотога төшәбез. Вакыт тукталды, дөнья матур, дөнья киң! Әнә берсе шул фикерне элмә тактага язып, эскәмия өстенә кадаклаган: «Жизнь прекрасна!» Тагын да өстәрәк күрмәгән җирләр күп калды әле: Ауадхара минераль сулары, Альп болыннары, тау өстендәге күлләр, кыялар артында ­Россия чиге килеп тоташа, диләр. Ерак түгел икән, алары башка вакытка калып торсын... Табигатькә сокланып йөрү бүгенгә җитәрлек булды. Шәхесне камилләштерергә булганбыз икән, рухи үсешне дә уйларга кирәк. Әйдәгез, кич җиткәнче, данлыклы Яңа Афон монастырена өлгерәсебез бар!

Яңа Афонда

Яңа комплекска Грециянең иске Афон монастере изге Пантелеимон аксакаллары 1875 елда нигез сала. Тау-ташларны кисеп, меңләгән тонна җир чыгарып, никадәр көч-куәт кертеп, катлаулы юллар төзеп ясалган гыйбадәтханә бу. 1917 елгы революциягә кадәр Яңа Афон Кавказның иң әһәмиятле рухи мәркәзе була. 1924 елда «контрреволюцион агитация» өчен властьлар тарафыннан ябыла. Биредә склад, ял йорты, 1992-1993 грузин-абхаз конфликты елларында хәрби госпиталь дә була.

Ышанучыларга 1994 елда кире кайтарыла. Аның эчендә әле бер тапкыр да реконструкция булмаган. Сугыш вакытында снарядлар эчкә үтеп кереп тә шартламыйча калган, имеш. Стеналарына сурәтләнгән изгеләрнең ни әйтергә теләгәннәрен аңларга тырышырга кирәк, һәркайсының тирән мәгънәсе бар, диделәр. Монахлар хәзер дә яши. Нәрсә мәҗбүр итә адәм баласын шушы дөнья гүзәллекләрен калдырып, монастырьга китәргә? Икенче килгәндә, үзләрен сөйләштерермен әле. Әйе, Марина әйткәнчә, чит монастырьга үз уставың белән кермиләр. Без монда кунак кына, йөрибез тыйнак кына...



Эпилог

Инде җеп өзәрлек тә хәл калмаган, арылган, тик без бик канәгать. Бер көнлек чит илдә булдык бит. Җан илендә. Автобуста абхазча җырлар тыңлап, йокымсырап кире кайтып барабыз. Фара яктыртудан ары җирне күреп булмый, тик без кая юл тотканны беләбез. Тормышта да шулай: хыяллары, максаты әллә кайларга илтеп җиткерә адәм баласын. Тик беркайчан да, беркайчан да бирешмәскә, алга таба атларга кирәк! Колакта - диңгез шавы, тирә-юньдә - әкияттәге түгел, чынбарлыктагы Каф таулары. Таулардан шәбрәк таулар гына була ала! Иншалла, аларын да яуларбыз...



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading