Шәһри Казан

Язмалар

  • 13 июль 2019 - 09:00
    Бакчачыга киңәшләр
    Карлыган куагына ашлама сыйфатында көл кулланыгыз. 10 литр суга бер кушуч салып эретегез дә куак төбенә сибегез. Көлдә калий да, фосфор да бар. 
    370
    0
    3
  • 12 июль 2019 - 14:59
    Ихласлык – Ислам юлдашы
    Кешенең бу дөньяда кылган барлык яхшы һәм начар гамәлләренә дә Аллаһ Тәгалә тарафыннан бәя куела. Ихласлыкка ирешү адәм баласына ансат бирелми. Ихлас гамәлләр, ниятләрне һәрвакыт дөресләп торырга кирәк. Ә моңа ирешү өчен нәрсәләр эшләргә тиешбез соң? Әлеге сорауларга җавап табарга тырышып, Казан Ислам институты мөгаллиме, Казан шәһәренең «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин белән фикер алыштык.
    150
    0
    0
  • 12 июль 2019 - 13:41
    Яшел тәмләткечләрнең файдасы турында
    Яшел тәмләткечләрнең файдасы турында электән үк белгәннәр. Әбүгалисина базиликны организмга ничек тәэсир итәсен үзе белә дип язып калдырган. Укроп, петрушка, кинза да аңардан калышмый. Бер бәйләм яшел тәмләткечтә витаминнар да, микроэлементлар да бар. Алар шулай ук минераль тозларга бай. Калий тозы йөрәк, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлегенә уңай тәэсир итә, организмнан артык сыеклыкны чыгара, сидек кудыру үзлегенә ия.
    371
    0
    0
  • 12 июль 2019 - 11:41
    Аллергияне ничек җиңәргә?
    Элеккеге белән чагыштырганда һәр ун ел саен аллергияле кешеләр саны икеләтә артып бара ди белгечләр. Авыруның килеп чыгу сәбәпләре, дәвалау хакында Сәламәтлек саклау министрлыгында узган түгәрәк өстәл барышында фикер алыштык.
    254
    0
    1
  • 12 июль 2019 - 10:27
    Озын гомер сере
    Өлкәннәргә, карт кешеләргә ниндидер бер кызгану хисе белән карыйм мин үзем. Гомер инде узып китеп бара. Ашын ашаган, яшен яшәгән. Еллар да эзсез генә үтмәгән – чир-сырхауларны иярчен иткән. Дөресрәге, элек шулай уйлый идем. Ә менә Буа районы Вольный Стан авылында унынчы дистәне ваклап, тормышыннан канәгать булып бәхетле картлык кичереп яшәп ятучы Хөршидәбану апа Исхакова белән очрашып сөйләшкәч, өлкәннәр турындагы фикерем тамырдан үзгәрде.
    378
    0
    0
  • 12 июль 2019 - 09:17
    Абрикос кайнатмасы әзерләү рецепты
    4,5 кг абрикосны юдым. Төшләреннән арындырып, дүрт өлешкә бүлдем. 1 кг абрикоска 1,200 кг шикәр комы алдым.
    633
    0
    1
  • 12 июль 2019 - 08:35
    Аең-кояшың уртак булсын, ирең уртак булмасын
    Казахстанда күпхатынлылыкны законлаштырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкканнар, ди. Ике-өч хатын белән яшәүчеләр бар, ләкин рәсми рәвештә теркәлмәгән гаиләдә туган балаларның да, хатыннарның да бернинди юридик хокуклары юк. Алар уртак милеккә дә дәгъва кыла алмыйлар. Менә шул нисбәттән, күпхатынлылыкны законлаштырырга җыеналар да. Бездә дә бу турыда берара нык шаулап алганнар иде. Депутат Владимир Жириновский әлеге сорауны хәтта Дәүләт Думасына тәкъдим итәргә җыенды.
    546
    1
    1
  • 11 июль 2019 - 14:07
    «Язу миңа көч өсти»
    Бер-береңнең хәлен белү – саваплы гамәл. Газетабыз әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә исемнәре билгеле, әмма олыгаеп баручы шәхесләрне кабат барларга алына. Хәлегез ничек? Нинди яңалыкларыгыз бар? Исән-имин генә яшисезме? Аралашып хәл белешү, бер сөйләшеп утыруга ни җитә? Кайчак бер-беребезнең кирәклеген тоеп яшәү өчен дә әнә шундый очрашулар кирәк. Без бу юлы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, балалар әдәбиятында үз урыны булган шагыйрә Резеда апа Вәлиева янында кунакта.
    260
    0
    1
  • 11 июль 2019 - 13:47
    Яшь әниләрне дә «биләүсәгә төрәләр»
    Хезмәтләр базары үсү белән, хатын-кызлар өчен берсеннән-берсе кызыклы тәкъдимнәр барлыкка килде. Соңгы вакытларда аларның кайберләре популярлаша да бара.
    432
    0
    2
  • 11 июль 2019 - 10:45
    Кияүгә чыгуның плюслары бармы?
    Еш кына «Кияүгә чыгып, кем бәхет күргән?!» дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ярымшаярып та әйтеләдер инде ул. Шуның хәтле гел минустан торса, гаилә институты күптән юкка чыккан булыр иде. Димәк, плюслары күп ирле булуның! Психологик яктан да, экономик яктан да. Кыскасы, санаган кешегә санарлык...
    1108
    0
    5
  • 11 июль 2019 - 10:14
    Хәния Фәрхинең кызының гаиләсендә сөенечле вакыйга!
    Алсу шушы көннәрдә Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлап, диплом алган!
    3603
    0
    7
  • 11 июль 2019 - 10:07
    Аякны төнлә көзән җыеруның сәбәпләре нидә?
    Төп сәбәбе – электролит (матдәнең төрле состав өлешләргә аерылырлык эремәсе) баланс бозылу, ягъни кальций, калий, магний тозлары югалу. Икенче сәбәп остеохондроз, кан әйләнеше бозылу, умырткалыктагы бүсер аркасында булуы мөмкин. Физик киеренкелектән, кан тамырларының варикоз киңәюеннән дә шулай була. Шуңа да флебологка һәм невропатологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
    1024
    0
    1
  • 11 июль 2019 - 09:48
    Печән – бар, сыер – юк
    Ирләр белән хатыннарның иңбашларына чалгы салып, урман-болыннарга печән чабарга барулары, ә инде ике-өч көннән соң тырма белән сәнәк тотып, кипкән печәнне җыярга кузгалулары тарихта калды.
    519
    0
    0
  • 10 июль 2019 - 15:20
    Фацелия кырында булдыгызмы әле?
    Лаеш районының Сокуры авылы янындагы фацелия кырында фотога төшеп өлгермәгән булсагыз, ашыгыгыз. Берәр атнадан чабып алачаклар икән аны. Хәер, анда фотога төшмәгән кеше калдымы икән әле. Инстаграм кырында шәмәхә төстәге фацелия чәчәген кочаклап утыручыларга гел «абынып китәргә» туры килә. Социаль челтәрләрдә фотографлар халыкны фацелия кырында фотосессия ясарга чакыра.
    530
    0
    2
  • 10 июль 2019 - 11:40
    Чишмә төзекләндерүдән башланган хезмәт
    Ике-өч атнага бер авылга кайтабыз да күпләребез: «Эх, рәхәт тә соң, авылга гына кайтыр идем», – дип хыяллана башлыйбыз, әмма беребез дә кайтмый. Ә Марат Минһаҗев исә хыялланып тормаган, тоткан да киткән авылына.
    498
    1
    4
Реклама