16+

Тормышның төбеннән күтәрелгәннәр: Apple компаниясенә нигез салучы Стивен Джобс яшь чакта, шешә тапшырып, ризык сатып ала торган булган

Чарли Чаплин тегүче һәм сәрхуш гаиләсендә туган. Ире эчеп үлгәннән соң, Чарлиның әнисе акылдан яза. Ике бала ятим кала. Биш яшендә Чарли, чарасызлыктан, эшләргә мәҗбүр була: газета­лар тарата, типографиядә булыша, сәхнәләрдә чыгыш ясый. Мәктәп­тә укымаганлыктан, укый, яза да белми. 14 яшендә аңа кинога төшү өчен роль бирәләр, әмма ул сценарийны...

Apple компаниясенә нигез салучы Стивен Джобс дуслары янында тулай торак идәнендә йоклаган, ә иртән буш шешәләр тапшырып җыйган акчасына ашарга сатып ала торган булган...

Байлыгы 3 миллиард доллар булган, шоу-бизнеста эшләүче хатын-кыз Опра Уинфриның бала чагында кияргә киеме дә булмаган. Әтисе - шахтер, ә әнисе асрау булган. Гаилә ярлылыкны бик авыр кичергән, шуңа күрә Опраны әбисе тәрбиягә алган. Үзенең ихтыяр көченә, булдыра алачагына, тормышын уңай якка үзгәртәчәгенә нык ышанган Опра, дөрестән дә, зур уңышларга ирешкән, байлык туплаган. Аны ярлылык баткаклыгыннан чыгып, үз-үзенә юл ярган бөек кешеләр исемлегенә кертергә мөмкин.

Елына 30 миллион доллар акча эшләүче комик актер Джим Керри, бала чагында ачтан үлмәс өчен, бәдрәфләр һәм идәннәр юган. Еш кына чатырда куна торган булган. Үзенең ярлы бала чагын һәрчак шаяртып искә алган: «Мине ачлык чыныктырды», - дигән...

Джордж Сорос урта хәлле гаи­ләдә туган. Ул кечкенә чакта, алар гаиләсен фашистлар эзәрлекли башлагач, чит илгә күчеп китәргә мәҗбүр булганнар. Сорос, бик яшь булуга карамастан, сатучы хезмәтен башкарган. Бай һәм атаклы кеше булу хыялы аны Лондонда икътисад (экономика) мәктәбен тәмамлауга этәргән. Хәзерге вакытта Джордж Сорос хәйрия эшчәнлеге белән үзен бөтен дөньяга танытты.

Нияз Бишбалта тупланмасыннан, Казан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading