Шәһри Казан

Төп яңалык

  • 24 февраль 2021 - 16:34
    Президентыбыз «яшерелгән» акчаларның кая киткәнлеген сизенгән
    Казан Ратушасында 24 февральдә шәһәр Думасының V нче сессиясе булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
    361
    1
    1
  • 24 февраль 2021 - 15:55
    "Авыл клублары төзек һәм матур гына түгел, тулы да булырга тиеш"
    Иң күңеллесе - авылларда клублар төзелүдер, мөгаен. Апас районы Түбән Биябашы авылында өр-яңа клуб барлыкка килгән. “2020 елда пандемия шартларында яшәсәк тә, бик күп эш башкарылды. Әмма президентыбыз әйткәнчә, биналарыбыз төзек һәм матур гына түгел, тулы булырга, мәгънәле һәм кирәкле чаралар белән үтәргә тиеш", - ди Апас районы башлыгы урынбасары Луиза Сафина.
    167
    0
    0
  • 23 февраль 2021 - 15:31
    Рөстәм Миңнеханов Суворов училищесында: "Ир-ат өчен иң зур үрнәк – аның әтиседер"
    "Мөгаен, һәр ир-ат өчен иң зур үрнәк – аның әтиседер. Мин гел аның тирәсендә булырга тырыштым һәм аннан күп нәрсәгә өйрәндем. Ул үзен гаиләдә, эштә үрнәк буларак күрсәтте, туганнары һәм дуслары белән гел аралашып торды», - дип белдерде Президент әтисе турында.
    1029
    0
    0
  • 23 февраль 2021 - 09:02
    Алексей Песошин Ватанны саклаучылар көне белән котлады
    Без Россия Федерациясе Оборона министрлыгы частьләре һәм бүлекчәләрендә үзләренең хәрби бурычын лаеклы рәвештә үтәүче яшьләребез белән горурланабыз. Бәйрәм белән, Ватанны саклаучыларыбыз! Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар, оптимизм һәм иртәгесе көнгә ышаныч теләп калабыз
    223
    0
    0
  • 22 февраль 2021 - 12:26
    Рөстәм Миңнеханов Татарстанда М12 трассасын төзү буенча киңәшмә үткәрде
    ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада М12 трассасын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында республика башлыгының эш кабинетында узды, дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.
    358
    0
    0
  • 21 февраль 2021 - 06:06
    Рөстәм Миңнехановның Халыкара туган тел көне уңаеннан мөрәҗәгате
    Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыру телләр һәм мәдәниятләр күптөрлелеген саклау һәм аларга булышлык итү эшендә яңа баскычка күтәрелүгә юнәлтелгән. Уртак тырышлык белән без тел өлкәсендәге иң әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә, алга таба да күпмилләтле Татарстанда яшәүче барлык халыкларның милли-мәдәни үсешен тәэмин итүгә ирешербез, дип ышанам.
    986
    0
    0
  • 20 февраль 2021 - 13:25
    Казанда «Дуслык кубогы - Дуслык» бөтенроссия хоккей турниры старт алды
    Боз аренасына Татарстан һәм Уфа башкалаларыннан командалар чыгачак, алар составында төрле дини конфессияләрен тәкъдим итүче уенчылар булачак. Казанда беренче тапкыр "Дуслык кубогы - Дуслык" алкалы хоккей буенча бөтенроссия турниры старт алды. Анда Татарстан башкаласыннан һәм Уфадан төрле дини конфессияләре вәкилләреннән торган командалар катнаша.
    292
    0
    0
  • 19 февраль 2021 - 15:31
    ТР Президенты: Керемнәрнең туксанынчы еллардан бирле бу дәрәҗәдә кимегәне юк иде
    Кыенлыкларга да карамастан, Татарстан планлаштырылган барлык программалар һәм илкүләм проектларны да гамәлгә ашырды. Covid-19 пандемиясе аркасында, 2020 елда Татарстанда керемнәр узган гасырның туксанынчы елларындагы дәрәҗәгә кадәр кимегән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама шәһәр советы сессиясендә шулай дип белдерде.
    383
    0
    0
  • 19 февраль 2021 - 11:53
    Көз көне Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар да берничә көн дәвамында узуы ихтимал.
    18 февральдә Татарстан Дәүләт Советы чираттагы утырышка җыелды Елга ике тапкыр парламентта вәкилләре булмаган фракцияләр дә утырышта катнашырга хокуклы. Утырышның монысы шундыйлардан иде.
    456
    0
    0
  • 18 февраль 2021 - 16:39
    Гарәпләр чәй эчкәндә, немецлар кызыгып кала
    Татар халкының милли ризыгы чәкчәк Россия һәм чит ил туристлары арасында бик популяр. Аны күчтәнәч итеп алып китәләр. Хөкүмәт йортында 18 февральдә Татарстан товар җитештерүчеләре продукциясен Россия төбәкләре һәм чит ил базарына чыгару мәсьәләләренә кагылышлы матбугат конференциясе булды.
    417
    0
    0
  • 18 февраль 2021 - 14:19
    Бер автобуска – өч йөртүче?..
    2022 елның 1 гыйнварында шәһәр пассажир автобусларын тахографлар белән җиһазландыра башлаячаклар. Яңа кагыйдә быелның 1 июленнән керергә тиеш иде. ЮХИДИда бу чигендерүне коронавирус пандемиясе белән бәйләп аңлаталар.
    250
    0
    0
  • 17 февраль 2021 - 20:19
    Казанда транспортта йөрү бәясе арта! 
    Автотранспортчыларның билет бәясен арттыру турындагы тәкъдимен Тарифлар буенча  Татарстан дәүләт комитетында  хуплаганнар. Тарифлар комитетының бәяне арттыру турындагы карарын Юстиция министрлыгына юллаганнар.
    1044
    0
    0
  • 17 февраль 2021 - 16:38
    Татарстан Дәүләт Советы Рәисе парламент дәресендә: Республика милләтара тынычлык һәм татулык юлын сайлый
    Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 6нчы гимназиясендә укучылар белән аралашты.
    422
    0
    0
  • 17 февраль 2021 - 08:33
    Коронавирус һәм вакцина: 5 сорауга - 5 җавап
    Ковид гадәттә 14 көн дәвам итә. Беренче биш көнендә гади ОРВИ билгеләре күзәтелә. Температура күтәрелергә, кеше йөткерергә, тамагы авыртырга мөмкин. Аннары авыру үпкәне генә түгел, бөерне, нерв системасын, йөрәк кан тамырларын зарарлый башлавы бар. Кешедә тромблар барлыкка килү куркынычы да зур. Шуңа да авыруга җитди карарга кирәк.
    680
    0
    0
  • 16 февраль 2021 - 16:21
    Рөстәм Миңнеханов: «Белгечләр безнең вакцинаның иң уңышлы, иң нәтиҗәле булуын раслый»
    Галимнәр һәм тикшеренүчеләр раслаганча, коронавирустан Россия вакцинасы — бүгенге көндә эшләнгән барлык вакциналар арасында иң нәтиҗәле һәм уңышлысы. Татарстанда коронавируска каршы вакцинация тискәре нәтиҗәләрсез уза. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IV чакырылыш Чаллы шәһәр Советының бишенче утырышында әйтте.
    390
    0
    0
Реклама