16+

Абдуллиннар гаиләсендәге тигезлекне 300 еллык Коръән саклый

Татарстан Министрлар кабинетының ЗАГС идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, быелның биш аенда Татарстанда 6938 пар язылышкан, 5644 пар аерылышкан.

Абдуллиннар гаиләсендәге тигезлекне 300 еллык Коръән саклый

Татарстан Министрлар кабинетының ЗАГС идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, быелның биш аенда Татарстанда 6938 пар язылышкан, 5644 пар аерылышкан.

ЗАГС идарәсе, буйдаклар өчен районнарда танышу клублары оештырырга кирәк, ди. Әнә Азнакайда «Пар канатлар» танышу клубы аша быел тугыз гаилә төзелгән. Булган гаиләләрне саклап калу буенча да тырышалар. Быелдан эшли башлаган «Гаилә консультациясе», «Гаиләне саклыйк» проектлары уңышлы гына нәтиҗәләр күрсәткән. Мәсәлән, проект кысаларында, Казан ЗАГС идарәсендә эшләүче психологка мөрәҗәгать иткән 207 парның 68 проценты үзара аңлашып, аерылышмаска булган.
Минзәләдән Абдуллиннар нәселендә кызлар иртә - 17-18 яшьтә үк кияүгә чыга. Шуңа да карамастан, аерылышучылар юк икән, шөкер.

- Ир белән хатын арасындагы аңлашылмаучанлыкны хәл иткәндә, нәселебездәге аксакалларның киңәшләре ярдәмгә килә, - диләр үзләре.

Яшәү мәгънәсен нәсел җепләрен барлауда, олыларны хөрмәт итүдә, туган телне, тарихны, гореф-­гадәтләрне саклауда күрә алар. Бергә тигез тату гомер итүнең сере - шатлыкта да, кайгыда да бергә булуда, диләр. Аларда буыннан буынга күчеп килә торган XVIII гасырда язылган Коръән китабы саклана.
- Әниемнең дәү әнисе 95 яшендә, үзенә мирас булып әби-бабаларыннан күчеп килгән Коръәнне сеңлесенә биреп калдырган булган. Хәзер бу изге китап бездә - алтынчы буын оныкларында саклана, - ди Энҗе апа.

Ул, һәрчак әти-әни үрнәгендә яшәргә тырыштым, ди. Балачагын исенә алганда, күзенә яшьләр килә аның.
- Әнинең язмышы гыйбрәтле дә, күпләргә үрнәк тә. 6 яшьлек чагында ук әти-әнисез калган, дәү әнисе белән генә яшәгән. Әти белән 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Әтинең гармунда уйнап безне биеткәнен хәтерлим, кич бергә җыелып капка төбендә утыр­ган чаклар гел истә: күрше әбиләре кызыклы хәлләр сөйли иде, без балалар уйныйбыз, җырлыйбыз. Бөтен кеше әкияттәге кебек яхшы күңелле, эчкерсез иде. 49 яшендә әти арабыздан китеп барды. Бу вакыйганы барыбыз да бик авыр кичердек.

Әнигә аеруча кыенга туры килде. Җан газабыннан тыш, балаларын да аякка бастырасы бар иде бит. Борчулары моның белән генә чикләнмәгән булган икән. Олы апам Наилә кияүгә чыгып ире белән тату гына тормыш корып җибәргәч, күп тә үтми, 26 яшендә көчле авырудан вафат булды. Аның ятим калган өч баласын әнигә тәрбияләргә туры килде. Икенче апабыз Сәриянең дә бәхете тиз генә ачылып китмәде. Ире яшьли бакыйлыкка күчте. Аның өчен дә, өч баласы өчен дә әни төп терәккә әйләнде. Абыебыз Наил 33 яшендә үлеп китте. Өченче апабыз Нәзилә гаиләсе яңа туган сабыйлары Габдулланы югалттылар. Балалары үлгәч, алар бөтенләй авылдан күченеп киттеләр. Дүртенче апабыз Рәзинәнең дә өч айлык улы вафат булды. Кыскасы, болар барысы да әнинең күңелендә мәңгелек яра, шул кайгы хәсрәтләрне кичерсә дә, шөкер итә, елмаерга көч таба. Безнең өчен әни иң абруйлы кеше. Кияүләр, оныклар, балалар - барыбыз да аны хөрмәт итәбез. Гел аның янында җыелабыз. Дүрт буын бергә 100гә якын кеше булабыз, - дип сөйли Энҗе апа.

Энҗе апаның Абдуллиннар гаиләсенә килен булып төшкәненә дә 23 ел узып киткән. Башта 12 ел каенана, каената, иренең энесе белән бер гаилә булып, аңлашып яшәгәннәр. Флер абый белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Гаилә башлыгы шофер, ерак юлдан кайтканын балалары түземсезлек белән көтеп ала. Энҗе апа исә озак еллар мәгариф системасында хезмәт куйганнан соң, күптән түгел генә Минзәләдә мәдәният йортын җитәкли башлаган.

- Өлкәннәргә ничек тә ярдәм итәргә, кышын урамнарны кардан чистартырга, язгы ташулар вакытында мөмкин кадәр булышырга тырышабыз. Авылда агачлар утыртабыз. Хәйрия концертлары оештырабыз, мохтаҗ гаиләләргә дә булышабыз, - ди.
Концертлар оештырганда аңа балалары Элина,Лилия, Солтан да ярдәм итәләр. Флер абый белән Энҗе апа дәү әти белән дәү әни дә. Буш вакытларын оныклары, кызлары Элинаның улы Фәрит белән уздыралар. - Балаларның бәхетле булуы безнең өчен зур бәхет, гаиләбезне берләштерүче символик мәгънәгә ия күп гасырлык Коръән татулыкны сакларга, гаилә кыйммәтләрен бәяләргә ярдәм итә, - ди Абдуллиннар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading