16+

1 миллион откан театр директоры: «Акчаларны тиененә кадәр бүлеп куйдык инде»

Бөгелмә халык театры 1 миллион отты

1 миллион откан театр директоры: «Акчаларны тиененә кадәр бүлеп куйдык инде»

Бөгелмә халык театры 1 миллион отты

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» халык театрлары коллективларының төбәкара бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бөгелмә татар мәдәнияте үзәгенең халык театры «Гөргери кияүләре» (Т.Миңнуллин) спектакле белән Гран-прига ия булды. Алар Камал театрында үз спектакльләрен Казан тамашачысына күрсәтү мөмкинлеге һәм 1 миллион сумлык сертификат отты. Бөтендөнья татар конгрессы исә апрель аенда Төмән өлкәсенең татар авылларына театрның гастроль турларын оештырачак.

Татарстанда ике генә Татар мәдәният үзәге бар. Аның берсе – Казанда, икенчесе – Бөгелмәдә. Бөгелмә халык театры нәкъ менә шул үзәктә урнашкан инде. Аларга бу җиңү дә, төрле һөнәр ияләрен берләштереп театр булдыру да җиңел бирелмәгән.

– 2001 ел. Мин эшкә килгән вакыт. Бөгелмә татар мәдәният үзәге ярымҗимерек йортта урнашкан иде әле. Ул элек данлыклы хәйрияче, эшмәкәр Хәким бай йорты булган. Берара кинотеатр буларак хезмәт иткән. Аннан, бөтенләй яраксыз дип табылып, ташландык хәлгә килгән, – ди татар мәдәният үзәге директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Шәрипова.
Бөгелмәлеләргә ярымҗимерек бина иҗат итү өчен киртә була алмаган. Алар тарихи мирасны торгызу программасы буенча Татарстан, Россия күләмендә оештырылган төрле бәйгеләрдә катнашкан. Бинага 50 миллион сумнан артык акча кертеп, җимерек бинаны торгызуга ирешкән.

– Хәзер чит илләрдән килгән кешеләр бинабызны шаккатып карап китә. Төркиядән килгән кунаклар зәвыклы милли бизәкле челтәрләребезне, нәкышланган түшәмнәребезне күреп хәйран калды. Без бит тәрәзә пәрдәләрен дә, милли төсмердә булсын дип, махсус бәйгеләр оештырып сайладык, – ди Флера Шәрипова.

«Идел-йорт» фестивалендә дә ел саен яратып катнаша алар. Өч тапкыр беренче урын алалар. Быел менә беренче тапкыр Гран-при иясе булдылар. Бөгелмәлеләрнең спектакльләрен караганнан соң хәтта кайбер жюри әгъзалары: «Сезгә дәүләт театры статусын бирергә була», – дигән.

– Бездә рус дәүләт театры бар инде. Район ике театрны күтәрә алмас шул, – дип тыйнак кына елмая бу сүзгә Флера Шәрипова. – Безнең өчен иң җаваплы эш – Казан тамашачысы алдында чыгыш ясау. Казан халкы шундый нечкә күңелле, шулкадәр аңлап, мөкиббән китеп карый спектакльләрне. Шушы спектаклебезне жюрига тәкъдим иткән вакытта да, кияүләр җырлап бер-берсе белән ярышканда «бис» сорап, алкышларга күмделәр. «Илгизәр+Вера» спектаклен куйган вакытта безне 16 тапкыр алкышлар белән бүлделәр. Жюри: «Безнең тамашачының спектакльне болай кабул итүен күргән юк иде әле», – дип әйтте, – ди Флера Шәрипова.
Флера ханым сүзләренчә, спектакльдә иҗат эшеннән ерак булган кешеләр дә катнаша. Алар арасында таксист, укытучы, спортчы, хәтта идән юучылар да бар. Үринә ролен Татар мәдәният үзәгендә сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Регина Нәҗмиева уйный. Режиссер: «Бу роль сиңа туры килә», – дип, шунда ук сайлап алган аны. Спектакльнең иң истә калган образларының берсе – Палый ролен 20 елга якын татар теле укытучысы булып эшләгән Клара Сәйфиева уйнады.
– Кечкенә вакыттан ук авыл сәхнәсендә чыгыш ясый идем. Аннан театр училищесын тәмамладым. 15 ел мәдәният өлкәсендә эшләдем. Татар теле укытучылары җитмәгәч, өстәмә белем алып, укытучы булып киттем. 20 ел мәктәптә эшләдем. Хәзер лаеклы ялда инде. Менә шушы яшемә җитсәм дә, сәхнә барыбер үзенә тарта инде, – ди Клара Сәйфиева.

«Бер миллион сум акчаны кая куясыз соң хәзер?» – дип кызыксынабыз директордан.
– 10 миллион сум акча бирсәләр дә, ун минут эчендә, шул акчаларны кая куярга кирәклеген билгеләп, смета язып куя алам мин. Безгә шулкадәр күп әйбер кирәк. Халык театры гына булсак да, замана белән атларга, башка театрлардан ким булмаска телибез. Картоннан кисеп ясалган декорацияләр белән генә халыкны җәлеп итеп булмый шул. Микрофоннарыбыз да бик мескен хәлдә иде, менә хәзер тавыш һәм яктырту аппаратурасын алырга исәп. Матур кәчтүмнәргә дә кызыгабыз. Шуңа күрә бу миллионны тиененә кадәр бүлеп куйдык. Инде кире уйламасыннар гына, Ходай язып бирә генә күрсеннәр шул акчаларны, – ди Флера Шәрипова.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X