16+

Тукай белән Туфан кем алар?

Олы юлдан иңнәренә затлы шәл салган, кулына кыйммәтле сумка тоткан, күтәренке кәефле мөгаллимә ханым эштән кайта.

Тукай белән Туфан кем алар?

Олы юлдан иңнәренә затлы шәл салган, кулына кыйммәтле сумка тоткан, күтәренке кәефле мөгаллимә ханым эштән кайта.

Аның калку, матур түшеннән үзе туган, яши, эшли торган иленең әләм сурәте карап тора.

Туктадым. Исәнләштем. Хәл-әхвәл сораштым. ”Нинди фәннән балаларга аң-белем бирәсең?” - дип кызыксындым. Химия, ди бу. Өстәп татар теле һәм әдәбияты...
- Ябылмый калган авыл мәктәпләрендә, абзый, сәгать саны юк та юк инде. Җитмәсә, татар теле үзе дә атнага бер-ике сәгать кенә укытыла...
- Кыендыр, - дим. - Хәзер балалар шук, кирәклесен дә, кирәкмәсен дә күп белә. Интернет, телефон, ясалма интеллект, җәмгыять һәм ата-аналар битарафлыгы. Ата-аналар да 90нчы елларда туган балалар... Әйе, авырайды сезгә дөньялар, иртәгәгә өметләр дә бик шикле, милләт киләчәген таралмас кара болытлар баскан...

Тел укыткан мөгаллимә булгач, күңелемдә гап-гади бер сорау да туды:
-    Тукай белән Туфан кем алар?
Аптырады мөгаллимәм. Җавап бирә алмый. Шәп кәефтән кайткан җирдән күңеле төште, йөзе ямьсезләнде, оятыннан сулышы ешайды.

Авыр сулап, китеп бардым. Күңелемне шомлы, уклы, авыр тойгы басты. Яшь буыннар өчен йөрәк сыкрый, җан җылый. Милләт шагыйрьләрен белмәүченең мөгаллимәлеген кызгандым.

Шунда Тукайның шигъри юллары күңелгә килде:
“И, күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы!
И, гомернең нурланып үскән яшел яфраклы чагы!”
Юк, юк мин мөгаллимәне бөтенләй үк гаепләмим. Химия укытучысы бит ул. Бәлки, үз фәнен бик яхшы белә торгандыр.
Монда гаеп-сәбәп тирәндәрәк. Дөресерәге, өстәрәк...

Рамазан КӘБИРОВ.
Балык Бистәсе. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading