16+

Яхшылыкның да, яманлыкның да берсе 5 булып кайта – яманлык тизрәк йөри

Ике юл бар. Хәтта сине йотсалар да. * * * Эшкә яки тамак, яки тукмак өйрәтә. * * * Җайдакның үз юлы, җәяүленең - үзенеке. * * * Мактана алмаганнар - акланалар. * * * Бу өч тиенлек дөньядан кеше хәтта бер тиен дә алып китми. * * * Яхшылыкның...

Ике юл бар. Хәтта сине йотсалар да.
* * *
Эшкә яки тамак, яки тукмак өйрәтә.
* * *
Җайдакның үз юлы, җәяүленең - үзенеке.
* * *
Мактана алмаганнар - акланалар.
* * *
Бу өч тиенлек дөньядан кеше хәтта бер тиен дә алып китми.
* * *
Яхшылыкның да, яманлыкның да берсе биш булып кайта. Яманлык тизрәк йөри.
* * *
Сарык булсаң, көтүче табылыр.
* * *
Хатын-кызлар - безнең йомшак­лык. Балалар - безнең шатлык. Бер тапкыр йомшаклык күрсәтсәң, гомер буе шатланасың.
* * *
Кешене зурлап та кечерәйтеп була. Һәм киресенчә.
* * *
Кыз йөзендәге косметика белән бергә егет күңелендәге сөю хисләре дә юылып төште.
* * *
Игълан: «Эт сатыла. Өр-яңа. бер тапкыр да өрмәгән».
* * *
Студентның ике бәйрәме бар: яңа ел һәм көн саен.
* * *
Бәхет ул - тукталыш түгел, ә сәяхәт ысулы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading