Шәһри Казан

Алар каланы чәчәккә төрәләр

Таш каланы алар хуш исле чәчәккә күмәргә, асфальтны ертып, төрледән-төрле агачлар үстерергә сәләтле. Сүзем ландшафт дизайнерлары хакында бара.

Лубян урман-техник көллияте студентлары (Кукмара районы) Станислав Козырев белән Ульяна Селюнина әле беренче курста укуларына карамастан, республика күләмендә узган «WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионатында ­I урын алуга ирешкәннәр. Республика буенча II урынны яулаучылар да әлеге көллият укучылары.

Станислав - Лубянның үзеннән. Дуслары, туганнары шушы көллияттә белем алган, ул да мәктәпне тәмамлагач, озак уйлап тормаган.

Реклама



- Хәзерге вакытта популяр, бик кирәкле һөнәрләрнең берсе бу. Хезмәт хакы да яхшы безнең. Мин, авылда туып-үскәнгәдер инде, җир эшен яратам, - диде егет.
Ульяна исә бирегә Удмуртиянең Можга шәһәреннән килгән.

- Мин һәрвакыт иҗат белән кызыксындым, матурлык тудырырга яратам. Иптәш кызым белән алдан сөйләшеп, монда укырга кердек. Укытучылар да, белем бирүләре дә бик ошый. Хәзерге вакытта «WorldSkills»ның төбәкара чемпионатына әзерләнәбез. Аның өчен көненә дүрт-биш сәгать вакыт китә. Көллиятне тәмамлагач, Казан дәүләт төзелеш институтына шушы ук белгечлек буенча укырга керәчәкмен, - диде Ульяна.

Чемпионатның «Ландшафт дизайны» компетенциясе буенча республика эксперты урынбасары, көллияттә махсус дисциплиналар укытучысы Наталья Сираҗетдинова сүзләренчә, төбәк этабында студентларга 15 сәгать эчендә 14 квадрат метрлы мәйданчыкны чәчәк түтәлләре белән бизәргә туры килгән.

- Алар чәчәкләрдән, төрле корылмалардан торган түтәлләр ясады. Әйтик, бер җирдә чәчәк түтәлен кирпечтән өярга, икенче җирдә табигый таштан төзергә кирәк иде. Шулай ук түшәлгән таш, чуерташ, геопластика куллану да таләп итеп куелды, - диде Наталья Сираҗетдинова.
Алдан әйтеп киткәнебезчә, хәзер команда Мәскәү янында узачак төбәкара ярышларга әзерләнә. «Ландшафт дизайны» буенча илнең иң яхшы 15 командасы ­Россия этабына чыгачак. Алардан ил җыелмасына бары биш төркемне генә сайлап алачаклар. Кыскасы, үз эшеңнең остасы икәнеңне дәлилләү өчен, егетләр һәм кызларга әле җиде иләк аша узарга кирәк булачак.


- Әлегә без лидерлар рәтенә кермибез. Студентлар заманча кораллар белән эш итә белми. Республика көллиятләрендә алар, гомумән, юк. Хәзер дәүләт эшче һөнәрләренә игътибарны арттырды. Якын арада безгә дә WorldSkills стандартларына туры килгән техника кайтачак, - диде Наталья Сираҗетдинова.

Көллият күптән түгел үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп узды. Шушы вакыт эчендә уку йорты 9500 студент укытып чыгарган. Хәтта Бөек Ватан сугышы вакытында да белгечләр әзерләү эшен туктатмаган. Студентларның 70 проценты, укуны тәмамлауга, үз белгечлеге буенча эшкә урнаша. Ел саен көллияткә 120 бюджет урыны бүлеп бирелә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 25 май 2018 - 11:50
    Гүзәл Уразова мәктәп елларын искә төшерде
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.05.2018
  • Кремль яр буенда узган «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Соңгы кыңгыраулар чыңлар вакыт җитте
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 25 май 2018 - 17:35
    Сүзләр йөри Дөнья күктән, җирдән һәм сүздән тора. Ә, тагын кешеләр бар икән әле. Аларның берише күккә битен күрсәтә, берише – бүтән җирен. Ә сүзне барысы да сөйли. Белсә дә, белмәсә дә, күрсә дә, күрмәсә дә... Телнең кыйбласы юк.
    189
    0
    0
  • 19 май 2018 - 12:20
    Нәрсәгә тотынса – шуны булдыра Гаиләне учак белән тиңлибез, чөнки учак янына җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге һәр кеше үз гаиләсенә сыена: шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз балаларына бирә.
    598
    0
    6
  • 19 май 2018 - 11:47
    Камыр эчендә гөмбә шашлыгы пешерү ЫСУЛЫ 250 гр шампиньон, 200 гр сыр, 250 гр чүпрәсез катлы камыр (кибеттә сатыла торган), 1 йомырка, тоз, борыч, үсемлек мае
    529
    0
    2
  • 19 май 2018 - 10:48
    Җилдерәчәкбез! Татарстанда барлыгы 3076 торак пункт исәпләнә, шуларның 559ында асфальт юллар әле һаман да юк. Быел 28 торак пункт арасында яңа юл салыначак. Аның гомуми озынлыгы – 69,4 км.
    364
    0
    0
  • 19 май 2018 - 10:20
    Киләчәк – роботлар кулында? Яки Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары ничек имтихан тапшыра Республика WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатында актив катнаша башлаганнан соң, техникум, көллият укучыларына таләпләр тагын да артты. Ә хәзер студентлар чыгарылыш дәүләт имтиханнарын да WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтиханы буларак тапшыра башлаячак. Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына имтихан тәртибен өйрәнү өчен Кытай, Иран, Һиндстан вәкилләре дә килгән.
    197
    0
    0
Ночной режим