16+

Үзгәрешләр һәм тәртип һәрвакыт аның белән

Президентлыкка кандидатларның барысы да дебатларда бер-берсе белән сүз көрәштергәндә, Владимир Путин халыкка мәкалә жанрында мөрәҗәгать итә. Әлбәттә, РФ Президентына кандидатның үз максатларын ачык күз алдына китерүе, илне саклап калуга омтылышы - куанычлы хәл. Туксанынчы еллар шаукымы - илне ачыктан-ачык талап, бөтен байлыкның чит илгә агылуын тоткарлый алган, законсыз баеган олигархларны...

Һәр мәкаләдә илебез язмышы өчен борчылуы күренеп тора. Бигрәк тә демографик хәлне җайга салу юллары ошады. Әмма бер нәрсәдә генә килешеп бетмим. Күп балалы гаиләләргә ярдәм кеше аз яшәгән төбәкләргә күбрәк кагыла. Кайсы гына җирдә яшәмәсен, күп балалы гаиләнең проблемалары тавык чүпләп бетерерлек түгел. Барысын да ашатасы, киендерәсе бар бит. Шулай да, Владимир Владимировичның, ниндидер кулга тотып карап булмый торган лозунглар, тәмле телле вәгъдәләр белән чыкмыйча, билгеләнгән чараларны күз алдында тотуы, илдәге ситуацияне аңлап эш итүе күңелгә яктылык өсти.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның сайлау алды мәкаләләренең башка кандидатларның вәгъдәләреннән аерылып торуын искәртә: «Башка кандидатлар, бюджетны бүлгәндә, байлардан бөтен байлыкны тартып алып, ярлыларга бирергә, диләр. Путин социаль мәсьәләне башкачарак куя. Дәүләт үз законнары, карарлары белән кешенең үз-үзен үстерүгә шартлар тудырырга тиеш. Бу чараларны белем алганда, сәнәгатьтә ирекле көндәшлек булдырганда, иҗтимагый һәм сәяси тормышта кулланырга кирәк. Мәкаләдә социаль гаделлек мәсьәләләре ачык язылган».
Әйе, барысын да ачык итеп күз алдына китерә Владимир Путин. Моны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә үзенең «Российская газета»га бирелгән интервьюсында әйтеп үтте: «Әйе, Путин тәртип ярата. Бу барысына да ошамый, ләкин хакимият дисциплинасын тотмыйча, икътисади һәм сәяси реформаларны үткәреп булмый. Демократик илләрдә дә хакимияттә нык кешеләр. Шул Ангела Меркель, Николя Саркози, Маргарет Тэтчерны хәтерләгез... Үзгәрешләр һәм тәртип һәрвакыт Путин белән дигән караш ныгыды».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading