16+

Исән-сау кайтырмын кебек. Калган гомерне бергә яшәп үткәрәсе иде

Гөлфия кунак көтми иде. Фатир ишегендә кыңгырау өзек-өзек итеп шалтыраганга сискәнеп китте.

Исән-сау кайтырмын кебек. Калган гомерне бергә яшәп үткәрәсе иде

Гөлфия кунак көтми иде. Фатир ишегендә кыңгырау өзек-өзек итеп шалтыраганга сискәнеп китте.

Йөрәген ниндидер дулкынлану хисләре биләп алган мәлдә ишекне ачарга атлады.
Гадәттә, ишектә кыңгырау шалтыраса, Гөлфия кем бар икәнлеген сорый иде. Бу юлы ишек артында басып торучыны күрмәсә дә, ул аның Азат икәнен йөрәге белән тойды. Бу чынлап та Азат иде.

– Гөлфия, гафу ит мине, көпә-көндез килдем инде. Алдан хәбәр дә бирмәдем, мин хушлашырга килдем. Сугышка китәм, махсус хәрби операциягә китәргә дип контрактка кул куйдым. 

Икесе дә ишек катында сүзсез генә басып тордылар. Алар бер-берсенә шундый якын да, ерак та, кадерле дә, чит тә иделәр. 
Азат кулындагы чәчәк бәйләмнәрен Гөлфиягә сузды. Азатның бу еллар эчендә бүләк иткән чәчәкләрен бергә җыйсаң, бер зур машина арбасы булыр иде мөгаен. Бик күп, бик күп булды инде ул бүләк иткән чәчәкләр. Ләкин Гөлфиягә чәчәкләр түгел, Азат үзе кирәк иде шул. Хатын кулындагы купшы чәчәк бәйләмен кочагына кысты һәм суга утырту нияте белән аш бүлмәсенә кереп китте. Азат та аннан калышмады. Гөлфия һаман да шундый сылу, шундый чибәр, затлы, башны әйләндергеч матур иде.

Алар гадәттәгечә, ашыкмыйча гына кара-каршы утырып чәй эчтеләр. Бу юлы икесе дә уйчан, бер- берсен сүзсез дә аңлыйлар кебек иде.
– Ничек соң, алай кинәт кенә китәргә уйладың? Башта бит мобилизация кагылмаса ярар иде диеп куркыбрак та йөргән идең кебек? 
– Шулайрак иде дә... Әле никтер анда булудан курыкмыйм бугай. Мин дә анда булырга тиешмен кебек. Шуңа инде бүген сиңа килдем. Хушлашырга диимме, үзең беләсең, анда төрле хәлләр булырга мөмкин. Хушлашырга гына түгел, гафу үтенергә килдем. Гөлфия, гафу ит мине! Мин сиңа яшәргә дә ирек бирмәдем, сине башкаларга да бирмәдем, үземнеке дә итмәдем. Гомер үтеп бара, бала табасы иде сиңа. Бернигә дә карамый, бала табасың бар  иде...
– Соңдыр инде... Бу сүзләрне мин синнән иртәрәк көткән идем. Алсуда кызың бар, сиңа бала кирәкмәде бит миннән. Сиңа бит шулай рәхәт иде миндә. Өй, бала-чага мәшәкатеннән туеп килеп, миндә ял иттең. Мин дә еллар үткәнен сизмәдем бугай. Яратуым хакына үземнең яшьлегемне сиңа бүләк кенә иттем. Син шуны белептер инде, моннан оста файдаландың.

– Юк, Гөлия, ялгышасың! Файдаланмадым, яратам мин сине. Бер мизгелгә дә сине яратудан туктамадым. Яшьлектә булган бер хата өчен, мин кыйммәт түләдем инде.
Тагын тынлык урнашты. Икесе дә шул көнне уйлыйлар иде ахрысы.
Азатның армиядән кайткан чагы. Аны армиягә озатып калучы да, көтүче дә Гөлия булды. Ничек кенә бер-берсенә тартылсалар да, араларына күрше кызы Алия оста гына керде аларның. Алай гына да түгел, никтер Азатның әнисе дә аны Алия белән бәхетлерәк булыр диеп уйлады. Яшьләрнең арасын бутау өчен Азатның әнисенә кибеттә чират торганда әйтелгән берничә сүзе җитте. Сүз шундый да уңай вакытта әйтелде, чөнки чиратта берничә таныш- белештән кала Гөлиянең дә әнисе бар иде. 

– Азат армиядән мунчаны сагынып кайткан. Авыл мунчасы шәп бит. Кызык иттем әле, улыма өйләнергә дә вакыт, Азат янына мунчага күрше кызы Алияне кертеп җибәрдем. Белмичә кереп китте, кире чыкмады. Мунча ошады ахрысы. Кыз сорарга барырбыз инде...
Гөлиянең әнисе бу сүзләрне ишетү белән халыктан кыенсынып куйды. Чөнки авыл кешеләре бер-берсен яхшы белә. Мәктәп елларыннан ук бергә уйнап-үсеп, армиядән егетем диеп көтеп алган Гөлиясе өчен йөрәге өзелеп куйды. Югыйсә, Азатның әнисе дә улының Гөлияне ошатып йөрүен белә иде. Күрәсең, алар башкача уйлагандыр. 

Азат та ялгышты. Шул бер ялгышы өчен йөз генә түгел, мең тапкырлар үкенде ул. Мунчага шәрә килеш килеп кергән Алияне куып чыгарырга көч тапмады, ирлек инстинкты аңын томалады. 

Шулай итеп, Азат белән Гөлиянең юллары аерылды. Аерылды дип әйтү дә дөрес булмас, Азат инде хатыны булып өлгергән Алия белән яшьлек мәхәббәте Гөлиясе арасында бәргәләнде. Гөлия дә Азатка булган мәхәббәтен йөгәнли алмады, башка егетләр, ир затын үз янында күз алдына да китерә алмады. Бик озак ялгызы гына яшәгәннән соң, Азатны чираттагы килүендә фатирына кертте. Соң булса да, Гөлия дә никахсыз гына Азатныкы булды. Гөлия беренче тапкыр ир куенына керде. Шулай тагын еллар үтә торды. Сөяркә генә булып яшәү Гөлиягә ошый да кебек иде.
Азатның кызы унҗиде яше тулар-тулмас үзбәк егетенә ияреп аның туган якларына кияүгә китте. Алия дә иренә бик игътибар биреп яшәмәде. Яшьлегендә Гөлия белән Азатның матур мәхәббәтенә кызыгып кына аяк чалган иде, соңгы елларда башка ир белән типтереп яши башлады. Шулай итеп, Азат белән Алия бер түбә астында аерым яшәделәр. Читтән караганда матур һәм тату гаилә булып күренделәр. Кызлары да кияүгә киткәч, ир белән хатын бөтенләй ят кешегә әверелделәр.

– Синең СВОга китүеңә Алия нәрсә диде соң? Җибәрәсе килмидер инде?
– Белмим лә, ул сөенде генә бугай. Кызның да кияүгә китүен көтеп яшәде кебек ул. Әле үзен ирекле хис итә, берничә көн кунарга да кайтмады.
Азат Гөлиядә куна калды. Үпкәләү, рәнҗүләрнең барысын да яшьлектә югалып калган мәхәббәт өермәсе бөтереп алып юк итте. 

Азатның махсус хәрби операциягә хәрби комиссариаттан Гөлия озатып калды. Алия ире китү сөенеченнән сөяркәсенә күчеп үк киткән булып чыкты. Барысы да тагын кабатлана кебек тоелды Гөлиягә. Нәкъ теге вакыттагыча. Әйтерсең лә алар узган унҗиде ел каядыр юк булган. Азат тагын хәрби киемнән, тагын ил сагына баса. Аны тагын Гөлиясе озатып кала. Азат яратып һәм яратылып туган җирдән ераклаша. Баштагы атналарда Азат белән Гөлия телефон аша иркен аралаштылар. Соңгы көннәрдә элемтә югала. Хәрби заданиегә кереп киткән вакытта Азат Гөлиягә ярату сүзләрен кабатларга ашыга.

– Гөлия, исән-сау кайтырмын кебек. Калган гомерне бергә яшәп үткәрәсе иде, - дигән сүзләрне еш кабатлый ул. 
Азат китеп бер айлап вакыт үтүгә Гөлия үзенең балага узганын аңлады. Башта Азатка әйтмәскә уйлаган иде дә, соңрак серне чиште. Азат кыска вакытлы ялга кайткан чакта бәби тудыру йортыннан Гөлия белән улын барып алды.

Азат исән-сау, җиңү белән кайтырга тиеш. Аны улы белән Гөлиясе сагынып көтә бит... 

Индира Сәйфуллина.

Фото: архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

17

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading