Шәһри Казан

Кыскача хәбәрләр

  • 19 февраль 2019 - 16:28
    «Зөләйха күзләрен ача» фильмында татар токымлы атлар төшерелә
    Мәгълүм булганча, бу көннәрдә Казанның Кремль урамында «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильм эпизодлары төшерелә.
    93
    0
    1
  • 19 февраль 2019 - 15:47
    Татарстанның 200дән артык авыл-шәһәре су басу зонасындагы торак пунктлар исемлегенә кергән
    Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Министрлар Кабинетының республикадагы торак пунктларны су басу ихтималы булган авыллар исемлегенә кертү турындагы боерыкны имзалады. Шул хактагы документ ТР хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән, дип яза «Татар-информ».
    223
    0
    1
  • 19 февраль 2019 - 14:30
    Чемпионатка күп калмады
    Казанда узачак эшче һөнәрләр чемпионаты флагы Якутскига барып җитте.
    121
    0
    0
  • 19 февраль 2019 - 12:44
    Рөстәм Миңнеханов «Instagram»да Россия төбәкләре башлыклары арасында популярлык рейтингы өчлегендә
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Instagram» социаль челтәрендә Россия төбәкләре башлыклары арасында популярлык рейтингының икенче баскычын алды. «Петербург сәясәте» фонды тарафыннан бастырылган тикшеренүдән күренгәнчә, Татарстан Президенты язмаларын Россия төбәкләренең 23 җитәкчесе укый.
    78
    0
    0
  • 19 февраль 2019 - 11:17
    Җәйге сезонга җиде яңа авиарейс ачыла
    «Победа» лоукостеры җәйге сезонга Казаннан яңа җиде рейс ача.
    256
    0
    0
  • 19 февраль 2019 - 10:41
    Буа юлында автостоп белән сәяхәткә чыккан кеше өшеп үлә язган
    Татарстанның Буа районы тирәсендә трассада автостоп белән сәяхәткә чыккан 37 яшьлек егетне коткарганнар.
    434
    0
    0
  • 19 февраль 2019 - 10:04
    Томскида бер айлык баланы этләр кимергән
    Овчарка һәм ротвейлер нәселле этләрне хуҗалары өйдә тоткан. Гаилә шәхси йортта яшәгән. Баланың әнисе ишегалдына чыгып киткән була. Өйгә керсә, караватта яткызып калдырылган бер айлык баласы диванда ята.
    687
    0
    0
  • 18 февраль 2019 - 16:22
    Татарстанда рапс мае җитештерү заводы ачылды
    Кайбыч районы Олы Подберезье авылында заманча җиһазландырылганылган рапс мае җитештерү заводы ачылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
    295
    0
    0
  • 18 февраль 2019 - 15:31
    Казанда казык та акча китерә
    Җиргә каккан казык помидор яки виноград үсентесен терәтеп тора инде, ул ничек акча китерергә мөмкин икән? - дип, уйга калырсыз, мөгаен.
    91
    0
    0
  • 18 февраль 2019 - 14:53
    Кунакларны өчпочмак белән сыйларга!
    Сочида халыкара зур чаралар узганда менюга казылык белән өчпочмакны кертергә тәкъдим иттеләр
    133
    0
    0
  • 18 февраль 2019 - 12:02
    Марат Бәшәровның хатыны аерылышырга тели
    Марат Бәшәровның хатыны Елизавета Бәшәрова аерылышырга гариза биргән. Бу хакта ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә белдергән. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел генә ул актер тарафыннан кыйналуын хәбәр иткән иде.
    754
    0
    2
  • 18 февраль 2019 - 10:03
    Сак булыгыз: бик көчле төньяк җиле көтелә
    Бүген Татарстанда һава торышы начараюы көтелә. Көндез һәм төнлә урыны белән кар, буран булуы ихтимал. Көндез 2-4, төнлә 6-8 градус салкын. Явым-төшемнәр вакытында күз күреме 500 — 1000 метрдан да кимрәк булуы мөмкин.
    754
    0
    1
  • 18 февраль 2019 - 09:07
    Венера Ихсанованы соңгы юлга озаттылар
    Кичә татар журналистикасында күренекле шәхесләрнең берсе Венера Ихсанованы соңгы юлга озаттылар. Мәрхүмә белән хушлашырга теләүчеләр Декабристлар урамы, 115 йортка килгән иде.
    1015
    0
    0
  • 17 февраль 2019 - 13:07
    Ашны беренче әтигә салалар
    «Ашны беренче чиратта, хатын-кыз ир-атка салырга тиеш. Шул рәвешле балалар әтинең гаиләдә баш булуын күреп үсә. Гаиләдә әти дәрәҗәсен хатын-кыз күтәрә. Ир-атны матур итеп каршы алу да мөһим. Эшендә матур итеп бизәнгән, ясанган хатын-кызларны күреп кайткан ир-атны гадәттә, чәче-башы тузган, иске халаттан хатыны каршы ала. Шуңа да хатын-кыз ир-атны һәрчак матур киенеп, җылы каршы алса яхшы. Бу ир-атның дәрәҗәсен, хөрмәтен дә арттыра», – ди «Гаилә» мәчете имам-хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
    635
    0
    0
  • 17 февраль 2019 - 12:57
    Әтнәдә Габдуллаҗан абый урман үстергән
    Әтнә районының Югары Көек авылында гаҗәеп дендрарий бар. 60 төрдән артык 7 мең төпкә якын агач бер урында үсә. Бу урманны бер кеше булдырган – Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов.
    342
    0
    2
Реклама