16+

Яхшы яшергәннәр

Гражданнар сугышы еллары. Авылга бер кызыллар керә, бер аклар. Озын Зәки солдатта булган, военный "фурмы" киеп кайткан кеше, патша армиясе солдаты. Киемен өендә саклый. Зәки бабай гадирәк, Кәрәк кушаматлы Гыймадетдин - хәйләкәр. Гыймадетдин - Зәкидән көлеп, шаярып, кызык таба торган ут күршесе. Менә бер көнне Кәрәк Зәкиләргә килеп керә. -...

Гражданнар сугышы еллары. Авылга бер кызыллар керә, бер аклар. Озын Зәки солдатта булган, военный "фурмы" киеп кайткан кеше, патша армиясе солдаты. Киемен өендә саклый. Зәки бабай гадирәк, Кәрәк кушаматлы Гыймадетдин - хәйләкәр. Гыймадетдин - Зәкидән көлеп, шаярып, кызык таба торган ут күршесе. Менә бер көнне Кәрәк Зәкиләргә килеп керә.

- Ишеттеңме әле, Зәки, - ди Кәрәк, - иртәгә авылга кызыллар керә.

- Соң, керсә? - ди тегесе.

- Соң түгел, өеңдә теге патша әфисәре формасын тапсалар, тоталар да аталар.

Зәки уйга кала. Тиз арада форманы яшерергә кирәк. Карчыгы белән икәү яшерер урын эзлиләр. Кәрәк исә урамда качып, боларны карап тора. Форманы яшерәләр дә, кызыллар кебек кыланып карыйлар. Зәки урамнан әйләнеп керә, капканы тибеп кенә ача да, карчыгына: "Әфисәрский фурмы дома есть?" - дип кычкыра. Карчык өйрәтелгән: "Нит, нит". Зәки эзли башлый. Эзли һәм, әлбәттә, таба - үзләре яшергән бит. Өч-дүрт тапкыр шулай яшереп-табып этләнәләр болар. Боларны күзәтеп торган Кәрәк, чираттагы тапкыр "фурмы" яшергәч, "эзләү" алдыннан шыпырт кына керә дә, солдат киемен башка җиргә яшереп куя. Менә чираттагы тапкыр керә Зәки, кызыллар кебек сорый, аннан эзли башлый һәм... тапмый. Аптырагач, карчыгы белән икәү эзли башлыйлар - тапмыйлар. Алар эзләп арыгач, боларга кабат Кәрәк килеп керә.

- Нәрсә, яшердегезме?

- Яшердек, - ди Зәки бабай. - Шәп булды, хәзер кызыллар түгел, үзебез дә таба алмыйбыз...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading