16+

Җырчы боза алмаслык җыр юк

Нефть тә, газ да - халыкныкы. Бу аңлашыла. Ләкин нигә халык ул нефть белән газны үз-­үзенә шулкадәр кыйммәткә сата? Аңлашылмый. Бизәнгән кызга караганда елмайган кыз матуррак. Колларның тамагы тук, өсте бөтен булса, алар богауларга игътибар итми. Яхшы яшәргә телисезме? Яхшы, яшәгез. Көчлеләр дулкынга каршы йөзә, көчсезләр - агым уңаена. Акыллылар...

Нефть тә, газ да - халыкныкы. Бу аңлашыла. Ләкин нигә халык ул нефть белән газны үз-­үзенә шулкадәр кыйммәткә сата? Аңлашылмый.

Бизәнгән кызга караганда елмайган кыз матуррак.

Колларның тамагы тук, өсте бөтен булса, алар богауларга игътибар итми.

Яхшы яшәргә телисезме? Яхшы, яшәгез.

Көчлеләр дулкынга каршы йөзә, көчсезләр - агым уңаена. Акыллылар ярда утыра.

Сәламәт тәндә микроблар да көчле.

Яшьлек хаталарын урап узарга тырышучылар яшьлекне дә урап узарга мөмкин.

Картлыктан куркырга ярамый. Ул тиз уза.

Врачлар пациентның финанс хәленә диагнозны төгәлрәк куя.

Ялганны яшерү өчен иң кулай урын - дөреслек.

Изгелек эзләү күп очракта йодрык йомарлау белән бетә.

Акча кызганыр алдыннан уйлап карагыз - ә ул сезне кызганамы?

Җырчы боза алмаслык җыр юк.

Фото:wallpaper-table.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading