16+

Вакыт

Күз алдыңа китер әле, син көн саен банктан 86 400 доллар акча аласың ди. Бу акчаларны шул көндә генә тотарга мөмкин, икенче көнгә калдырырга ярамый. Син бу очракта нәрсә эшлисең инде? Әлбәттә, тизрәк тотып бетерәсең, шулаймы?

Вакыт

Күз алдыңа китер әле, син көн саен банктан 86 400 доллар акча аласың ди. Бу акчаларны шул көндә генә тотарга мөмкин, икенче көнгә калдырырга ярамый. Син бу очракта нәрсә эшлисең инде? Әлбәттә, тизрәк тотып бетерәсең, шулаймы?

Тормышта һәрберебезнең шундый банкы бар һәм ул вакыт дип атала. Һәр иртә безгә 86 400 секунд вакыт бирә. Һәм һәр кич нәрсәдер эшләргә өлгергән һәм өлгермәгән булуыбызга карамастан йомгак ясый.
Елның нәрсә икәнен белергә теләсәң, институтка керә алмыйча калган студенттан сора.
Айның нәрсә икәнен белергә теләсәң, бала көтә торган хатыннан сора.
Атнаның нәрсә икәнен белергә теләсәң, атналык газета мөхәрриреннән сора.
Сәгатьнең нәрсә икәнен белергә теләсәң, очрашулар көтә торган гашыйклардан сора.
Минутның нәрсә икәнен белергә теләсәң, поездга соңга калган пассажирдан сора.
Секундның нәрсә икәнен белергә теләсәң, могҗиза белән аварияне урап узган машина йөртүчедән сора.
Миллисекундның нәрсә икәнен белергә теләсәң, Олимпия уеннарында көмеш медаль алган спортчыдан сора.
Һәр көн безгә 86 400 секунд вакыт бирә. Һәм һәр көннең кичендә алар югалалар. Һәм бу вакытның нәрсәгә исраф ителүе бары бездән генә тора. Кичәге көн ул - тарих, ә иртәгәге көн - билгесезлек. Бүгенге көн - хәзерге вакыт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading