Гади генә кешене дә миллионерга әйләндерә ала торган яхшы гадәтләр бар икән. Бу хакта чит ил басмаларында күптән язалар инде.
Соңгы арада бездә дә күренгәли башлады. Игътибар беләнрәк карагач, төрле чыганакларда (төрле илләрдә, төрле телләрдә) искә алынган гадәтләр бер үк төрле булып чыкты. Укучыларыбыз да миллионерга әйләнмәсме икән дигән өмет белән, аларның берничәсен сезгә тәкъдим итәбез.
1. Гади сөйләргә.
Әйтергә теләгән фикереңне бик гади итеп әйтеп бирергә мөмкин. Моны күпләр белә. Ә кулланучылар аз. Хәтта катлаулы фикерләрне дә гади итеп аңлата алучылар уңышка тизрәк ирешә ала.
2. Искелектән баш тартырга.
Бу хакта бездә дә бер хикәят сыманрак нәрсә бар. Берәү ходайдан акча сорап ялвара, имеш. Ә үзе учына йөзлекне чатырдатып кыскан. Ходай тәгаләнең моңа бик акча бирәсе килә дә - бирә алмый, тегенең учлары буш түгел. Шуннан теге кеше, миһырбаны килеп, кулындагы йөзлеген теләнчегә биреп киткән икән, шундук моның учына меңлек килеп төшкән. Борынгы кытай тәгълиматларында да шундыйрак нәрсә бар: нәрсәгәдер өйрәнү, ниндидер осталыкка ирешү өчен кешенең аңы буш булырга тиеш. Безнең көндәлектән дә мисал китерергә мөмкин инде моңа. Яңа кием кияр өчен искесен салып ташлыйбыз ич. Ә өр-яңа пинжәгеңне ертылып, пычранып беткән иске күлмәк өстеннән киеп куйсаң, әллә ни үзгәреш сизелми...
3. Көндәлек максатлар куярга.
Көн туса, мәшәкать мыжгып тора. Шуңа күрә, әнә шул меңләгән проблема арасыннан иң мөһимен, иң кичектергесезен табып алырга кирәк. Мөһим эшләрне иң беренче эшләргә. Әгәр кеше иң кирәкле нәрсәләрне эшләргә күнегә икән, кирәкмәгән гамәлләргә аның вакыты аз кала.
4. Үз эшеңне яратырга.
Яраткан эш ул яраткан кеше кебек. Яратмаган кеше белән яшәп уңышка ирешү бик авыр, чөнки кешенең күп көче вак-төяк ызгышка, үзара мөнәсәбәтләрне җайлауга китә. Эш тә шулай. Әгәр «бу эшне эшләргәме-юкмы?» дигән җитди сорау туа икән - эшләмәгез.
5. Карар кабул итәргә.
Күпләр хаталанудан курка, шуңа күрә бернинди дә карарга килә алмый интегә. Өстегезгә җаваплылык алырга, кискен карарлар кабул итәргә курыкмагыз.
6. Үз эшеңнең остасы булырга.
Үз эшеңне энәсеннән җебенә кадәр белмисең икән, даими уңышка ирешү мөмкин түгел. Ә очраклы уңышлар озын гомерле булмый.
7. Тышкы кыяфәт.
Кеше никадәр матур күренә, аның турында шулкадәр яхшы фикер туа. Шуңа күрә, йөз-битеңне, өс-башыңны карап йөртергә кирәк. Начар гадәтләр белән артык мавыкмаска, мөмкин булганча, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә.
8. Тырышлык.
Аз гына эшләп, зур уңышка ирешеп булмый. Күп эшләргә, максатка ирешүнең иң отышлы юлларын эзләргә, табарга һәм шул юлдан тайпылмаска кирәк.
Иң күп кабатланган шушы кагыйдәләрнең соңгы икесе миңа, Рәсәйдә гомер иткән кешегә, бик сәер булып ишетелде. Урлашмаска. Алдашмаска. Күз алдында урлашып һәм алдашып миллиардлар туплаган кешеләрне белеп торабыз ич. Шуңа күрә, нәкъ менә киресенчәдер кебек тоелды: уңышлы булуның иң төп шарты урлашу һәм алдашу булырга тиештер кебек.
Ләкин уйлана торгач, мин әлеге кагыйдәләр дөрес дигән фикергә килдем. Сүз бит уңышлы кеше булу турында. Һәм әлеге кагыйдәләр чынлап та уңышка ирештерергә мөмкин. Ә миллионнар урлаучыларны уңышлы кеше дип булмый ич инде. Алар хәтта алтын сарайларда яшәсәләр дә, әллә кем түгел, нибары бур һәм карак булып кала бирә.
Фото: http://doneck-news.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар