16+

ЙОЛДЫЗЛАР ни юрый?

Күпләр иртән эшкә җыенганда телевизордан астрологик фаразны карамыйча өеннән чыгып китми яки газета-журналны кулына алуга ук, аның соңгы битендәге йолдызнамәне укый башлый. Янәсе, йолдызлар миңа бүген ниндирәк көн вәгъдә итә икән. Әмма ул фаразлар теге яки бу айда туган бөтен кешеләр өчен дә туры киләме? Йолдызлар фәлән көнне юлга чыкмаска...

ЙОЛДЫЗЛАР ни юрый?

Күпләр иртән эшкә җыенганда телевизордан астрологик фаразны карамыйча өеннән чыгып китми яки газета-журналны кулына алуга ук, аның соңгы битендәге йолдызнамәне укый башлый. Янәсе, йолдызлар миңа бүген ниндирәк көн вәгъдә итә икән. Әмма ул фаразлар теге яки бу айда туган бөтен кешеләр өчен дә туры киләме? Йолдызлар фәлән көнне юлга чыкмаска...

- Альберт, сез ни өчен нәкъ менә астрология юлын сайладыгыз?
- Тормышта үземне таба алмагач, миңа астрологка барырга тәкъдим иттеләр. Ул исә минем астрология буенча сәләтемне күрде дә шуны үстерергә кушты. Шул рәвешле минем тормышымда аюрведа, ягъни «тормыш фәне» барлыкка килде. Бу гармония ярдәмендә сәламәтлеккә ирешүне максат итеп куйган медицина системасы. Шуңа бәйләп, Авестия астрологиясе белән кызыксына башладым. Әлеге астрология син кем, ни өчен теге яки бу вакытта, урында, гаиләдә тудың, нинди проблемаларны чишәргә туры киләчәк һәм башка шундый сорауларга җавап табарга ярдәм итә.
- Димәк, сезнең өчен астрология ул теге яки бу проблеманы хәл итү өчен кулланма-ярдәмлек...
- Астрология ул флюорография кебек. Мин аны икенче төрле инструкция дип тә әйтер идем. Ягъни ул тормышыңны бәхетле итү, язмыш капкыннарыннан котылу мөмкинлеге. Ни өчен тормышыңда һаман күңелсез вакыйгалар кабатлана, ни өчен һәм нинди өлкәдә син уңышсызлыкка очрыйсың - астрология кешегә менә шуларны аңлата. Кайда аңа уңыш елмаясын, нинди эшчәнлек табыш китерәсен күрсәтүче маяк ул. Кешенең һәрвакыт сайлау хокукы бар. Туу вакытыгызны үзгәртә алмасагыз да, тормышта вакыйгаларны сайлау сезнең иректә. Астрология тормыштагы вакыйгаларны кайчан һәм ничек үзгәртергә мөмкин булуны күрсәтә.
- Кешеләр астрологка ни өчен мөрәҗәгать итә?
- Гадәттә, астрологка килүчеләрне ике төп нәрсә борчый: эш-акча һәм мәхәббәт-гаилә. Кайчан өйләнәм яки кияүгә чыгам, кайчан яхшы эш табам, кайчан баермын икән дип сораучылар белән эшләү минем өчен кызык түгел. Ул күрәзәчеләр эше. Мин күбрәк астропсихология белән шөгыльләнәм. Ә менә чын-чынлап теге яки бу проблема белән килүчеләргә мин наталь карта төзеп, аларның йомшак яки киресенчә көчле якларын күрсәтәм, кайсы ягын кулланып, үз-үзеңә булышырга мөмкинлекне аңлатам. Әлеге карта ярдәмендә кешенең психологик портретын ясарга, теге яки бу эшкә, хуҗага, акчага мөнәсәбәте позициясен, аның нинди өлкәләрдә эшләргә сәләтле булуын билгеләргә була. Аның темпераментына туры килгән эшчәнлек төрен тәкъдим итәм. Бер караганда, аңа акча эшләргә бернәрсә дә комачауламый кебек. Тик картадан күренгәнчә, аның йомшак яклары билгеле бер максатка ирешергә комачаулый. Мин андыйларга әлеге йомшак яклары белән көрәшергә, ә уңай якларын киресенчә үстерергә кушам.
- Наталь карта дидегез, ул нәрсә һәм аны төзер өчен нинди мәгълүматка ия булу кирәк?
- Наталь карта ул дөньяга килгәндә сезгә бирелә торган астрологик характеристика. Аны төзү өчен төгәл туу вакыты һәм урыны кирәк.
- Наталь карта нигезендә көн белән ай гына түгел, сәгать белән минут та мөһим роль уйный. Ә олы буын кешеләре кайсы сәгатьтә туганын бөтенләй дә белми. Андый очракта нишләргә?
- Наталь картаны төзү өчен дүрт минутка кадәр төгәллек кирәк. Әмма аны белү авыр түгел. Тормышыңдагы билгеле бер ситуацияләрне ачыклап, әйтик, кияүгә чыгу, балаң туу, икенче урынга күчү вакытын, төрле югалтулар, һәлакәтләр булмадымы, катлаулы операцияләр ясалмадымы - шул фактларның барысын да исәпкә алып, туу вакытын төгәл исәпләп чыгарып була. Кешенең тышкы кыяфәте дә күп нәрсә турында сөйли ала. Һәр унике йолдызлыкның үзенә бер билгесе бар, ягъни кешеләр тышкы кыяфәтләре белән унике төргә бүленә.
- Миңа калса, астрология кешегә файда китерергә тиеш. Сез күрәзәлек итмим дисәгез дә, кешегә аны кайда зур акча, кайсы өлкәдә танылу, дәрәҗә көтәсен, кайда карьера ясый, кайда уңышсызлыкка очраячагын әйтә аласызмы?
- Шул ук наталь карта ярдәмендә мин кешегә үзенең көчен кайсы өлкәгә юнәлтергә мөмкин икәнлеген әйтәм. Син фәлән һөнәр иясе бул, димим. Фәлән өлкәдә эшләргә мөмкинсез, дим. Фәлән өлкә бөтенләй дә сезгә туры килми дияргә мөмкинмен. Наталь карта күрсәткән билгеле бер холыкка ия булып, аны теге яки бу өлкәдә уңышлы гына кулланырга була бит. Менә шул өлкәдә укы йә эшлә дип кешене чикләргә кирәкми. Ул үзе сайласын.
- Кайберәүләр, зодиак билгеләренә карап, тормыш иптәше эзли, эшкә алганда да моңа игътибар итүчеләр юк түгел. Моңа ышанырга кирәкме?
- Бу гомуми мәгълүмат кына. Берүк төрле үлчәү булмаган кебек, берүк үгезбозау да юк.
- Газета битләрендәге гороскопны карап барасызмы?
- Телевизор караганда кызыксынып кына карыйм. Тик алар вәгъдә иткән мәхәббәтем дә очрамый, акча да керми. Мин аңа ышанмыйм.
- Димәк, үз-үзегезгә гороскоп төземисез?
- Юк. Мин аны кирәксенмим. Үземне чикләргә теләмим. Үз тормышым белән яшисем килә.
- Кайсы зодиак билгесе белән эшләргә авыр?
- Алай бүлеп әйтмәс идем. Үз проблемаларын күрә белмәүчеләр, үзләре турында дөресен ишетергә, үзгәрешләргә әзер булмаган кешеләр белән эшләве читен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading