16+

Газиз Хәсәнов: «Күз тидерерләр дип куркам»

Казан төзелеш көллиятенең өченче курс студенты Газиз Хәсәновны «WorldSkills» чемпионатының республика этабында I урын алганнан соң урамда да таный башлаганнар. Туган авылы Зур Сәрдектә дә (Кукмара районы), көллияттә дә күзгә күренеп абруе арткан. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел, чөнки Газиз «Респуб­ликаның иң яхшы кирпеч салучы белгече» дип табылды бит.

- Әти дә, бабам да мич чыгаручы. Минем дә шушы юлдан китәсем килде. Элек-электән бу һөнәрнең дәрәҗәсе зур. Хәзер йортларга газ кертелсә дә, әледән-әле мунча мичләре, өйгә каминнар чыгаруны сорап торалар. Керемле эш, - ди егет.

Ә чемпионатта җиңү ­яулар өчен аңа ике ел тир түгеп эш­ләргә, өйрәнергә туры килә. Хәзер исә апрель аенда булачак Мәскәү янындагы ярышларга әзерләнә.
- Чемпионат вакытында 22 сәгать дәвамында өч төрле бирем эшләргә туры килде. Бездә иң мөһиме - үлчәмнәр дөрес булу. 1 миллиметр ялгышсаң - 0,1 балл, бер сантиметр ялгышсаң, 1 баллыңнан колак кагасың. Чемпионаттан соң игътибар шулкадәр артты, күз тидерерләр дип куркам хәтта, - дип елмая егет.

Газизнең кызыксынулары уку белән генә чикләнми. Футбол, хоккей уйнарга да вакыт таба. Йөргән кызы да бар. Лә­кин гаилә корганчы, аягында нык басып торасы килә аның.
- Карьерага ирешмичә, гаилә корып булмый. Ир кешегә эшле булу кирәк, - дигән фикердә ул.
Республика этабында Газиз 543 балл җыйган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading