3 март – Халыкара язучылар көнендә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Язучылар берлегенең XIX корылтае узды. Дүрт елга бер тапкыр үткәрелә ул.
6 март – бөтендөнья глаукомага каршы көрәш көне. Бүген җир шарында 80 миллион кешедә глаукома күзәтелә. Күбесе үзләрендә бу авыру бардыр дип уйламый да. Кызганыч, күз авырулары арасында инвалидлыкка китергән төп сәбәпләрнең бер дә ул.