Шәһри Казан

Язмалар

  • 19 май 2019 - 17:15
    «Аллам ишетте...»
    Галимә карчык, үзенчә бик җәһәт атларга тырышып, бакча эченә үтте. Бүген мунча көне. Мунчалары артык зур булмаган бакча эчендә кураларга чумып утыра. Карты Габдуллаҗан мунча миченә ягып җибәргән булыр­га тиеш – тирә-якка әчкелтем татлы төтен исе таралган.
    249
    0
    2
  • 19 май 2019 - 16:50
    Мәктәбемә карап, йөрәк әрни
    «Аяк тартмады» дигәнне ишеткәнем бар иде. Ә менә үзем белән бөтенләй киресе булды: әллә минем «аяклар тарткан» инде, ул көнне, үзем дә сизмәстән, башка урам аша кайтырга чыкканмын! Кара инде, бу урамда бик күптәннән йөрмәгәнмен икән. Югыйсә, безнең авыл хәзер әллә ни зурлардан саналмый, урамнары да күп түгел. Кинәт нидер булды. Күңел елый, йөрәк сыкрый башлады... Мәктәп урамы бит бу, мәктәбем урамы!..
    223
    0
    1
  • 19 май 2019 - 16:00
    Студентлар – халык арасындагы пропагандистлар
    Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары ришвәтчелекнең «тамырын» таптылар. Моңа «Что? Где? Антикоррупция?» акыл уены нигезендә ирешелде.
    80
    0
    0
  • 19 май 2019 - 15:11
    Әлү, редакция!
    – Әлү, редакцияме бу? – Әйе. Редакция. Ә сез кем буласыз?
    87
    0
    0
  • 19 май 2019 - 14:15
    Лампочканы сайлый бел
    Кыш айларында эшләгән җылыткычлар әлегә ял итә. Ләкин электрны кышын да, җәй көне дә кулланабыз. Энергиягә сакчыл лампочкалар турында ишеткәнем бар. Нинди лампочкалар соң алар? Газетага белгеч аңлатмасын бирсәгез иде. Нәҗип Сабиров, Казан.
    110
    0
    0
  • 19 май 2019 - 13:34
    Җырчы Айгөл Бариевадан «Бәрәңге» пирожные рецепты
    2 пачка кибет печеньесы («Топленое молоко»), 1 банка куертылган сөт, йөзем (вареная сгущенка) кирәк була. 
    221
    0
    0
  • 18 май 2019 - 17:00
    Халык үзе шагыйрь ул
    И заманалар диген. Бөтен дөньяны интернет чолгап алды да, хәзер кем нәрсә пешергән, кем пешермәгән, кем керен ничек юган, кем кыяр, помидор, суганын ничек үстерә дигәндәй, бөтен нәрсәне интернет әйтә, сөйләп-аңлатып, күрсәтеп тә бирә. Бик җайлы, бик рәхәт. Интернет начар түгел, тик менә бер кергәч, чыгып китеп кенә булмый кайчакта. Чәең кайнап бетә, ашың ташып китә.
    202
    0
    0
  • 18 май 2019 - 15:00
    Сөембикә апа бәхете
    Сөембикә апа Тула өлкәсенә бәхет эзләп киткән әтисе белән әнисенең 1938 елның 3 апрелендә тугызынчы баласы булып туа. Бу гаиләдә – илебез тарихы: инкыйлаб, гражданнар сугышы, коллективлашу, Бөек Ватан сугышы.
    262
    0
    2
  • 18 май 2019 - 14:00
    Мәүлидә Нургали: Ир хатыны, ана, җырчы...
    Изге Рамазан ае. Казанның «Әл-Мәрҗани» җәмигъ мәчетендә ифтар башлана. Ходай ризалыгы өчен ураза тотып, кулларын берь­юлы догага күтәргән 250 кеше арасында без – мин һәм җырчы, күп кенә җыр көйләре авторы Мәүлидә Нургали дә бар.
    498
    0
    3
  • 17 май 2019 - 15:23
    Котлыйбыз: «Шәһри Казан» хезмәткәре бүләкләнде
    Бүген, матбугат көне алдыннан, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде.
    359
    0
    3
  • 17 май 2019 - 15:01
    Ни өчен хатын-кызлар – ирдәүкәгә, ирләр хатыншага әйләнә?
    Соңгы елларда «хатын-кызлар бик үзгәрде, бозылды, нәфис зат сыйфатларын җуя бара» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кемдер монда «дөрес тәрбия бирә алмаган» ата-ананы гаепли, кемдер җәмгыятьне, күпчелек бар бәлане ирләрдән күрә.
    700
    0
    0
  • 17 май 2019 - 14:57
    Сез булганда – без булырбыз!
    16- 26 май көннәрендә республикабызда газета-журналларга ташламалы язылып булу турында хәбәр иткән идек инде. Бу ункөнлек вакытында башкалабызның кайбер элемтә бүлекләрендә язылучы көне уза. Кичә шундый матбугат белән танышу-кавышу бәйрәме 100 нче элемтә бүлегендә үтте.
    279
    0
    0
  • 17 май 2019 - 11:30
    «Докладлардагы саннардан проблемаларга күчәргә вакыт»
    Мәктәп ашханәсендә балалар ярымфабрикатлар белән тукланырга мәҗбүр. Биш һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә торак сертификатын унбишәр ел көтәргә туры килә.
    192
    0
    0
  • 17 май 2019 - 10:14
    Elvin Grey турында кызыклы фактлар
    Бүген Бүген Elvin Greyның туган көне. Эстрадабызның иң популяр җырчыларының берсенә - 30 яшь. Татар-башкорт сәнгәтенең феномены турында кызыклы фактлар язып үтәбез. Рәхим итеп укыгыз!
    841
    0
    1
  • 16 май 2019 - 16:26
    Үҗәт хәзрәт: «Дин кешеләрне дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле итә»
    Шамил хәзрәт Вәлиуллин белән без Буа районына баргач таныштык. Буаның яңа бистәсендә мәчет төзү эшләре белән мәшгуль ул. Очрашуыбыз да шул төзелеп ята торган мәчет янында булды.
    275
    0
    1
Реклама