16+

ЗD форматындагы «яткан полицейский»

Түбән Камада җилдереп йөрергә яратканнарга каршы көрәшүнең үзенчәлекле ысулын уйлап тапканнар. Химиклар проспектындагы һәлакәтләр еш була торган урында 3D форматында ясалган «яткан полицейский» пәйда булган. Республикада бу әлегә бердәнбер шундый «сәнгать» әсәре.

Элек бу урынга махсус макет куярга планлаштырганнар. Соңрак 3D форматында рәсем ясарга дигән тәкъдим кергән һәм эксперимент рәвешендә сынап карарга булганнар.
Рәсем ясау тәкъдиме белән Игорь исемле яшь рәссамга чыккач, ул әлеге эшкә бик теләп алынган. Моңарчы рәссамның мондый үзенчәлекле рәсем ясаганы булмаган, бу тәкъдим аның үзендә дә кызыксыну уяткан. Юлдагы ясалма киртәне гамәлгә кертү өчен, аңа берничә сәгать вакыт һәм 60 баллон буяу кирәк булган.
Җәяүлеләр юл аркылы чыга торган урында оста итеп ясалган 3D форматындагы «ятып торган полицейскийны» күргәч, машина йөртүчеләр тизлекләрен теләсә-теләмәсә дә киметә. Кем белгән, бәлки аны тора-бара чынга алмаштырырлар? ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге урында юл-транспорт һәлакәтләре кимер дип өметләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading