Татарларда халык медицинасы, им-том итү темасына багышланган язмаларыбызны дәвам итәбез.
Элек-электән әби-бабаларыбыз күпчелек авыруларны дәвалау өчен имләү ысулларына мөрәҗәгать иткән һәм, әйтергә кирәк, бүген дә аларның тәртибен белеп башкаручы кешеләр бар. Әлеге имләүчеләргә гозере төшеп килүчеләр дә юк түгел.